Сөй гомерне, сөй халыкны, сөй халыкның дөньясын!



Котлыйбыз


Баш бит - Сәхнә тормышы - Мәдәният — күркәм эш, ләкин рәхмәтле түгел
18.01.2019

Мәдәният — күркәм эш, ләкин рәхмәтле түгел

Удмуртиядә Татар иҗтимагый үзәге оешкан вакытларда башлап йөрүчеләр күп булмый. Шундый шәхесләрнең берсе турында бүген сүз.
Ун ел элек Ижау шәһәренә аяк басканда мин биредә мәдәният өлкәсендә хезмәт куючы Резидә Әлтәф кызы Миркасыймованы гына белә идем (“Тугызбуй” төркеме белән концерт­лар куйганда танышкан идек). Удмуртия татарларының милли-мәдәни тормышына ул кертеп җибәрде дә инде мине. Турысын бәреп әйтүе, һәрвакыт дөреслек яклы булганы өчен үз иттем мин аны. Мондый сыйфат күбрәк ир-атларга хас дияргә кирәк, шуңа ныклыгы белән дә ир-атлардан калышмый. Әйтәсен әйтеп, яңадан “бәгырем” дип әниләрчә сөйләшә башлый. Удмуртия татарларының милли хәрәкәтен, “Спартак” халык иҗаты йортын, татар эстрадасы йолдызлары концертларын аннан башка күз алдына китереп булмый. Мәдәният — күркәм эш, ләкин рәхмәтле түгел, дигән әйтем бар. Мәдәният өлкәсендә заман җилләре белән иләнгән, ләкин аңа каршы тора алган, бер үк вакытта рәхмәт тә, сүгү дә сүзләре ишеткән ханымның күңелендә нинди хисләр бар икән? Әйдәгез, үзен тыңлыйк…

Әгерҗе-Казан-Ижау

Минем әтием Арча районы Айван авылында туып үскән. Юдино поселогында Тимерьюлчылар училищесын тәмамлагач, аны Әгерҗегә практикага җибәрәләр. Элек Әгерҗедә ике катлы агач Ленин клубы һәм аның янында бию мәйданчыгы бар иде. Әгерҗе кызы әнием Мәсгудә белән нәкъ менә шунда “танцы” да таныша да әтием. Әниемнең инде бер кызы (апам Әлфия) була. Әти-әниемнең инде бер кызы да булгач, олы абый-апасыннан өйләнергә рөхсәт сорый. Алар: “Бу — синең тормыш, мәхәббәт белән яшәргә кирәк”, — дип җавап бирәләр. Гаилә корып, Әгерҗедә төпләнәләр. Әти гомер буе тимер юлда машинист булып эшләде. Бабам да, әтием дә балта осталары, үзләре йортлар сала иделәр. Әнием балалар бакчасында тәрбияче булып хезмәт куйды. Апа — рус, мин татар мәктәбен тәмамладым. Ул Ижау шәһәренең механика институтын тәмамлап, бүгенге көнгә кадәр инженер-конструктор булып эшли. Математика, физика фәннәрен бик яхшы белә. Ә мин кечкенәдән үк сәнгатькә тартылдым. Элек Иж буенда Сабантуйлар бик күңелле үтә иде. Чын Сабантуйлар шул вакытта үткән икән! Бабай Ветераннар советында эшләде һәм ул бүләк җыюга җаваплы кеше иде. 5-6 яшьләрдә үк аңа ияреп бүләк җыйганны хәтерлим. Ә Сабантуйда балалар кечкенә мәйданчыкта аерым концерт куялар иде. Сабантуйдан соң шул концертны урамнарда куя идек. Шул вакытта ук, бәлки, концертлар оештыру канга сеңеп калгандыр. Мәктәптә белем алганда ук мин үземнең сәнгать юлыннан китәсемне белә идем. Казан мәдәният һәм сәнгать институтында имтиханнар биргәндә миңа: “Ни өчен әлеге институтны сайладың? — дигән сорау бирделәр. Мин: “Әгерҗедә клубта хезмәт куючы өлкән яшьтә, лаеклы ялга чыгачак, аның урынына эшкә кайтырга телим”, — дип җавап бирдем. Ләкин миңа Әгерҗегә кайтырга насыйп булмады. Соңгы курс­та мине прак­тикага Удмуртиягә җибәрделәр. Беренче оештырган чарам Шаркан районында Урам бәйрәме иде. Барлык оешмаларны парад рәвешендә урамнардан үткәреп, концерт номерлары белән үрелеп барган бик матур бәйрәм узды. Практикадан соң кире институтка кайтканда, миңа Удмуртиягә эшкә кайтырга дигән юллама әзерләнгән иде инде.
1980 елда Ижау шәһәрендә Профсоюзларның өлкә советы Союзара үзешчән сәнгать йортында директор урынбасары булып эшли башладым. Үзешчән сәнгать күтәрелә торган еллар, республикакүләм фестивальләр, зур чаралар күп үтте ул вакытларда. Унбиш ел хезмәт куйганнан соң, үзгәреш җилләре белән әлеге йорт ябылды. Аннан соң мине В.Г.Короленко исемендәге театрга директор урынбасары итеп куйдылар. Әнә шул елларда мин: «Чараларны түләүле итәргә, кергән акчаларга артистларга костюмнар тектерергә кирәк, артистлар бушка эшләргә тиеш түгел», — дигән фикерләр белән яна башладым.

“Резидә”, “Спартак”

1995 елда Ленин районы хакимияте башлыгы Сергей Протазанов “Спартак” халык иҗаты йорты җитәкчесе итеп куйды. Әле дә күз алдында: беренче тапкыр бина янына килдем, амбар йозагы эленеп тора. Эченә аяк атладым, әйтерсең лә кичә генә сугыш үткән, җылыту системасы сафтан чыккан. Төзекләндерергә хакимият ярдәм итте. Көч-хәл белән халык йөрерлек иттек. Әлбәттә, бүгенге көндә дә халык: “Ник “Спартак”ны төзекләндермисез?” — дип канә-гатьсезлек белдерә. 1939 елда салынган бинага һаман да капиталь төзекләндерү ясалмаган. Әлеге дә баягы бөтен мәсьәлә акчага килеп төртелә. Шәһәрдә соңгы елларда бик күп мәдәният учакларын яптылар, инвесторларга бирделәр. Шуңа сөенергә кирәк: без әле, татарлар берләшеп, бинабызны саклап кала алдык. Бүгенге көндә биредә җитәкче булып эшләмәсәм дә, мин әлеге бина өчен җанымны бирергә әзер. “Спартак” минем өченче балам”, — дип шаяртам мин. Бирегә эшкә килгәнче күбрәк рус телендә аралашкан булсам, мин монда татар мохитенә чумдым. Үзем дә сагынган булганмын. Шуңа да милләтебезнең үзешчән сәнгатенә игътибар биргәнмендер. Ул елларда “Шатлык”, “Ләйсән”, “Бәхет” ансамбльләре оешты. Әнирә Сафина, Шәфига Таҗетдинова, Зәкия Исламова, Нәйсә апа Ишмәтовалар алыштыргысыз җырчылар иделәр. Татар үзешчән сәнгате күз алдымда үсте дип әйтсәм була. Алар урынына бүген яшьләр килә. Бүгенге көндә дә “Спартак” — татарларның яраткан мәдәният йорты. Башка милләтләр дә “Родной “Спартак” дип атыйлар. Күп кенә милләттәшләребез “Яңарыш” газетасын “Спартак” халык иҗаты йортыннан килеп ала. Атна саен көтеп алалар. Чөнки татар дөньясындагы яңалыкларны, концертлар турында игъланнарны газетадан укып беләләр. Удмуртия татарларының милли-мәдәни автономиясе, Татар иҗтимагый үзәге, “Яңарыш” газетасы, “Спартак” халык иҗаты йорты — милләт өчен хезмәт куючылар.

Салават, Зәйнәп, Айдар…

Татар эстрадасы йолдыз-ларының концертларын оештыруга килгәндә, мин 1995 елда “Мәдәниятне үстерү үзәге” фонды булдырдым. Иң беренче Казанга Галиәсгар Камал театрында узган Салават Фәтхетдинов концертына барып, аның белән сөйләштем. Аның биш концертын “Ижмаш” мәдәният йортында уздырдык. Аннан соң инде Зәйнәп Фәрхетдинова, Айдар Галимов концертларын оештырдык. “Аксион” мәдәният сараенда, “Спартак” халык иҗаты йортында, Удмуртиянең башка шәһәрләрендә дә концерт­лар уза башлады. Татарстан, Башкортстан сәхнә йолдызларына Удмуртиягә юл ачылды. Танылган артистлар белән эшләү җайга салынды. Алар үз концертлары турындагы фикеремне сорыйлар. Әлбәттә, дөресен әйтәм, чөнки мин халык белән эшлим, аларның фикерләрен дә җиткерәм. Бүгенге көндә артистларга да, оештыручыларга да — тамашачыга яравы кыен. Чөнки артистлар күп, сайлау мөмкинлеге бар. Билет хакларына да риза булмаучылар бар. Заман үзгәрә, залларны арендага алу хак­лары елдан-ел арта, шуңа да билет хаклары арта. “Резидә тагын билет хакын арттырган, баеп бетте инде”, — дип әйтүчеләр дә бар. Үпкәләмим, дөньясы шундый. Таләпчән, кеше белән аралашу осталыгым булмаса, халык белән эшли алмас идем.
Үргә менеп, үткәннәргә күз салам

Хәләл җефетем Дамир белән бер ул, бер кыз үстердек. Улым полициядә хезмәт куя, кызым Нәҗип Җиһанов исемендәге Казан дәүләт консерваториясендә белем ала. Мәдәният хезмәткәренең эш сәгатьләре чикләнмәгән. Шуңа да гаиләмә бик рәхмәтлемен, алар миңа һәрвакыт көч биреп торма­салар, эшли алмас идем. Еллар уза. Бүген тормышыма күз салам һәм аны заяга уздырмаганыма шатланам. Тырышлыгымны күрделәр. Мактау кәгазьләре, төрле грамота, Рәхмәт хатларына лаек булдым. Иң мөһиме — халкым рәхмәтле. Алга таба да сәламәтлек белән барыбызга да — үзешчән артистларга, тамашачыларга милләтебез дип яшәргә язсын!”

Рәфилә Рәсүлева.