Сөй гомерне, сөй халыкны, сөй халыкның дөньясын!



Котлыйбыз


Баш бит - Белем һәм тәрбия - Мәгариф яңалыклары
18.01.2018

Мәгариф яңалыклары

Татар сыйныфына языл!

Фән һәм мәгариф министрлыгының мәгариф идарәсе җитәкчесе Лариса Пластинина әйтүенчә, яңа уку елына беренче сыйныфларга язылу 1 февральдән башлана. Гимназия, лицей кебек югары дәрәҗәле гомуми белем бирү йортлары әти-әниләрдән гаризаларны иртәрәк кабул итә алалар. Шәһәрдә андый уку йортлары – 11, шул исәптән, ”Столичный” микрорайонында төзелгән мәктәп тә. Ул да аерым микрорайон балаларын гына түгел, барлык республика укучыларын кабул итә.
Беренче сыйныфка язылу өчен әти-әниләргә гариза язарга кирәк. Гаризаны дәүләт хезмәте (Госуслуги) порталы аша электрон рәвештә дә бирергә мөмкин. Балагызның мәктәптә татар телен өйрәнүен теләсәгез, “Мин баламның татар телен үзләштерүен телим” дигән җөмләне өстәргә кирәк.

Яңа мәктәпләр, бакчалар

Яңа уку елында яңа мәктәпләр сафка басачак. Первомай районында Прасолов тыкрыгында ачылачак 46нчы мәктәп 825 укучыны кабул итәчәк. Шулай ук Устинов раойнының Берш урамында 1200 урынлык мәктәп һәм Ленин районында 20нче мәктәп төзелеше башланачак. Быел 2 балалар бакчасы ачылачак. Ә 259нчы балалар бакчасы янына 3 катлы 220 урынга хисапланган өстәмә бина төзеләчәк. Баранов урамында 20нче балалар бакчасы төзеләчәк.

Мәктәпләрдә — шахмат

Гыйнвар аеннан “Мәктәпләрдә — шахмат” проекты старт ала. “Шахмат +” интенсив-курсы башлангыч сыйныф укытучыларын һәм укучыларын массакүләм шахмат чараларына ныграк җәлеп итү максатыннан оеш­тырыла.