Сөй гомерне, сөй халыкны, сөй халыкның дөньясын!



Котлыйбыз


Баш бит - Хатлар — тормыш көзгесе - Мәскәү татарлары белән очраштык
16.08.2018

Мәскәү татарлары белән очраштык

Халкыбызның иң яраткан бәйрәмнәрнең берсе ул – Сабантуй. Хәзер бу милли бәйрәм киң колач алды. Ул һәрбер төбәктә, татарлар яшәгән һәр илдә үтә. Без быел ансамблебез белән сөйләштек тә Мәскәү Сабан туена барырга булдык. Сабантуй Коломна паркында үтте. Искиткеч матур парк. Үзе бакча, үзе ял итү урыны. Алмагачлар, груша, чияләре белән таң калдырды. Мәйдан зур булу сәбәпле, безне керү юлында волонтерлар каршы алды. Анда концертлар палаткаларда уза икән. Хәтта эсселектән котылу өчен кондиционер да бар. Иң зур сәхнә, берничә экран ачык урында урнаштырылган. Без икесендә дә җырладык. Удмуртиядән — элек филармониядә оркестр­да эшләгән якташыбыз Фәрит әфәнде һәм без, кунаклар, булдык. Беренче сәхнәдә Фәрит әфәнде бик оста итеп гобойда һәм курайда уйнады. Мин кураемны алмаганга бик үкендем. Киләсе очрашуда аның белән бергәләп уйнарга сүз куештык.

Сабантуйда иң истә калганы — 2018 килограммлы чәкчәк. Бизәү өлешләре белән ул 2300 кг булып чыккан. Аны бәйрәм бетәргә бер сәгать кала барлык кешеләргә өләштеләр. Сату нокталарындагы ризыкларның күплеге дә безне таң калдырды. Барысы да 100% хәләл дип язылып куелган иде. Сәхнәдә чыгыш ясап төшүгә, Ижау­дан икәнебезне белгәч, безнең белән очрашуга килүчеләр дә булды. Алар белән аралашканнан соң, безне Мәскәүнең “Туган тел” оешмасының татар телен өйрәтү җитәкчесе Нурәхмәт Якубов тәмле пылау белән сыйлады һәм бик матур эчтәлекле шигырьләрен укыды. “Әлегә бу шигырьләремне аңлардай татарлар бар, тик Мәскәү татарларын татарча сөйләштерү кыен”, – дип зарланды ул. Сабантуй рус телендә генә барды, Мәскәү татарлары белән аралашканда да безнең татарча биргән сорауларга русча гына җавап бирделәр.
Без Сабантуйны оештыру эшләре белән дә кызыксындык. “Татарча сөйләшмәсәләр дә, татар җанлы бизнесменнар бик булыша”,- диде ул. Ә инде Сабантуйның сәнгать җитәкчесе Ханс-Йоахим Фрай, аның футбол буенча дөнья чемпионатының ябылу тантанасы режиссеры булуын әйткәч, артык сорау биреп тормадык. Сабантуйга матди ярдәмнең күбесен Рөстәм Ямалиев биргән. Мин телефон аша Рөстәм Фәиз улы белән аралашырга теләгән идем, тик ул: “Әйдәгез, иртәгә минем штабка килегез”, – дип, безне кунакка чакырды.
Бик җылы каршы алдылар алар. Без килүгә сый-нигъмәт белән тулы бай табын әзерләгәннәр. Рөстәм Ямалиевның тумышы белән Әгерҗе районыннан икәнлеген, Ижауда туганнары күп булуын белдек. Ижау шәһәренең Үзәк стоматология җитәкчесе Равил Гыйльмулла улы уртак танышларыбыз булып чыкты. Ул да татар телебезнең югала баруы турында борчылуларын белдерде. “Хәзер балалар сөйләшми, чөнки яшь гаиләләр күбрәк катнаш. Шуның өчен Сабантуйда булса да балалар мәйданчыгын оештырырга кирәк. Татар уеннарын белеп үсәрләр иде. Тик әле без балалар мәйданчыгын оештыра алмыйбыз”, — диде ул.
Минем офистагы кунак турында да берничә сүз әйтәсем килә. Кристиан Камеруннан, Мәскәү педагогия институтын тәмамлаган, русча яхшы сөйләшә, берничә тел белә, татар телен өйрәнергә штабка килгән.
Монда да бик күп нәрсәләр турында сөйләшеп, вакыт узганын сизми дә калдык. Мәскәү татарлары белән очрашканнан соң, кайда гына булмасын, тел мәсьәләсе борчуын аңладык, милли бәйрәмнәребезне, йолаларбызны, туган телебезне яшь буынга мирас итеп калдыру өстендә эшлисе дә эшлисе дигән уй белән кайттык.

Фәния Гаделшина, Ижау шәһәре.