Сөй гомерне, сөй халыкны, сөй халыкның дөньясын!



Котлыйбыз


Баш бит - Дин һәм әхлак - Мәчет халык белән нурлы
13.06.2019

Мәчет халык белән нурлы

Удмуртиянең Юкамен районы Палагай авылында узган атнада 90 елдан соң мәчет ачылды. Халык көче белән салынган Аллаһ йорты дин кардәшләребез өчен зур бүләк. Палагайда 500гә якын кеше яши, динебез дә сакланган. Мәчетнең буш тормаячагына ышаналар авылда.

Палагай — Удмуртиядә иң борынгы һәм иң данлыклы татар авылларының берсе. Аңа 1654 елда нигез салынган. “Бу республикадагы иң беренче мәчетләрнең берсе булган. 1794 елда инде авылда мәчет барлыгы турында телгә алына. Ә 1817 елда мәчет каршында рәсми төстә башлангыч мөселман мәктәбе ачыла. 1829-1859 елларда Салих Йосыф улы Абашевның указлы мулла булып торуы билгеле. Әтисе һәм бабасы Якуб та авылда мулла булып торганнардыр дигән фикер бар. Алар данлыклы имамнар, укытучылар һәм мөәзиннәр булган Абашевлар нәселе башында торучылар”, — дип, тарих белән таныштырды Удмуртия төньяк районнарының мөхтәсибе Илмир хәзрәт Касимов.
1918 елга кадәр Палагай авылы Глазов өязенең мөселман үзәге булып торган. Мәчет Кече Палагай (соңрак ул Палагай авылына кушыла) дигән авылда да эшләгән. Кызганычка каршы, 1917 елгы революция барысын да пыран-заран китерә. Гөрләп торган авылда 1929 елда мәчет ябыла, бина мәктәп кулланылышына тапшырыла. 1930 елда соңгы указлы мулла Лотфулла хәзрәт һәм аның хатыны Гасимә абыстай сөргенгә сөрелә. 1933 елда алар ачлыктан вафат була. Авылдагы икенче мәчеткә дә йозак эленә.
Тик илдә дингә каршы каты сәясәт алып барылса да, мәчетләр ябылса да, авыл халкы иманнан аерылмаган. Аксакаллар дини йолаларны уздырырга тырышканнар, соңрак йортларда җомга һәм гает намазларына җыелганнар. Аллаһның рәхмәте белән авыл халкы динне бүгенге көнгә кадәр саклап калып, аны үз балаларына, оныкларына тапшыра алган. Палагайда мәчет төзү кирәклеге дә авылдашларның бердәм кабул ителгән карары, теләге була. Эшне озакка сузмыйлар. 2017 елда авыл үзәгендә мәчетнең беренче нигез ташы салына. Глазов шәһәре мәчете имамы Зөфәр хәзрәт Сабреков Палагай авылында да имам вазифасын үти, төзелешкә үзенең зур өлешен кертә. “Бу халык төзелеше булды. Татарлар гына түгел, удмуртлар да, руслар да көчләреннән килгәнчә ярдәм иттеләр. Һәркемгә зур рәхмәт. Тик әле башкарыласы эшләр дә бик күп, ярдәм бик кирәк”, — диде Зөфәр хәзрәт, халыкка мөрәҗәгать итеп. Сүзне Илмир хәзрәт Касимов та куәтләп алды: “Читтән кемдер килеп, безгә мәчет салып бирер дип көтеп ятарга кирәкми, үзебез бу изге эштә тырышлык күрсәтик”, — диде ул.
Тантаналы чарага авыл халкы, дәрәҗәле кунаклар, республиканың төрле авыл, шәһәрләреннән килгән имамнар җыелган. Алар арасында РФ Дәүләт Думасы депутаты Андрей Исаев, тумышы белән шушы районнан булган УР Дәүләт Советы депутаты Владимир Невоструев, Удмуртия татарларының милли-мәдәни автономиясе рәисе Рәмзия Габбасова бар иде. “Авыл халкы үз көче белән мәчетне салды, бик зур эш башкарылды. Хәзер нәтиҗәсе кирәк. Ягъни, мәчеткә, дини дәресләргә йөрергә. Бу мәчеттән азан яңгырап торсын иде, мәчетнең нуры халык белән”, — диде Удмуртияның баш мөфтие Фаиз хәзрәт Мөхәммәтшин. Мондый матур теләкләр, Аллаһы Тәгаләгә рәхмәт сүзләре бу көнне күп яңгырады. Тантаналы өлештән соң мәчетне Аллаһы Тәгаләгә тәкбир әйтеп, яшел лентаны кисеп ачтылар. Иман йортында өйлә намазы укылды. Ә авыл халкы — яше дә, карты да — сөенечтән күз яшьләрен тыя алмады. 90 елдан соң авылга янә нур иңде, авыл янә мәчетле булды. “Уенчык кебек, бик матур Аллаһ йорты калкып чыкты бит”, “Сөенәбез, бик нык сөенәбез”, “Бу мәчет буш тормасын, намазга, дәресләргә йөрергә язсын”, — дип, берсен-берсе уздыра-уздыра теләкләр теләделәр авылдашлар.
Мәчет ачылу тантанасына танылган Абашевлар нәселенең дәвамчысы Мөзәинә ханым да кайткан иде. Аның гаиләсе өчен бу вакыйга аеруча мөһим. “Безнең 7 буын бабайлар, әбиләр монда яшәп, динне күтәргәннәр, авыл­ны иманлы иткәннәр. Элек мәчеттә Лотфулла бабай шәкертләрне, Гасимә әби кызларны укыткан. Аларны сөргенгә кугач, авылда динне саклап калган аксакалларга рәхмәт!” — диде ул.
Әйе, бүген республикабызда ислам дине үсеш ала. Мәчетләр, мәхәлләләр саны арта. Палагай авылындагы мәчет белән бергә Удмуртиядә быел барлыгы 3 мәчет ачылуы көтелә. Аллаһ йортын ачуга багышланган чираттагы бәйрәм чарасы 13 июльдә Глазов шәһәрендә узачак.

Эльвира Хуҗина.