Сөй гомерне, сөй халыкны, сөй халыкның дөньясын!



Котлыйбыз


Баш бит - Хатлар — тормыш көзгесе - Музыка – тәрбия чарасы
4.03.2021

Музыка – тәрбия чарасы

Борынгы заманнарда ук музыка тәрбия чарасы итеп санал­ган. Греклар кече яшьтән үк музыка белән шө­гыльләнгән, кызыксынган, музыканы ярат­кан яшьләрне әдәпле, инсафлы, шәф­катьле була һәм алар күңелендә начарлыкка, вөҗдансызлыкка урын калмый дип исәпләгәннәр. Пирогово авылында урнашкан “Юбилейная” мәктәбенә караган балалар бакчасында да музыка, җыр һәм бию дәресләрен нәниләр яратып, зур кызыксыну белән көтеп алалар. Чөнки биредә музыка җитәкчесе Татьяна Шутова балаларны үзенекеләрдәй күрә, ихластан шөгыльләнә. Матур, мавыктыргыч итеп оештырылган музыка дәресләре балаларга шатлык, җылы хисләр бүләк итә, эмоциональ хисләр уята.
Балалар бакчасында нәниләр кече яшь­тән үк төрле бәйрәм-кичәләрдә катнашалар. Аларның бу чараларда алган матур тәэсирләре гомер буена күңелләрендә сак­ланачак.

Татьяна Шутова: ”Балалар бакчасында эшләү миңа сөенеч китерә. Балаларны җыр-биюгә өйрәтү, алар белән спектакльләр кую – иҗади эш. Һәр бәйрәмгә яңа чыгышлар, яңадан-яңа концерт номерлары әзерлибез. Һәрчак үз өстеңдә эшләргә, яңадан-яңа идеяләр эзләргә кирәк. Заман шуны таләп итә. Зур тырышлык нәтиҗәсендә һәр чыгыш тамашага әверелә. Балалар да, әти-әниләр дә, музыка җитәкчесе үзе дә канәгатьлек хисе ала. “ Балалар белән эшләү – һәр көнне балачакка әйләнеп кайту мөмкинлеге ул. Боларның барысы да миңа нык ошый. Мин балаларга елмаюлары, эчкерсез хисләре белән сөенеч китергәннәре өчен бик рәхмәтле. Минем өчен иң мөһиме – музыка дәресләрендә балаларның да мөмкин кадәр күбрәк уңай хис-кичерешләр алуы”, — ди. Әлеге бакча мөдире Гүзәлия Кәримова сүзләренчә, мәктәпкәчә учреждениедә эшләүче кешегә төп таләп – балаларны ярату. “Педагог булыр өчен, балаларны ничек бар, шулай яратырга кирәк. Оештыру сәләте, сабырлык булу да зарур. Балаларны алдап булмый, тәрбияче ихлас булмаса, алар шундук сизеп ала. Безнең бурыч – балаларның иҗатын, фантазиясен, хыялларын дөрес юнәлешкә кертеп җибәрү. Һәр баланың сәләтен күреп алып, аны үстерү. Балалар белән эшләү – һәрчак яңалык ул.

Татьяна Владимировна әлеге бакчада 2015 елдан бирле эшли. Ул милли-төбәк компонентына аерым игътибар бирә, балаларны татар, удмурт халкының үзенчәлекләре һәм традицияләре белән таныштыра, ата-аналарга, туган телгә һәм милли кыйммәтләргә хөрмәт тәрбияли. Татьяна Шутова – керәшен, ә әнисе татар, димәк, анда татар каны ага. Балалар аның дәресләренә йөрергә яраталар, ә ата-аналар бакчада үткәрелә торган бәйрәмнәр турында бик яратып сөйлиләр. Балалар җыр конкурсларында да катнашалар, җиңү яулыйлар. Үз эшенең остасы булган Татьяна Шутовага Ватаныбызны, гаиләсен, туган телен яратучы балалар тәрбияләүгә керткән зур өлеше өчен рәхмәт әйтәсе килә”, — ди Гүзәлия Кәримова.

Гөлнара Вәлиева.