Сөй гомерне, сөй халыкны, сөй халыкның дөньясын!

Котлыйбыз


Баш бит - Белем һәм тәрбия - Мәгънәле сүз
9.11.2017

Мәгънәле сүз

Нинди генә заманда яшәсәк тә, бала булган гаиләдә барыбызның да игътибар шул сабыйга юнәлтелгән була. Ул бик кечкенә булса да, моны бик тиз аңлый һәм үзен көйләтә башлый. Ә өлкәннәр моны аңламыйчамы, әллә инде сабыйны бик яратыпмы, аныңча яши башлыйлар. Тәмле ашаталар, яхшы киендерәләр, югары белем бирәләр. Аннан соң баласы гаилә коргач та, әти-әни булышуын дәвам итә.

Кибетләргә кергәч: “Моны алабызмы, бу сиңа кирәкме?” — дип, әти-әниләренең баласыннан сораганына игътибар иткәнем бар. Ул ризыкның тәмен белмәсә дә, бала ала. Нәтиҗәсе шул, өйгә кайт­кач, бу ризыкны ашаучы булмый. Шуңа күрәдер инде чүп савытларында башланмаган банкалы, ачыл­маган букчалы ашамлыклар аунап яталар. Югарыда әйтелгәнчә, үзенең балаларын көйләп яшәгән, хәзерге вакытта да балаларына, оныкларына ярдәм күрсәтүче әни, күрәсең, арый башлаган. “Балаларга сораганын берсен бирәбез, шул исәптән акчаны да, ләкин биргән әйберләребезне кайда-ничек куллану турында инструкция бирә белмәгәнбез шул”, – диде. Бу сүзләрдә нинди зур мәгънә ята? Ә бит бу гомере буе үзенең кул көче белән эшләп, хәзерге вакытта мул тормышта яшәүче ханым сүзләре.
Әйтәсе фикерем шул: замананы гаепләп яшәгәнче, тормыш “инструкциясен” дөрес куллана белеп яшәсәк, тормышыбыз мәгънәле үтәр.

Асия Әхмәтова, Ижау шәһәре.

Сораштыру

Әлеге хатта күтәрелгән мәсьәлә бүгенге көндә һәркемне дә борчый. Мондый хаталар җибәрмәс өчен нишләргә соң? Әйдәгез, түбәндә урнашкан фикерләрне укып итик.

Наилә Харисова (Әгерҗе шәһәре):
“Андый аналар үзләре я мохтаҗлыкны күрмәгән, я бүген бик бай яши, я акылсызрактыр, дип әйтер идем. Балага бүгеннән үк акча санарга өйрәтмәсәң, иртәгә соң була. Бала акчаның җиңел килмәгәнен аңлап үсәргә, исраф итмәскә тиеш, беренче чиратта балага түгел, ә бөтен гаиләгә кирәкле әйберне алырга кирәклеген белсен. Баланы эгоист итеп тәрбияләргә ярамый, ахыры әйбәт бетмәскә мөмкин”.

Ландыш Латыйпова (Ижау):
«Баланы артык иркәләү дөрес түгел, дип саныйм. Теләсә нәрсә алып өйрәтсәң, әйбернең кадерен белеп үсмәячәкләр».

Гөлисә Зарипова (Ижау):
“Әйе, еш кына кибетләргә әти-әниләр кечкенә балалар белән киләләр. Кайвакыт бала әле юньләп сөйләшә дә белми, ә кибеттәге матур төргәкләрне күреп, шуңа кулын суза. Әти-әни шул арада: “Сиңа кирәкмени, алып бирәм”, — дип алып та бирә. Бу матур пакетта балага ярый торган әйберме, юкмы тикшереп тормыйлар. Баласы: ”Газлы сулар, чипцы, киндер-сюрприз ал”, — дип аптыратса, әти-әни каршы килми. Нигәдер хәзер балаларга каршы тора алмыйбыз шул. Минем бу сорауга җавабым юк. Үзебезгә очсызлы хөрмәт, ярату эзләмибез микән? Алып бирмәсәк, бүтән килмәсләр, яратмаслар, дип уйлыйбызмы?
Балалар үстергәндә, аларга берәр нәрсә кирәк булса, безгә ярарга тырыша иделәр. Ул вакытта да акча җитмәде. Хәзер дә күп гаиләләр кредитка, ипотекага яши. Шуңа карамастан, баланың һәр соравын канәгатьләндерәләр. Минемчә, шуннан башлана инде, машина алып бирүне сорый башлыйлар, аннан фатир h.б.”

Лидия Тимергалиева:
“Без, әби-бабайлар, оныкларны нык яратабыз. Балалар сораса, каршы килә алмыйбыз. Шуның өчен иң элек үзебезне тәрбияләргә кирәк”.

Эльмира Расулева (Кадыбаш):
“Әйбер кадерен белү — кешегә кечкенәдән бирелгән тәрбиянең бер үрнәге. Бала көен көйләү дә – тәрбиянең бер алымы. Балага нинди тәрбия бирәсең, шуны соңыннан үзеңә татырга туры килә бит. Оясында ни күрсә, очканында шул булыр, ди бит халык мәкале. Яшь әниләргә киңәшем шул: акыл белән эш итәргә кирәк. Бервакытта да баланы сукырларча яратырга ярамый. Ярый белән ярамый дигәнне туу белән белеп үсәргә тиеш бала.
Дөрес, мин бер генә бала тәрбияләп үстердем. Бердәнбер булуга карамастан, иркә булмады улым. Теге кирәк, бу кирәк дип өйрәнмәде. Хәзер инде зур егет. Без кирәк дисәк тә, кирәк нәрсәсен уйлап, үлчәп кенә ала”.

Гүзәлия Гарифҗанова:
“Мин әти-әниләргә бәйрәм­нәрдә генә балаларны уенчык кибетләренә алып барырга киңәш итәр идем. Бала көтсен, үзенең укуы, тәртибе белән бүләккә лаеклы булуын аңласын, бу бүләк турында хыяллансын, дип уйлыйм. Бүләкне алганда да берне генә, ул да әти-әнинең мөмкинлегенә карап алынырга тиеш. Бала ул бүләкләрнең әти-әнинең кесәсенә ничек сугуын аңлап үсәргә тиеш. Ул чагында гына ул бүләк кадерле булыр”.