Сөй гомерне, сөй халыкны, сөй халыкның дөньясын!



Котлыйбыз


Баш бит - Хәбәрләр - Мәктәпләр һәм балалар бакчалары төзелә
26.03.2020

Мәктәпләр һәм балалар бакчалары төзелә

2020 елда Удмуртиядә 4 яңа мәктәп төзелә башлаячак. Бу – Ижауда, Зур Волково, Селты һәм Пычанка авылларында. Үзенең чыгышында республика Башлыгы Александр Бречалов 2019 елда кулланылышка тапшырылган мәктәпләрне төзегән вакытта җибәрелгән хаталарны ассызыклап үтте, 2020 елда бу хаталардан сакланырга кушты.
Төзелеш подрядчысы — «АрТель» компаниясе ел дәвамында үз вазифаларын вакытында үтәмичә, ике мәктәп төзелеше сроклары бозылган. Ижау шәһәрендә Берш урамындагы 1224 урынга исәпләнгән мәктәпнең төзелеше 2020 елның 1 гыйнварына бары тик 27% кына тәшкил иткән. Кез поселогында 500 урынга исәпләнгән мәктәп тә шул ук хәлдә. Бу мәктәп агымдагы елның сентябрь аенда ук укучыларны кабул итәргә тиеш иде. Бүгенге көндә Кезның 1630 укучысы 920 балага исәпләнгән мәктәптә белем ала! Вазифаларын башкармау сәбәпле, “АрТель” компаниясе белән барлык контрактлар да берьяклы тәртиптә өзелгән.
“2019 елда Завьялово районы Постол авылында һәм Ижау шәһәренең Леваневский урамында, Алнашта яңа мәктәп төзелеп, укучылар өчен ишекләрен ачты. 2017-2019нчы елларда республикада барлыгы 6 мәктәп төзелгән. Бу – исә 3960 балага белем алу урыны булдырылды дигән сүз. Ә республика буенча мәктәпләргә кытлык зур: бүгенге көндә 37 меңнән артык урын таләп ителә. Шуңа күрә без мәктәпләрне зур темплар белән төзергә тиеш», — диде Александр Бречалов.
Шулай ук 2019 елда Удмуртия районнарында «Демография» милли проекты кысаларында ясле төркемнәре булган 28 балалар бакчасы кулланылышка тапшырылган. Тик шулай да, бүгенге көндә 3 меңнән артык сабый балалар бакчасына чират көтә. Иң зур чират – Ижауда һәм Завьяловода. 2020 елда 6 яңа балалар бакчасы төзелеше тәмамланачак. Ә 2021 елда 14 балалар бакчасы төзелергә тиеш.