Сөй гомерне, сөй халыкны, сөй халыкның дөньясын!



Котлыйбыз


Баш бит - Хәбәрләр - Мәдәният йортларына – яңа сулыш
25.07.2019

Мәдәният йортларына – яңа сулыш

Авылның мәдәният йортлары халык өчен иҗтимагый һәм мәдәни үзәк булып тора. Ул — авыл яшьләре һәм өлкән яшьтәге кешеләрнең ялларын үткәрә ала торган бердәнбер урын. Шулай булуга карамастан, бөтен ил күләмендә зур һәм кечкенә авыллардагы клублар берничә дистә ел төзекләндерелмичә, җимерелү алдында. Россия Президенты тәкъдиме белән тормышка ашырылучы илкүләм «Мәдәни мохит» федераль проекты кысаларындагы чаралар авыл клубларына яңа сулыш алырга этәргеч бирәчәк.
Әлеге проект Удмуртия республикасында да эшләп килә. Аның кысаларында республика авылларындагы мәдәният оешмалары объектларын капиталь төзекләндерү каралган. Илкүләм проектны гамәлгә ашыруның 7 ае артта калды, һәм бүгенге көндә сизелерлек нәтиҗәләр дә бар. Удмуртиянең Алнаш, Вавож, Воткинск, Кез, Сарапул, Ува, Шаркан, Яр һәм Якшур-Бодья районнарындагы мәдәният йортларында төзекләндерү эшләре бик актив бара. Төзелеш эшләре исемлеге бик киң: күпчелек биналарның түбәләре, тәрәзәләре, ишекләре, идәннәре алыштырыла. Әлеге эшләр 2019 ел ахырына кадәр төгәлләнәчәк.
Мәдәният йортларын төзекләндерү — авыл өчен мөһим вакыйга. Төзекләндерелгән мәдәният йорт-лары янәдән халыкны берләштерү урынына әйләнәчәк. «Мәдәният» милли проекты кысаларында федераль бюджеттан Удмуртиягә 22 млн 470 мең сум акча бүлеп бирелгән. Ә республика казнасыннан бу максатларга 5 млн 270 мең сум акча сарыф ителәчәк.