Сөй гомерне, сөй халыкны, сөй халыкның дөньясын!

Котлыйбыз


Баш бит - Дин һәм әхлак - Мәчет салу — изге эш
12.07.2017

Мәчет салу — изге эш

Әлхәмдүлилләһ, республикабызда елдан-ел динебез белән кызыксынучылар, Исламны яшәү рәвеше итеп сайлаучылар күбәя. Беркемгә дә сер түгел: бу өлкәдә эш алып бару мәчеттән һәм рәсми имамнардан башка кыен. Икенче тугры хәлифә булган Гомәр ибнел-Хаттаб (Аллаһ аннан разый булса иде!) моның турында болай дип әйткән: “Җәмәгатьтән башка дин булмас, җәмәгать җитәкчесез булмас, буйсынудан һәм итагать кылудан башка җитәкче булмас”. Шуны истә тотып, мөселманнар кайда гына яшәсәләр дә, рәсми имам сайлап, мәчет төзеп, динебезне саклап калырга тырышалар. Хәтта совет заманнарында мәчетләре җимертелгән татар авылларында да имамнар булды, халык динсез яшәмәде. Шундый авылларның берсе — Удмуртиянең Юкамен районында урнашкан Палагай авылы. Аңа 1654 елда Җанбулат Бикбулат улы нигез салган. Аның балаларының берсе Абаш исемле була. Шуннан Абашев фамилиясе башланып китә. Бүгенге көндә дә авылда яшәүчеләрнең күпчелеге бу фамилияне йөртә. Авылда, нигез салынуыннан башлап, мөселманнар яши. Беренче гыйбадәтханә кайчан ачылганлыгы билгесез, әмма авылда 1797 елда ук инде рәсми мәчет булуын беләбез. 1817 елдан башлап мәктәп эшли (аңа быел 200 ел тула!). Гасырлар дәвамында авыл динле һәм мәчетле яшәгән. Тик 1930 еллар авыл халкы өчен кискен үзгәрешләр алып килә. 1929 елда имамнар динас­тиясен дәвам итүче Лотфулла хәзрәт Абашев кулга алына һәм сөргенгә озатыла. Мәчет ябыла. Озакламый район җитәкчеләренең әмере белән аның бурасын сүтеп, Юкаменга тулай торак итеп күчерәләр. Палагай мәчетсез, мәктәпсез, имамсыз кала. Ләкин имансыз калмый! Иманны ак кәгазьгә кара мөһер сугып, әмергә имза куеп кына бетереп булмый. Сиксән ел дәвамында халкыбызны ана сөте белән канына сеңгән диненнән биздерергә тырышсалар да, Палагайда яшәүче милләттәшләребез иманнан аерылмый. Яшерен рәвештә генә булса да берәр укымышлы бабайны мулла итеп билгелиләр, бала туса — шәригатькә туры китереп исем куштыралар, берәр авылдашлары вафат булса — бөтен авыл белән җыелып, мөселманча гүрлиләр. Һәм элек мәчет торган урын яныннан узып барганда, уфтанып куеп, азан тавышын зарыгып сагыналар. Берничә буын алышынса да, берәр заман авылда мәчетне дә кире торгызырбыз әле дип, өметләрен өзмиләр. Пәйгамбәребез (салләллаһу галәйһи вә сәллам): “Заманны сүкмәгез! Дөреслектә, Аллаһ — ул Үзе заман”, — ди. (Бохари һәм Мөслим җыентыкларында китерелә). Ягъни нинди генә авыр заманаларга юлыксак та — бу барысы да Аллаһның сынавы гына. Тик шулай да кул кушырып утырудан файда юк. Коръәндә Раббыбыз Аллаһ безгә нәсыйхәт итеп: “Дөреслектә, Аллаһ бер кавемнең дә хәлләрен үзгәртми, кешеләр үз хәлләрен үзләре үзгәртмичә”, — ди (“Күк күкрәү” сүрәсе, 11нче аять). Әлхәмдүлилләһ, халкыбыз моны аңлый. Палагайда да мәчетне торгызу хыял гына булып калмас дигән өмет уянды. Бер ел элек авыл халкы җыелышып мәхәллә оештыру турында карар кабул итте, тиешле гаризаларны тапшырып, аны рәсми теркәтте. Элек мулла булып торган Сәгыйтьша бабай вафат булгач, аның вазифаларын башкарырга Глазовның имамы Сабреков Зөфәр хәзрәткә мөрәҗәгать иттеләр. Ул тәкъдимне кире какмады. Аллаһ ризалыгы өчен менә инде бер ел дәвамында, кирәк чакта авыл­га килеп, дини йолаларны үтәде, кыш көннәрендә дин сабаклары оеш­тырып, кешеләрне Ислам нигезләренә өйрәтте, вәгазьләде. Раббыбыз аннан разый булып, башлаган эше дәвамлы булса иде!
Быел яз көне исә палагайлылар авыл уртасындагы мәйданга мәчет төзү эшенә керешергә вакыт җитте дигән уртак фикергә килделәр. Бу инициативаны инде берничә ел дәвамында алга этәреп йөрүче Булат әфәнде Абашев (Юкамен районының депутатлары Советы рәисе, Палагайда яши) кичектермичә мәчет төзү өчен җирне рәсмиләштерү, төзелешкә рөхсәт алу эшенә кереште. Аллаһ аңа хәерле гомер, исәнлек-саулык, эшләрендә уңышлар насыйп итсә иде!
Авыл халкы куанышып, изге эшкә тотынды. Рамазан аенда ике мәртәбә өмә оештырып, мәйдан уртасында ярымҗимерек хәлдә торган иске кибет бинасын сүттеләр, урынын чүптән чистарттылар. Бу эштә катнашучылардан Аллаһ разый булса иде, алдагы көннәрдә дә исән-имин булып, мәчетне төзеп бетерергә язса иде!
25 июнь көнне авыл кешеләре һәм кунаклар, аеруча дулкынланып, гает намазына җыелды. Бу тантанада катнашу өчен Ижаудан Равил хәзрәт Газизов махсус чакырылган иде. Ул Аллаһның гына безнең гыйбадәт кылуыбызга лаеклы икәнлеге, кеше тормышының төп максаты Аллаһка буйсынуында икәнлеге хакында үтемле вәгазь сөйләде. Зөфәр хәзрәт исә халыкны динебезне өйрәнергә, балаларыбызны шәригатебез кушканча тәрбияләргә өндәде. Аннары саф-саф тезелеп, булачак мәчет урынында гает намазы укылды. Намаздан соң “бисмилләһ” әйтеп тантаналы рәвештә мәчет төзеләчәк мәйданчыкка беренче казык сугылды, башлаган эшнең хәерле нәтиҗәсенә ирешергә Аллаһ Тәгаләдән ярдәм сорап, дога кылынды.
Май аенда “Һәр гаиләдән мәчет төзелешенә 1000 сум акча” исемле иганә акциясе игълан ителгән иде. Бүгенге көнгә, Аллаһка шөкер, мәчет фундаментын коярга җитәрлек акча җыелган инде. Акцияне оештыручы Касимова Әлфия апага, аңа ярдәм иткән апаларга, аларның өндәвенә колак салып, хәләл акчаларын сәдака кылучыларга чын күңелдән рәхмәтләребезне белдерәбез. Алдагы көннәрдә дә халкыбыз хәленнән килгәнчә, Аллаһ ризалыгы өчен, көче һәм малы белән төзелеш эшенә ярдәм итәр дип өметләнәбез. Һәм бер-ике елдан мәчет төзелеп җитәчәк, аның биек манарасыннан азан тавышын ишетеп, куанышып, өр-яңа гыйбадәтханә ачу тантанасына җыелырбыз, дип ышанып калабыз.

Илмир хәзрәт Касимов, Удмуртиянең төньяк районнары имам-мөхтәсибе.