Сөй гомерне, сөй халыкны, сөй халыкның дөньясын!



Котлыйбыз


Баш бит - Дин һәм әхлак - Мәчетләрдә — халык язмышы
21.11.2019

Мәчетләрдә — халык язмышы

Узган санда язган мәкаләмдә Дагестанда яшәүче халыкның дини икәнлеген искәртеп үткән идем инде. Әлеге язмада мәчетләр белән танышып китик. Алар безнең якта урнашкан мәчетләрдән архитектурасы белән бераз аерыла. Кайсы гына мәчеткә керсәң дә, намаз вакытына туры килсәң, басар урын да юк. Гомумән, Дагестан буенча сәяхәт иткәндә, хәтта тауларга менгәндә дә, намаз укыр өчен урыннар булуына игътибар иттем. Мәчетләрнең тарихы да бик кызыклы. Аларның һәрберсе бил­геле бер шәхеснең язмышын, яшәешен ачып сала.

Татар дин әһелләре исемендәге мәчетләр

Махачкала шәһәрендә күренекле дин галиме Зәйнулла Рәсүлев исемендәге мәчет булгач, үз фамилиямдәге мәчеткә керми булдыра алмадым. Зәйнулла Рәсүлев — суфичылык белән шөгыльләнгән галим буларак билгеле. Тарихны барласак, XVIII-XIX гасырларда суфичылык юнәлешендә Төньяк Кавказ белән мөнәсәбәтләребез тыгыз булган. Инкыйлабка кадәр суфичылык ислам дине белән бергә үрелеп барган булса да, бүгенге көндә татарларда суфичылык традицияләре юк. Суфичылык Кавказ халыкларында киң таралган. Революциягә кадәрге соңгы 45 елда татарлар арасында иң күренекле шәхесләрнең берсе Зәйнулла ишан Рәсүлев булган. Каләм тибрәткән, язган дүрт-биш китабы булган. Әмма язганнары үз вакытыңда ук ишетелмичә, күренмичә диярлек калганнар. Шаулы шөһрәтен ул иҗтимагый хәрәкәттә үзенә бер юнәлеш тотуы һәм шәехлек-суфилык (ишанлыгы) белән казана. Зәйнулла Рәсүлев 1833 елның 25 мартында Троицк өязе Туңгатар волостеның Шәрип авылында (хәзерге (Башкортстанның Учалы районында) мулла гаиләсендә туып үсә. Туган авылында мәдрәсәдә укый, унике яшеннән кантон үзәге — Малай Муйнак мәдрәсәсендә белем ала, аннары Якуп хәзрәт артыннан Ахун авылына күчеп, анда дин гыйлемен арттыра. 1851 елда Троицк шәһәре (хәзерге Чиләбе өлкәсендә) мәдрәсәсенә килеп урнаша, 1858 елда тиешле имтиханнарын тапшырып, Верхнеуральск өязенең Акхуҗа авылына (хәзер шул ук Учалы районында) имам-хатыйб булып кайта. Шәкерт булган чорында суфичылык белән кызыксынып китә. Истанбулда Нәкъшбәндия тәрикате тәгълимәтен укытырга рөхсәт (иҗазнамә) ала. 1884 елда татар сәүдәгәре Сәйфулла Габбасов аны Троицк каласындагы 5нче мәчеткә икенче имам итеп чакыра. 1891 елда аңа мәчет каршындагы мәдрәсәне җитәкләү эшен тапшыралар. Ул биредә җәдитчә укыту тәртибен кертеп, Русиянең иң дәрәҗәле мөселман уку йортлары биеклегенә күтәрә. Мәдрәсә аның исеме белән «Рәсүлия» дип атала башлый. Ул 1917 елның 2 февралендә вафат була, Троицк шәһәренең татар зиратында җирләнгән. Аның улы Габдрахман Рәсүлев шулай ук күренекле дин әһеле, Үзәк диния нәзарәтендә мөфти булган. Оныгы Атилла Расих (Атилла Кадыйр улы Рәсүлев) — күренекле татар язучысы.
Махачкала шәһәрендәге Зәйнулла Рәсүлев исемендәге мәчет 2016 елда ачылган. Аның тантаналы ачылышында һәм шул уңайдан уздырылган дин галимнәре мәҗлесендә Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин да катнашкан. Шул ук көнне Шәех Баязит хәзрәт Хәйруллин исемендәге мәчет тә ачыл­ган. Мәчет шәехнең кабере яныннан 20 метр ераклыкта гына урнашкан. Шәех Баязит Хәйруллин — Зәйнулла Рәсүлевнең укучысы. Ул тумышы белән Башкортстаннан, 1871 елда Уфада туган. Владикавказ шәһәрендә хәрби хезмәттә була. Оренбург мәдрәсәсендә өч ел гыйлем туплавы һәм аннары Владикавказга кире кайтуы һәм имам булуы мәгълүм. 1918 елда Махачкалага күчә һәм 1950 елга кадәр имам булып эшли. Шунысы да билгеле, 1933 елда эзәрлекләүләргә эләгә, аның милкен, йортын тартып алалар. Олуг дин әһеле Махачкаланың Тарки бистәсендәге зиратка җирләнгән. Хәзерге вакытта Дагес­танда ишанның оныгы Ләйлә гомер итә. Ул сөйләгәннәрдән аңлашылганча, Баязит хәзрәт йортының ишеге авырулар, мохтаҗлар өчен һәрвакыт ачык булган. “Коръән сүрәләре укып, дога кылгач, авыр сырхаулар да рәтләнеп китә иде”, — дип сөйләгән ул татар дин әһелләренә багышланган фильмда. Хәзрәт вафат булгач та, җеназасына халык агылып килгән. Дагестан мөселманнары татар дин галимен әле дә хөрмәт белән искә ала.

Сокланырлык Рухи үзәк

Махачкала белән Каспийск шәһәре арасында 29 гектарга җәелгән җирдә Гайсә пәйгамбәр исемендәге зур рухи үзәк төзелә.
Әлегә биредә төзү эшләре бара. Үзәк ерактан ук күренеп, үзенә тартып тора. Биредә тиздән сафка басачак дүрт катлы бер мәчетнең зурлыгы гына да 200 метрга 150 метр. Намаз укучыларга комачауламас өчен туристлар өчен аерым йөрү урыннары бар. Мәчет янында фонтан комплексы, селфи ясау өчен аерым мәйданчык булачак. 32 кв метр җирдә 47 метр озынлыкта алты манара урнашкан, аның 3 гөмбәзе бар. Мәчет берьюлы 20 мең кеше кабул итә алачак. Шулай ук биредә Дагестан тарихы музее, мәчеттән читтәрәк ясалма күл, фонтан, кунакханә, велосипедта йөрү, роликларда шуу өчен юллар булачак.

Рухи үзәкнең 80 % җирен парк зонасы биләячәк. Бүгенге көндә инде аның яртысы утыртылган. Без барган вакытта да, утыртыр өчен Италиядән агачлар кайтарылган иде. Машина кую урыны җир астында да булачак. Шулай ук монда мәшһүр авар шагыйре, язучы, публицист, сәясәт эшлеклесе Рәсүл Гамзатов исемендәге аллея булдырылачак. Дагестан АССР халык шагыйре, Сталин һәм Ленин премияләре лауреаты булган шагыйрьнең исеме дөньяга билгеле. Аның тормыш юлы авылда укытучы һөнәреннән башланып китә, театрда режиссер ярдәмчесе, газеталарда һәм радиода журналист хезмәте белән дәвам итә. Ел саен 8 сентябрьдә Россиянең төрле төбәкләреннән, чит илләрдән Дагестан башкаласы Махачкалага күренекле шагыйрьләр, әдипләр, фикер ияләре җыйнала. ХХ гасырның олуг әдибе, Дагестанның халык шагыйре Рәсүл Гамзатовның туган көнен билгеләп үтәргә килә алар. Һәм менә ничә еллар инде бу көн «Ак торналар» дигән исем белән шигърият фестивале, халыкара шигырь бәйрәме итеп уздырыла. Авар халкының бөек улын, Дагестан әдәбиятын дөнья мәйданына алып чыккан талантлы шагыйрьне әнә шулай зурлый, хөрмәт итә Дагестан. Рәсүл Гамзатовның тууына 90 ел тулганда, Казанда аның төрле елларда иҗат ителгән һәм дөньякүләм яңгыраш алган шигырьләрен туплаган «Торналар» дигән китабы татар телендә басылып чыккан иде.
Рухи үзәктә халык кырмыскалар кебек кайнап тора. Үзәк — халык акчасына төзелә. Һәркем булдырганча ярдәм итә. Кем — акча, кем — хезмәте, кемдер — яхшы сүзе белән. Көн саен бирегә республика районнарыннан, күрше шәһәрләрдән халык агыла. Биредә төзелешнең сыйфатына акча кызганмаганнары күренеп тора. Гасырларга калырдай үзәк, чыннан да сокланырлык!
Дагестанда манаралары күккә ашкан мәһабәт мәчетләр, затлы, матур гыйбадәтханәләр ерактан ук үзенә тартып тора. Ә бу инде үзе үк биредәге халыкның дини, тәртипле, үз милләтен, телен, гореф-гадәтләрен хөрмәт иткәнлеген аңлата.

Рәфилә Рәсүлева.