Сөй гомерне, сөй халыкны, сөй халыкның дөньясын!



Котлыйбыз


Баш бит - Дин һәм әхлак - Мәетне саклаганда үзеңне ничек тотарга?
21.01.2021

Мәетне саклаганда үзеңне ничек тотарга?

Күптән түгел миңа мәет өстендә булырга (мәет саклауда катнашырга) туры килде. Кич кенә юлдан кайту сәбәпле, казага калган намазларымны укыганнан соң, мәет булган йортка сигезләр тирәсендә генә килдем. Бераздан бер төркем хатын-кызларны күрше хатыны чәй эчәргә алып китте.
Тәһлил әйтеп, тыныч кына шактый утыргач, күзгә йокы төшә башлады. Смартфонымны алып, электрон блокноттан төркемдәшләремә уку өчен берәр гыйбрәтле материал караштыргалый башладым. Янәшәмдә утырган апа: «Мәет өстендә телефон төртеп утырмыйлар», – дигәч: «Мин барыбыз өчен дә файдалы булган акыллы киңәшләр карыйм», – дип җавап бирдем. Мәетне озатуга кагылышлы йолалар уздыру, үзебезне соңгы юлга хәзерләү турында танылган хәзрәтләр язмаларын укыдым. Арада, ризасызлык белдереп, тәнкыйтьләүче дә табылды. Авыл тарихына караган үз язмаларым белән таныштырырга уйлагач, «Мондый җирдә кирәк түгел», – дип туктаттылар. Үзләре мәетне юучыларга, кабер казучыларга бирелергә тиешле акча күләме турында уртага салып сөйләштеләр; мәчеттән алып кайткан кәфенлекне барладылар, җитешмәгәнен хуҗа хатыннан сорадылар.
Тагын тәһлил әйтү дәвам итте. Чиратлашып, утырган килеш черем итүче дә булды. Иртәнге якта яшьлек еллары хатирәләре, колхоз тормышы, авыл яңалыклары, пенсия күләме, бәяләр артуы, заман чире, дөньяда барган соңгы сәяси хәлләр, икътисад турында кызып-кызып фикер алыштылар. Мин бернинди бәхәскә дә кермәдем, тик тыңлап утырдым. Төгәл бер ел элек мәетне саклап утыру шул ук сценарий белән барган иде. Ковид эпидемиясе булганга быел катнашучы кешеләр генә икеләтә аз булды. Мәет сак­лау тәртибе нинди? Дин әһелләре шушы сорауга җавап бирсеннәр иде.

Шәфкать Ганиев, Ижау шәһәре.

«Гомумән, Ислам дөнь­я­сын алсак, мәет саклау ди­гән гамәл бөтенләй юк, чөнки динебездә Пәйгамбәребез (с.г.в.с) хәдисе буенча: «Өч нәрсәне ашыктырырга кирәк: ураза тотканда – авыз ачуны, кеше үлсә – аны җирләүне, кыз җитлексә – аны кияүгә бирүне». Шуңа күрә мөселманнар кешене үлгән көнне үк җирләгәннәр һәм мөселман илләрендә хәзер дә шулай эшлиләр, хәтта кояш батканнан соң да. Ә безнең илдә күп сәбәпләр аркасында бик еш кына мәетне күмү икенче көнгә кичектерелә. Элегрәк, туганнары ерактан килеп җиткәнче дип, өчәр көн дә мәетне саклый иделәр. Ләкин хәзер инде, халык дингә күбрәк кайту сәбәпле, үлгән кешенең туганнарын көтү, хәтта иң якыннары булса да, мәетне җирләүне кичектерер өчен көчле сәбәп дип табылмый. Ләкин кояш батканнан соң мәетне җирләргә безнең халыкны күнектереп булмастыр, шуңа күрә, бер төн булса да, мәетне кундыру гадәте сакланачак. Югарыдагы язманың авторы әйтмешли, ул вакытта үзеңне ничек тотарга соң? Динебездә моның турында бернинди дә мәгълүмат юк һәм булырга мөмкин дә түгел, чөнки мәетне икенче көнне күмү гадәте мөселман илләрендә юк.
Бездәге шартларга килгәндә, мәет хуҗаларының хәленә кереп, аларга ял итәргә мөмкинлек бирер өчен, дин кардәшләре мәетне төн сакларга керәләр. Мондый очракта үлгән кешегә ихтирам йөзеннән, аның янында сөйләшми утыру хәерлерәк. Мәет янында гайбәт сату да дөрес түгел. Күбесенчә мәет юылмаган килеш төн куна, шуңа күрә аның янында Коръән укып утыру да килешмәс. Ул вакытта төрле зикерләр әйтеп һәм мәет өчен догалар кылып утырырга була.
Тәһлил мәсьәләсенә килсәк, тәһлил әйтү ул — үзе бер гыйбадәт, ләкин аның әҗер-савабы укыган кешегә бара. Аны үлгән кешегә багышлап, аңа бүләк итеп җибәреп булмый. Үлем көтеп яткан кешегә генә тәһлилне еш әйтеп торуның файдасы бар. Чөнки без, үлем көткән кешегә үләр алдыннан аларны кабатларга җиңел булсын өчен, тәһлил сүзләрен әйтеп торырга тиешбез. Үлгәннән соң аның инде файдасы әйтеп торган кешегә генә була. Мәеткә инде ул бер файда да китерми. Үлгән кешегә дога гына кылырга кирәк.
Аллаһ Тәгаләгә якынаер, ягъни күбрәк әҗер-савапка ирешер өчен, Коръән укырга да, тәһлил әйтергә дә була. Шулай ук тәсбихне дә, башка зикерләрне дә онытмаска кирәк, савабы әйтүчесенә һәм укучысына булачак. Ләкин, әйткәнемчә, мәет юыл­ганчы госелсез булып санала, шуңа күрә, аның янында Коръән уку хуп­ланмый. Башкалары исә: төрле зикерләр әйтү (шуларга тәһлил белән тәсбих тә керә) һәм мәет өчен дога кылу бу вакытта урынлы булачак.
Башка төрле сүзләр, бик файдалы булсалар да, теге апалар әйтмешли, мәет саклаган җирдә аларның урыны түгел. Мәетне сак­лаганда дин мәсьәләләрен ачык­лый торган нотыклар, вәгазьләр сөйләү килешмәгәч, дөнья сүз­ләрен сөйләү бөтенләй урынсыз.
Әле әйткәннәрдән чыгып, мәет юылганнан соң, аның белән хушлашыр өчен халык җыелганда, Коръәнен уку да, халыкны ялыктырмый торган кыска гына вәгазь кылу да бик урынлы, хәтта бик кирәкле, тиеш гамәл булыр.

Сорауга Исмәгыйль хәзрәт Шәйхетдинов җавап бирде.