Сөй гомерне, сөй халыкны, сөй халыкның дөньясын!

Котлыйбыз


6.12.2017

Мәрьям сынатмады

Ижау шәһәренең Укыту­чы­ларның белемен күтәрү институты “Удмуртиянең иң яхшы ана теле укытучысы” дигән конкурс уздырды. Ул Кузебай Герд исемен йөртүче удмурт гимназиясендә үтте.

Быел 6 конкурсант арасында Юкамен районы Починки мәктәбенең татар теле укытучысы Мәрьям Арасланова да бар иде. Сынаулар җитди булды. Иң элек «Минем төбәгем, минем мәктәбем һәм минем педагогик хезмәт юлым» темасына визит карточкасын тәкъдим иттеләр. Заманча алымнар һәм технологияләр кулланып, мастер-класслар уздырдылар. «Ана телен укытуда актуаль сораулар» темасына узган пресс-конференциядә катнаштылар, журналистларның сорауларына җавап бирделәр. «Минем хобби» конкурсында укытучылар рәхәтләнеп үзләренең яраткан шөгыльләре турында сөйләделәр. Экраннан һәр конкурсантның милли юнәлештә алып барган эшләре белән танышу мөмкинлеге бар иде.
Без, әлбәттә, Мәрьям Яхъя кызы өчен җан атып утырдык. Төп белгеч­леге буенча география укытучысы булса да, ул бик яратып укучыларга татар телен дә өйрәтә. Алай гына да түгел, ул — Юкамен районында милли мәдәниятне үстерүгә зур өлеш кертүчеләрнең берсе. Аның әйдаманлыгы бу конкурста да күзгә ташланды. Ул сәхнәдә үзен иркен тотты. «Починки мәктәбендә барлык удмурт балаларына да татар телен өйрәтәбез», — дип, Мәрьям үзенең «кайнар» канлы татар кызы булуын да күрсәтте. «Яңарыш» газетасы, «Күңелле кыңгырау» телетапшырулары белән тыгыз элемтәдә торуы турында да горурланып сөйләде. (Без үзебез дә Мәрьямгә «Яңарыш» газетасына даими рәвештә укучыларның тирән эчтәлекле язмаларын юллап торуы өчен бик зур рәхмәтле). Мәрьям Арасланова сынауларны уңышлы үтеп, «Педагогик осталыгы өчен» номинациясендә җиңү яулады. Абсолют җиңүче булып Завьялово районы Лудорвай мәктәбенең удмурт теле укытучысы Надежда Мерзлякова калды.

Афәрин, ана теле укытучылары!