Сөй гомерне, сөй халыкны, сөй халыкның дөньясын!



Котлыйбыз


Баш бит - Дин һәм әхлак - Мәчетләр — дин һәм тел сагында
27.02.2019

Мәчетләр — дин һәм тел сагында

Бүгенге көндә Аллаһ йортлары динебезне үстерү өчен генә түгел, телебезне саклау өчен дә күп көч куялар. Республикабыз районнарында, авылларында да мәчетләр дини һәм шул ук вакытта милли үзәк булып та торалар. Мәчетле авыл нурлы да, динле дә!

Шундый авылларның берсе — Кече Пурга районының Яган авылы. Биредә 1500 кеше яши, шуларның 20%ы татарлар. Беренче мәчет халык көче белән 1998 елда төзелә. Аңа кадәр иман йорты булмаган авылда динне әби-бабайлар саклап яшәгән. Бүгенге көндә дә мәчет милләтебезне, туган телебезне үстерү үзәге булып тора. “Элек Сабан туйлары уздырыла иде, төп оештыручы Альберт Әхкәмиев вафатыннан соң бу эш тукталды. Яшьләр, балалар арасында да телне белүчеләр кими. Без булганын сакларга тырышабыз, бу эштә мәчетебез иң зур терәк”, — дип сөйләде Яган муниципаль берәмлеге башлыгы Равил Ахунов.
Мәчеттә татар теле дәресләре уздырылмый, ә менә ир-атлар өчен дин нигезләрен өйрәнү төркеме оештырылган. Дәресләргә уннан артык кеше йөри. Шуларның берсе – Динар Зәйдуллин. Ул Яганга гаиләсе белән Яр Чаллы шәһәреннән күченеп килгән. “Мин һәрвакыт туган телне саклау турында сөйлим. Ярый әле монда яшәүче татарларны берләштереп торучы мәчетебез бар. Мәчеткә килгәч, үзара гел туган телебездә аралашабыз. Чөнки прак­тика кирәк. Балаларны да, яшьләрне дә татар телендә аралашырга оялмаска, гореф-гадәтләрне онытмаска кирәк дип өйрәтәм. Дин дә, тел дә бергә атларга тиеш дип саныйм. Татарлык безнең йөрәгебездә булырга тиеш”, — дип сөйләде Динар.

Авылларда динне дә, телне дә саклап калу өчен тырышкан яшьләрнең булуы сөендерә, әлбәттә. Бу турыда 50 елдан артык Яганда гомер итүче 80 яшен тутырып килүче Рина апа Кәлимуллина да сөйләде. Ул тумышы белән Татарстаннан. Озак еллар агач кисү, эшкәртү пилорамасында, соңыннан балалар бакчасында тәрбияче ярдәмчесе булып эшләгән. Беренче имам Татарстанга күченеп киткәч, Яган авылы мәчетендә озак вакыт хәзрәт булмый. Шул вакытта Рина апа мәчет ишегенә йозак эләргә мөмкинлек бирми. Атна саен җомга намазы алдыннан мичкә ягып, иман йортын җылыта, җыештырып, күз-колак булып тора. 20 елдан артык “Яңарыш” газетасының даими укучысы да икән ул. “Башка еллар белән чагыштырганда, бүгенге көндә дингә килүчеләр, Аллаһ Тәгаләнең барлыгына ышанучылар арта. Моңа бик сөенәм. Ташландык хәлгә калган мәчетебез дә хәзер бик үзгәрде. Җомга намазларына хатын-кызлар бик йөрми, ә менә ир-атлар бик теләп килә. Әлбәттә, яшьләр иманга тартылсын, мәчетебез тулы булып, авылыбыз тагын да нурласын дип теләп торабыз”, — диде ул.
Ташландык хәлдә калган мәчеткә яңа сулыш өрүче – Сабит хәзрәт Шараев. Ул бирегә 2011 елда гаиләсе белән күченеп килә. Нәкъ шул елны Пугачевода булган шартлаулар аркасында мәчетнең түшәменә, бер як стенасына зыян килеп, тәрәзә пыялалары коела. Яшь, тәҗрибәле, акыллы имам тиз арада мәчетне төзекләндерү эшенә алына. Кирәкле материалларны булдыру, акча, эшчеләр табу, халыкны ярдәмгә чакыру — болар инде барысы да артта калган. 8 ел дәвамында монда башкарылган эшләргә сокланып, “СөбханаАллаһ”, — диясе генә кала. “Мәчетнең хәле чыннан да авыр иде. Төзекләндерү эшләре күп башкарылды. Түбә тулысынча яңартылды, газ кертелде, җылылык уздырылды, эчке яктан тышланды. Саный китсәң, башкарылган эшләр бик күп. Әле киләчәктә мәчетнең нигезен яхшыртасы, койма тотасы бар. Авыл халкы, дин кардәшләребез бик зур ярдәм итә, рәхмәт аларга. Җомгага килүчеләр саны да арта. Атнага бер тапкыр дин нигезләрен, Коръән тәфсирен өйрәнү дәресләре уза. Халыкны борчыган сорауларга да җавап бирергә тырышам. Дини бәйрәмнәрне уздырабыз, гает вакытында мәчеткә килүчеләр саны тагы да күбрәк була. Мәктәп директоры еш кына укучылар белән очрашуга да чакыра. Алар да Ислам, тормыш турында яратып, кызыксынып тыңлыйлар. Исламның төп асылы да гыйлем бирү бит. Яшьләр дөнья ләззәтләренә алданып яшәмәсеннәр иде”, — дип, эшләре, уңышлары белән уртаклашты, киңәшләрен бирде Сабит хәзрәт. Ул атна саен Кияс районының Тауҗамал авылына барып, дини дәресләр уздырырга да өлгерә. Каркалайда урнашкан һәм Ижаудагы 8нче санлы колониядәге ирекләреннән мәхрүм ителгән кешеләргә дә дәресләр бирә икән.
Тырыш, белемле хәзрәт булганда, мәчетнең ишекләре һәрвакыт ачык булыр, намазга йөрүчеләр саны да артыр, иншәАллаһ.

Эльвира Хуҗина.