Сөй гомерне, сөй халыкны, сөй халыкның дөньясын!



Котлыйбыз


Баш бит - Без рубрики - Мәхәббәт дигән асыл кош бардыр
9.07.2020

Мәхәббәт дигән асыл кош бардыр

Чиләгенә күрә капкачы — бәхетнең менә шулдыр ачкычы. Мәкаләм геройлары шушы мәкальнең тормыштагы ачык мисалы. Хәсәновлар гаиләсен күптән күзәтеп йөрим. Эльвира белән Дәлия әниле-кызлы “Афәрин” бию төркемендә шөгыльләнәләр. Кечкенә кызлары Рания җырлый. Кайда гына очратсаң да, алар янында һәрвакыт әтиләре.
Тормышта нинди генә авыр хәлләр булмасын, бу ыгы-зыгыдан гаилә генә коткара. Җылы учагың, сагынып көтәр пар канатың, юатучың булса, тирә-ягыңда балаларың бөтерелеп йөрсә, синең җаның тыныч. Әнә шундый тыныч, җылы учаклы, матур гаиләдә кунак булдым мин.

“Гүзәл”, “Афәрин”, Дифкат

“Мин хәзер үз нәселемнең тарихы белән кызыксына башладым. Кызганыч, шактый вакыт үткән, күп нәрсә югалган. Бөртекләп җыярга туры килә. Ләкин үземә бик кызык­лы, балаларыбызның да үз нәселләре турында белүен телим. Мин үзем медицина училищесын тәмамладым. Тормыш үзгәреп китте дә ул өлкәдә хезмәт куярга туры килмәде. Ул чакта“Строитель” мәдәният йортындагы яшьләр бию түгәрәгенә йөри идем. 19 яшь тулгач, әлеге түгәрәктән китәргә уйладым. Җитәкчебез Фәрит абый миңа: “Сиңа “Гүзәл” ансамбленә барырга кирәк”, — диде. “Халык биюләрен бии алырмынмы икән?” — дигән сорау туды. Шулай да “Гүзәл” ансамбленә килдем. Әлбәттә, халык биюләрен өйрәнүе башта кыенрак булды. Нәкъ менә ансамбльдә миңа, университетта татар бүлеге барлыгын әйттеләр, әлеге бүлеккә укырга керергә киңәш бирделәр. Рус мәктәбендә белем алгач, татар телен начар белә идем. Авылга әбиләргә кайтып йөргәч, шунда гына бераз өйрәндем. Без барыбыз да шәһәрдә үскән кызлар, барыбыз да телне начар белә идек. Хәзер көлке инде. Хәтерлим, бервакыт укытучыбыз Нургали Мөхәммәтшин диктант яздыра. “Монда өтер, хәзер нокта”, — дип әйтеп тора. Шунда бер кыз: “Нургали Нургаязович, өтер ничек языла, ётер дипме?» – дип сорады. Нургали абый: “Кызлар, мин точка, запятаяларны әйтәм бит”, — дип орышып та алган иде. 24 яшьтә мин “Гүзәл” ансамбленнән киттем. Бераз вакыт үткәч, ансамбльнең 30 еллык юбилеена әзерләнә башладык. Берничә бию әзерләдек. Шуннан соң безгә репетицияләр ошап китте, яңа биюләр әзерли башладык. “Афәрин” ансамбле булып оештык. Башта Тимерьюлчылар мәдәният сараенда шөгыльләндек, соңыннан Вараксино поселогы клубына күчтек. Быел безнең “Афәрин” бию төркеменең 10 еллык юбилее. Егетләребез бик актив. Салават репетицияләрдән калмас өчен, графиклы эшкә дә керми. Гомумән, ансамбльгә безнең яшьтә килүчеләр күп. Үзем мәктәп хорында, ансамбльдә җырладым. Шуңа күрә кечкенә кызыбыз Рания дә җырларга омтыладыр инде. Бүгенге көндә мин «Вараксино» муниципаль берәмлеге хакимияте башлыгы урынбасары булып эшлим. Берәмлеккә поселок, ике авыл керә, 3000 кеше яши. Әлбәттә, халык белән эшләү җиңелләрдән түгел. Шәһәргә якын урнашкан поселокларда халык битараф. Ләкин үземә эшем бик ошый. Тормыш иптәшем Дифкат – иң беренче булышчым. Дифкат белән танышуыбыз кызыклы. Мин аның белән танышырга үзем бардым. Сеңелем Венера телефоннан сөйләшеп, бер егет белән танышты. “Апа, ул кунакка чакыра, анда тагы бер егет бар”, – диде. Мин никтер, «Әйдә икебез барабыз», – дидем. Югыйсә, бер дә алай үзем башлап инициатива күрсәткәнем юк иде. Киттек, үзебез барабыз, үзебез туктап уйлыйбыз, бераз куркыта. Килдек, таныштык. Кайтканда, Дифкат машина белән илтеп куйды», — дип сөйләде Эльвира. “Кайдан эзләргә кирәк икәнлеген белергә кирәк иде бит, шуңа машина белән илтеп куйдым”, — дип шаярта Дифкат. Ул тумышы белән Актаныш районыннан. Уральский поселогына килеп төпләнгәннәр. Туганнары бихисап. Нәселләрендә гражданнар сугышында комиссар булып хезмәт итүчеләр дә шактый булган. Дифкат заводларны металл кисүче инструментлар белән тәэмин итә. Әти кешенең сабыр, белемле булганы күзгә ташлана. “Кайнанам да бик акыллы, сабыр кеше иде. Хәтерлим, Дәлия яшь бала иде. Уральскида кайнанам белән сигез көн рәттән җир җиләге җыйдык. Үзем арыдым инде, ләкин аңа “арыдым” дип әйтә алмыйм. Ул да арыган, эчтән генә: “Эльвира җир җиләге җыярга ярата икән”, — дип, сүз әйтергә кыймый икән. Әнә шундый итагатьле әни иде”, — диде Эльвира. Пандемия вакытында әлеге гаиләдә берсе дә өйдә утырмаган, чөнки алар барысы да халык ихтыяҗын кайгыртканнар.

Станислав

Эльвираның әнисе Гүзәлия апа Әгерҗе районы Үтәгән авылыннан. Җиде классны тәмамлагач, Ижау шәһәренә килеп урнаша. Биредә ул Станис­лав абый белән таныша. “Әни артыннан әтиебез ике ел йөри. Өйләнешкәч, мин һәм сеңелем Венера туганбыз. Әтиебез 1968 елдан бирле Ижау автобус паркында эшләде. 30 яшендә инде аның исеме Мактау китабына кертелә. Аның хезмәт дәверендә алган бүләкләре бихисап. Үзе тыйнак, мактанырга яратмый. Июнь аенда Алтын туйларын билгеләп үттеләр. Без эшчән, тату гаиләдә үстек. Бүгенге көндә дә аларның йөзенә кызыллык китермичә, алардан үрнәк алып яшәргә тырышабыз”, — диде ул.
Станислав абыйның әтисе Абдулхак тумышы белән Чистай районы Яуширмә авылыннан. Әлеге авыл — татар әдәбияты классигы, милләт лидеры Гаяз Исхакый туган авыл. Шулай ук биредә шагыйрә Флүрә Тарханова, Татар­стан республикасында мәдәният министры булып эшләгән Илдус Тархановлар туган. Абдулхак абый хәрби кеше була. 1936 елда Ерак Көнчыгышта хезмәт итә башлый. Ул инструктор буларак, сугышчыларны фронтка әзерли. Япония белән сугышта катнаша. Шулай ук аның кок (аш-су пешерүче) булганлыгы билгеле. Корабльдә аңа гына балык тотарга рөхсәт ителгән була. 1940 елда алар Галия апа белән өйләнешеп, Хабаровскига күчәләр. Галия апа хәрби базада табиб булып хезмәт итә. 1945 елда уллары Станислав (Исмәгыйль) туа. Рус җирендә тугач, аңа рус исеме кушалар. Җиде елдан соң алар Ижауга күчеп кайталар. Ләкин ярты елдан соң Галия апа вафат була. Абдулхак абый 2 яшьлек бала белән ялгыз кала. Ул Рәкыя апа белән тормыш корып җибәрә, Станислав абыйны да ул тәрбияләп үстерә.

Кызлы йорт

Һәр гаиләнең үз тарихы бар, һәр чәчәк, һәр үлән үзенчә үскән кебек, гаилә дә фәкать үзенчә тамыр җәя, үсә, ныгый. Һәр гаиләнең үз кануннар, үз тәртип-кагыйдәләре бар. Балалар — шул гамәлләрне көзгедәй чагылдыручылар.
Хәсәновларның олы кызлары Дәлия бик тыйнак. Татарча иркен аралаша. Буш вакытын юкка сарыф итми, һәрвакыт нәрсә беләндер мәшгуль. 12 яшеннән үк “Афәрин” төркемендә шөгыльләнә башлаган. “Мин төрле түгәрәкләргә йөрдем. “Татар кызы” конкурсында катнаштым. Үземне төрле яктан сынап карадым. Башта әнием белән бергә барып, аларның сәхнәдә биегәнен фотога төшереп йөрдем, аннан үзем дә кызыксынып киттем. (Әле буең кечкенә дип, кайбер биюләргә алмадылар, үземчә үпкәләп тә йөргән булдым). Биергә яратам. Укуны тәмамлагач, берничә шәһәрдәге медицина академиясенә укырга керергә мөмкинлек бар иде. Туган шәһәремнән китәсе килмәде. Бүгенге көндә мин, укуымнан тыш, волонтерлык белән шөгыльләнәм. Академиянең студент отрядларының штаб комиссары булып эшлим. Өч студент отряды оештырдык. Төрле-төрле чаралар үткәрәбез, лекцияләр, экологик темаларга чыгышлар ясыйбыз. Вараксино поселогында Май чабу (Масленица) бәйрәмен үткәрдек. Бөтен Россия буенча үткәрелә торган проектларга чыгабыз. Тиздән бер отряд Новосибирск шәһәренә китәчәк. Узган ел Архангельск шәһәрендә булдык. “Ярдәм” проектында кайнар линиядә утырып, шактый кешегә булыштык. Пандемия вакытында бу аеруча файдалы булды. Эшкә урнашканда кайда да эш тәҗрибәсе сорыйлар. Бу — безнең өчен зур тәҗрибә. Без иҗтимагый үзәкләргә дә булышабыз. Сабантуй бәйрәмен уздырганда да булышасы килә, чөнки бездә татарлар бик күп. Ләкин, ни кызганыч, ул безнең сессия вакытына туры килә”, — диде ул. Дәлия Илсөя апа Мөхәммәтшина үткәргән остаханәләрдә чәкчәк пешерергә өйрәнгән. Гаиләсен халкыбызның күрке булган чәкчәк белән еш сыйлый. Гомумән, Хәсәновлар каз да каклый, казылык та ясый. Бакчадагы агач-куак­лары җиләк-җимештән сыгылып тора.
Игътибар иткәнегез бардыр, гаиләдә һәрвакыт төпчек бала үткен, кыю була. Хәсәновлар гаиләсендә дә шулай.

Олы кызлары Дәлия тыйнаклыгы белән аерылып торса, төпчекләре Рания телгә бик оста. Һәр сүзгә җавабы бар. Рәсем ясау белән дә кызыксына, җырлый, модельләр мәктәбенә дә йөри. Анда аларны дефиле ясарга, актерлык осталыгына өйрәтәләр. Ранияне фотодагы Станислав бабасына охшаттым. Яше кечкенә булуга карамас­тан, Рания белән төрле темага фикер алышырга була. 107 нче санлы балалар бакчасында тәрбияләнгән. Татарча җырлар, шигырьләр дә белә. Агымдагы елда “Туган телем — иркә гөлем” фестиваль-конкурсында да катнашты. «Үскәч, кем булырга телисең?» — дигән соравыма ул: “Иң элек медик булырга теләгән идем, хәзерге көндә юрист буласым килә, уйлармын әле, вакыт бар”, — дип җавап бирде. Раниянең иҗат кешесе икәнлеге ерактан күзгә ташлана. Менә шундый уңган-булган кызлар үсеп килә әлеге гаиләдә.
Бу җиһанда бергә гомер кичерәсе икәү бер-берсен эзләп таба, язмышын бергә бәйли. Эльвира белән Дифкатнең гаиләсе сокланырлык, күзләр генә тимәсен. Мәхәббәт дигән асыл кош бардыр, канатлары пардыр. Нәкь алар гаиләсе турында әйтелгән сүзләр. Ә без, үз чиратыбызда, “Аларның мәхәббәт хисләре кызларына күчсен, әти-әниләре кебек бер-берсенә терәк булып, гаилә учагының җылысын озак еллар саклап яшәсеннәр иде”, — дип теләп калабыз.

Рәфилә Рәсүлева.