Сөй гомерне, сөй халыкны, сөй халыкның дөньясын!



Котлыйбыз


Баш бит - Дин һәм әхлак - Мәчет – Аллаһ йорты
10.01.2019

Мәчет – Аллаһ йорты

Юкамен районының Палагай авылында мәчет төзелеше дәвам итә. Ташчы Хәбир Шәйхелисламов улы бригадасы кыска гына вакыт эчендә — июль аенда — булачак мәчетнең стеналарын күтәрде. Җәй бик кызу килсә дә, алар ялны белми эшләделәр. Кулдан кирпечләрне, җылыткыч материалларны һәм башка кирәк-яракларны күтәрделәр. Алай гына да түгел, алар кул көче белән генә түгел, матди яктан да мәчет салуга ныклы ярдәм күрсәттеләр. Без аларга бик рәхмәтле!
Август-сентябрь аенда Рөстәм хәзрәт Бузанаков җитәкчелегендә түбә ябыла башлады. Бу юлы да эш тиз башкарылды. Ижаудан мәчет манарасы конструкциясе кайтарылды, буялды һәм тышланды. Ул бик матур килеп чыкты. Әлеге хезмәтне Ижау белгечләре башкарды.
Октябрь аенда мәчет бинасына тәрәзәләр һәм ишекләр куелды. Әлеге эштә Ижауда гомер итүче дин кардәшебез матди ярдәм күрсәтте. Мәчетебез җылы, якты булып китте.
Узган елның тагын бер истәлекле вакыйгасы – мәчет манарасын күтәрү иде. Ә 16 октябрьдә иман йортының күрке – ярым ай урнаштырылды. Булачак Аллаһ йорты хәзер ерактан ук күренеп, балкып тора.
Шулай ук җәй дәвамында мәчет территориясен бүлеп алу өчен койма тотарга баганалар утыртылды. Яз көне койма тотылырга тиеш, иншаАллаһ.
Мәчет эчендә дә эшебез бик күп әле. Идән һәм түшәм бар, ләкин әле башлангыч хәлдә генә. Электр чыбыкларын сузарга рөхсәт бирелде, моның өчен кирәк-яраклар барысы да сатып алынды инде. Газ торбалары да мәчеткә кадәр сузылды, газ котелы да алынды. Тик әле бинаны җылыту системасы тулысынча эшләнеп бетмәде. Инде бу эшләр башкарылып, мәчетебезгә җылы кергәч, стеналарны, михрабны, киенү бүлмәләрен әзерләргә мөмкин булачак.
Эшебез әле күп, без аларның барысын да ерып чыгарбыз, иншаАллаһ. Теләгебез зур, ләкин матди яктан кыенлыклар булу эшне тоткарлап тора. Нинди генә һава торышы булуына карамастан, һәрвакыт ярдәмгә, эшләргә килергә әзер булган, матди ярдәм күрсәткән Палагай авылы халкына зур рәхмәтләремне җиткерәм. Изге эшебездә ярдәм итүчеләр тагы да күбрәк булыр дип ышанып калам.

Зөфәр хәзрәт Сабреков,
Палагай авылы мәхәлләсе рәисе.

Акча күчерү өчен реквизитлар:
Местная мусульманская религиозная организация «Махалля» д. Палагай Юкаменского
района Удмуртской Республики: ИНН 1837016801, КПП 183701001, р/с 40703810609000000033 в АКБ «Ижкомбанк» (ПАО) г. Ижевск, к/с 30101810900000000871 в Отделении — НБ УР Банка России, БИК 049401871, «Благотворительность на строительство мечети». Контактный телефон: 8-912 -757- 85- 10.