Сөй гомерне, сөй халыкны, сөй халыкның дөньясын!

Котлыйбыз


Баш бит - Дин һәм әхлак - Мәчетләр гөрләп эшли
9.08.2017

Мәчетләр гөрләп эшли

Сарапул шәһәрендә ике мәчет эшләп килә. Шәһәрнең төп мәчетенә инде 20 елдан артык. Шул дәвердә динебезне үстерүгә, гыйлем бирүгә монда зур игътибар бирелә. Нәтиҗәләре дә сөендерерлек. Әлеге иман йортына соңгы тапкыр 4-5 ел элек барган идем. Дин кардәшләребезнең бүгенге көндә нәрсә белән яшәүләрен күрергә, хәлләрен белергә дип, янә юлга кузгалдым.
Безне бер төркем дин кардәшләребез, Сарапул шәһәренең Җәмигъ мәчете имамы Габделкәрим хәзрәт Рәҗәпов каршы алдылар. Иң элек соңгы елларда иман йорты эчендә булган үзгәрешләр белән таныштык. Икенче катта — ир-атларның намаз уку залы. 4 ел элек төзекләндерү эшләре башкарылган. Бүген монда 80 кеше сыя ала. Зал халыктан кергән сәдака акчасына һәм эшмәкәрләрнең матди ярдәме белән яңартылган. Якты, җылы, рәхәт монда. 20 елдан артык тарихы булган мәчетнең яңарып, үсеп килүе үзе бер сөенеч. Йөрүчеләр саны да арта икән, тик хәзрәтләрне башка мәсьәлә борчый. “Бүген яшьләрнең татарча белмәве — төп проблема. Бу катнаш гаиләләр саны арту белән дә бәйле. Әлеге мәсьәләне чишү өстендә даими эш алып барабыз. Мәчеттә вәгазьләр дә, дәресләр дә ике телдә уза. Динебез белән рәттән татар телен дә онытып бетермәскә иде”, — ди Габделкәрим хәзрәт, яшьләрдә татар теленә карата мәхәббәт тәрбияли алачакларына ышанып. Башкача мөмкин дә түгел. Нәкъ ике дистә ел элек имамнар яшьләрне дә, өлкәннәрне дә динебезгә тарту өчен тырыша башлыйлар һәм максатларына ирешәләр. Ул көннәрне мәчетнең дежур имамы Флүн Фәрхетдинов яхшы хәтерли. Аксакал беренче көннән башлап динне күтәрү юлында. “Беренче көннән үк беренче имамыбыз Рәшид хәзрәт уку-укыту эшләрен башлап җибәрде. Ул монда да, “Элеконд” мәчетендә дә укытты. Башта йөрүчеләр саны аз иде әле. Уртак тырышлык белән халык әкренләп динебезгә тартыла башлады”, — дип, хатирәләрен яңартты аксакал.
Бүгенге көнгә кадәр мәчеттә дини укуларның туктап торганы юк. Дәресләр иман йортында атна саен гөрли. Беренче, икенче, өченче курста белем алучылар бар ди остазлар. Шәкертләрне дин нигезләренә, намаз, Коръән укырга, гарәп графикасына өйрәтәләр. “Нәтиҗәләр бар, шуңа бик сөенеп торабыз. Монда белем алганнар арасында дистәләп кеше Мөхәммәдия мәдрәсәсендә укый, ике кеше Уфада белем ала”, — диде остазларның берсе Ләйсән.
Балалар өчен мәчеттә якшәмбе мәк­тәпләре дә эшли. Быел октябрьдән башлап апрель аена кадәр белем алырга 30га якын бала йөргән. Нәниләрне татар телендә мөнәҗәтләр дә укырга да өйрәтәләр. Рамазан гаетендә мөнәҗәт укучылар бәйрәмгә килүчеләр алдында чыгыш ясап, күпләрне таң калдырган. Сарапулда гомер итүче дин кардәшләребез халыкка дини гыйлем, тәрбия биргәннәре өчен Габдерәшит хәзрәт Рәҗәповка, аның тормыш иптәше Ләйсәнгә, барлык дин әһелләренә зур рәхмәтләрен җиткерделәр.

Эльвира Хуҗина.