Сөй гомерне, сөй халыкны, сөй халыкның дөньясын!



Котлыйбыз


Баш бит - Яшьлек адымы - Мәхәббәт — йөрәк эше
7.02.2018

Мәхәббәт — йөрәк эше

Тиздән 14 февраль, ягъни Гашыйклар көне. Әлеге бәйрәмне икенче төрле Изге Вәли көне дип тә йөртәләр. Бу көнне гашыйклар бер-берсенә чәчәкләр, шоколад кәнфитләр, йомшак уен­чыклар, шарлар һәм бәйрәм символы булган «валентинкалар» бүләк итәләр.
Бәйрәмнең ничек килеп чыгуы турында төрле-төрле легендалар яшәп килә. Шуның берсе урта гасырларга барып тоташа. Рим императоры Клавдий II шундый указ чыгара: ир-егет кыюлык һәм батырлык күрсәтеп сугышсын өчен, аңа өйләнү тыела, ә хатын-кызга кияүгә чыгу – хәрам эш итеп табыла. Валентинга (ул гади табиб була) императорның мондый таләбе ошамый һәм ул качырып бер-берсен яраткан яшьләрне очраштырып, күрештереп тора. Тик Валентинның бу эше императорга билгеле була, аны үлем җәзасына хөкем итәләр. Төрмәдә үлемен көтеп яткан яшь егет төрмә сакчысының кызы Юлиягә гашыйк була. Үлем алдыннан Валентин сөйгәненә мәхәббәтен кәгазь битенә язып калдыра. Ә үлем җәзасы исә нәкъ 14 февраль көнне башкарыла.
Бүген илебездә яшьләр бу көнне көтеп ала. Сөйгән ярларына тагын бер кат мәхәббәт аңлатып, төрле бүләкләр тапшыралар.

Вәсилә Вәлиева:
“Мин холкым буенча бик романтик кеше. Изге Вәли көнен ел саен билгеләп үтәргә тырышам. Бөтен җирдә мәхәббәт хөкем иткән бу көнне бик яратам. Сөйгән ярым игътибар йөзеннән “валентинка”, яки чәчәк бәйләме бүләк итсә — сөенәм”.

Нияз Яруллин:
“Мин романтик түгел, тик сөйгән ярымның кәефен күтәрү өчен аңа кыйммәтле бүләкләр бирергә тырышам”.

Гөлназ Салихова:
“Бу бәйрәм хисләребезне тагын бер кат белгертергә мөмкинлек бирә. Гашыйклар көнендә үземне кадерле итеп тоям, ә бу минем өчен бик мөһим”.

Рушан Шәрәфиев:
“Минем сөйгән ярым бар. Шуңа күрә мәхәббәтеңне бер көнне генә түгел, һәр көнне белгертеп торырга кирәк дип саныйм”.

Чыннан да, 14 февраль сөйгән ярыңа тагын бер кат үз хисләреңне аңлатырга мөмкинлек булса, һәркемгә еллар дәвамында сөеп һәм сөелеп яшәргә язсын.

Эльмира Миргалимова әзерләде, Ижау шәһәре.