Сөй гомерне, сөй халыкны, сөй халыкның дөньясын!



Котлыйбыз


Баш бит - Белем һәм тәрбия - Мәгариф яңалыклары
25.05.2020

Мәгариф яңалыклары

Удмуртиядә барлык мәктәп укучылары 1 июньнән җәйге каникулларга китә. Башлангыч мәктәп укучылары өчен ял иртәрәк — 26 майдан башлана. Мәгариф һәм фән министры Светлана Болотникова билгеләп үткәнчә, уку елы ахырына кадәр мәктәп укучылары өчен дистанцион укыту форматы сакланачак. “Барлык мәктәпләрдә 30 апрельгә кадәр физкультура, ритмика, музыка, ИЗО, технология, тормыш иминлеге нигезләре, туган тел фәннәре буенча укулар тәмамланды. Быел мәктәпләрдә Соңгы кыңгырау онлайн-форматта узачак”, — дип белдерде Светлана Болотникова.
Ә 9нчы сыйныф укучылары быел дәүләт имтиханнары бирмәячәк. Ләкин һөнәри уку йортларына керү тәртипләре элеккечә кала, ягъни өлгергәнлек аттестатының уртача баллы белән билгеләнәячәк. Июнь урталарында тугызынчы сыйныф укучылары өчен Соңгы кыңгырау шалтыраячак, ул онлайн режимда гына булачак. “Унберенче сыйныф укучыларына БДИ бирү вакытлары кичектерелде. Аларның соңгы кыңгырау белән чыгарылыш кичәләре хакында уйларга вакыт бар әле”, — диде Светлана Болотникова.

***
Удмуртиядә балаларның җәйге сәламәт­ләндерү ялларын июльдән башларга планлаштыралар. «Бу мәктәп һәм шәһәр читендәге лагерьларга кагыла. Бүген күзәтчелек федераль хезмәте күрсәтмәләре нигезендә әзерлек эшләре бара. Лагерьларда һава чистарткычлар, дезсыекчалар, шәхси саклану чаралары кулланылачак. Барысы да үз чираты белән бара. Лагерьга барыр алдыннан коронавируска тест үтү мәҗбүри булачак», — диде Удмуртия Мәгариф һәм фән министры Светлана Болотникова.

***
В.Г. Короленко исемендәге Глазов дәүләт педагогика институты социаль ятимлекне профилактикалауга багышланган проектны тормышка ашыру өчен грант алды. Югары уку йорты студентлары игътибар һәм ярдәм җитмәгән балаларга сәләтләрен ачарга, үз-үзләренең көчләренә ышаныч уятырга, җәмгыятькә яраклашырга ярдәм итәчәкләр. Проектның авторлары — педагогика һәм психология кафедрасы укытучылары Наталья Иванова, Любовь Штыкова һәм Алексей Мирошниченко. Әлеге проект «Психология һәм педагогика» бүлеге студентларында зур кызыксыну уяткан. Аралашу һәм балаларга ярдәм итү, авыр тормыш хәлендә калган гаилә белән эшләү студентларга тәҗрибә туп­ларга мөмкинлек бирә. Шулай ук гаиләләр үзләре дә институтка ярдәм сорап мөрәҗәгать итә башлаганнар. Проект 2021 елның көзенә кадәр дәвам итәчәк.
Шулай ук В.Г. Короленко исемендәге Глазов дәүләт педагогика институты Бөтенроссия «Белем бирү волонтерлары» проектына кушылды. Волонтерлар укытучыларга, ата-аналарга, укучыларга дистанцион укытуның техник мәсьәләләрен хәл итәргә, онлайн-дәресләр, уку-укыту чаралары әзерләргә һәм өй эшен онлайн үтәргә булышалар. Бүгенге көндә Глазовтан һәм республиканың башка шәһәрләреннән мөрәҗәгать итүчеләр өй эшләрен үтәү буенча консультацияләр уздыруны сорыйлар. Фәннәр арасында чит тел лидер булып тора.
«Бу проект безнең өчен дә, студентлар өчен дә, укучылар һәм аларның әти-әниләре өчен дә файдалы. Дәресләр 50 минутка якын уза. Әниләр бик рәхмәтле», — ди волонтер, инглиз теле укытучысы Валерия Крупина. Волонтерларның эше географик кысалар белән чикләнмәгән. Волонтерлык штабына хәтта Пермьнән дә гариза килгән.
Шулай ук “Белем бирү” проектында катнашкан волонтерлар ата-аналарга психологик ярдәм күрсәтәләр. Үз-үзеңне изоляцияләү чорында яшүсмерләр проблемалары кискенләшә. Психологлар балалар белән аралашалар һәм ата-аналарга киңәшләр дә бирәләр.