Сөй гомерне, сөй халыкны, сөй халыкның дөньясын!



Котлыйбыз


Баш бит - Төп язма - Моң дәрьясы ташый күңелдән…
16.12.2020

Моң дәрьясы ташый күңелдән…

12-13 декабрьдә Халыклар дуслыгы йортында Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгы ярдәмендә тормышка ашырылучы “Асылъяр” — милләтебезнең илһам чишмәсе…” проекты кысаларында “Моң дәрьясы ташый күңелдән” исемле остаханәләр узды. Әлеге остаханәләрдә “Асылъяр” җыр һәм бию ансамблендә шөгыльләнүче балалар катнашты. Шулай ук Удмуртиянең шәһәр-район, авыл мәктәпләрендә укучыларга, мәдәният йортлары җитәкчеләренә, укытучы-музыкантларга, татар халкының уен коралларында уйнау белән кызыксынучыларга онлайн да катнашырга мөмкинлек бар иде.

Туйның бизәге — кыл кубызчы

Беренче көнне халык уен кораллары белән (смычковая скрипка — кыл-кубыз, варган-кубыз, гусли — гөслә һәм крезь-удмурт гөсләсе) Удмуртия Республикасының атказанган сәнгать эшлеклесе, “Айкай” Удмурт Дәүләт фольклор җыры театры балетмейстры Андрей Прокопьев, Айкай” Удмурт Дәүләт фольклор җыры театры артисткасы Марина Дерендяева, Удмуртия Республикасының атказанган ар­тисты, “Айкай” Удмурт Дәүләт фольклор җыры театры оркестры артисты Павел Камашев таныштырды. Андрей Прокопьев музыка уен коралларының көнкүрештә кулланышы, алар белән ата-бабаларының нинди җырлар жырлаганнарын, биюләр биегәннәрен һәм нинди үзенчәлекләре булуын сөйләде. Мәсәлән, кыл-кубызны удмуртлар үз вакытында бик кадерләгәннәр. Аның өлешләрен кешенең тән өлешләре белән атаганнар (коралның башы, муены, бите, аркасы бар). Кыл-кубызсыз үткән туйны “эт туе” диеп йөрткәннәр, чөнки кыл-кубызчы (кыл-кубызда уйный торган кеше) туйның бизәге булган. “Уенчы өчен бер коралны белү җыр дөньясын ача. Ләкин бер коралны башка туган корал белән чагыштыргач, ул үзенекен яхшырак аңлый hәм белем дөньясы да аның өчен киңәя. Әлеге остаханәдә удмурт музыка уен коралларында уйнаучыларның татар көйләрен башкаруы бик кызыклы. Иң мөһиме, бу искиткеч фикер тормышка ашты! Безнең репертуарда крезь, кыл -кубыз, кубыз һәм тынлы уен кораллары архивлардан бөртекләп мәгълүмат җыеп, эзләнүләр аша барлыкка килделәр. “Айкай” оркестры этник яктан әлеге уен коралларына була танылды. Уен алымнарына килгәндә, аларны беренче тапкырдан ук үзләштерергә мөмкин, чөнки борынгы халык уен коралларында махсус белем алмаган музыкант та уйнаган”, — диде Андрей Прокопьев.
Павел Камашев белән Марина Дерендяевалар да коралларда уйнап күрсәттеләр һәм балаларны өйрәттеләр. «Асылъяр» hәм «Айкай» артистлары керәшен жырын бергәләп башкардылар.

“Тәрәз төбем минем тип-тигез
Уйнаганым минем җиз кубыз”

Икенче көнне халык уен кораллары белән (жалейка — сорнай, бубен-дәф, гус­ли — гөслә, варган — кубыз, смычковая скрипка — кыл-кубыз, бубен-доңгыр, курай) «Риваять» төрки этника һәм һөнәрчелек ансамбльнең җитәкчесе Руслан Габитов, әлеге ансамбль инструменталисты Айдар Закиров таныштырды. “Риваять” ансамбле — Сарапул, Можга, Воткинск, Ижау шәһәрләрендә узган бәйрәм-кичәләрдә, Сабантуй бәйрәмнәрендә еш була торган кунак. Ансамбльнең юнәлеше дә татар халкының борынгы уен коралларын өйрәнү. “Без “Асылъяр” ансамбле белән күптәннән таныш, сезнең иҗатыгызны һәрдаим күзәтеп барабыз һәм сезнең яңадан-яңа уен коралларында уйнарга өйрәнүегезне телибез”, — диде Руслан Габитов. Руслан — фольклор белән җенләнгән кеше. Уен коралларын өйрәнә, материаллар җыя. “Тәртип” радиосында, “Манзара” тапшыруында әлеге уен кораллары турында тапшырулар алып бара. Остаханә татар халкының иң борынгы уен коралларының берсе — кубыз белән таныштырудан башланып китте. Баксаң, кечкенә генә кубызга бик күп серләр яшеренгән икән. Башка музыка уен кораллары да бик кызыклы булып чыкты.

“Без үзебезнең эшебезне яратабыз һәм менә бүген эшебезнең юкка тү­гел икәненлегенә сөенәбез, чөнки бала­лар кызыксына. Киләчәктә дә хез­мәттәшлегебезне дәвам итәрбез дип уйлыйм. Музыка уен коралларын бүген күп алып килдек. Уен кораллары белән шөгыльләнү ул профессия түгел, ә яшәү рәвеше. Чөнки ул бер генә көндә эшли торган эш түгел, аңа еллар кирәк. Менә бүген дә, әгәр дә балаларга кызыклы булмаса, алар сораулар бирмәсләр иде. “Асылъ­яр” ансамбле өчен сөенәм, чөнки бер юнәлештә эшлиләр, җирле фольклорны өйрәнәләр, милли костюмнарын шушы җирлектәге кебек тектерәләр. Бу эшне сүрелдермәскә кирәк. Төрле оешмаларга грантлар, проектлар язып, бу эшне дәвам итәргә кирәк”, — диде Руслан. Остаханә легендалар, әкиятләр, табышмаклар белән үрелеп барды.
Айдар Закиров тагы да кызыклы кеше булып чыкты. Чөнки аңа нинди генә музыка уен коралы бирмә, ул анда ярты сәгать эчендә уйнарга өйрәнә икән. “Асылъ­яр” ансамбле үз репертуарында булган җыр­ларны Руслан Габитов, Айдар Закиров белән бергәләп башкардылар.

 

“Яңа уен коралларында уйнау миңа бик ошады. Алар белән башкарган җырлар икенче төрле яңгырыйлар, борынгыча. Мин киләчәктә дә аларда уйнарга өйрә­нүемне дәвам итәргә телим”, — диде “Асылъ­яр” ансамблендә шөгыльләнүче Ма­рат Ка­ша­пов. “Миңа бар кораллар да ошадылар, ләкин кубыз мине күбрәк кызыксындырды. Анда төрледән-төрле көйләр уйнап була. Иң мөһиме, уйнаган көй матур яңгырасын өчен, коралны дөрес итеп тотарга кирәк”, — дип, үз хис-кичерешләре белән уртаклашты Никита Медведев. “Про­ект Татарстан Мәдәният министрлыгы һәм Удмуртия татарларының милли-мә­дәни ав­то­номиясе тарафыннан тормышка ашырыла. Без инде гөсләләргә, тальян, гармуннарга, сорнайларга, кубыз­ларга, кыл кубызларга, микрофоннар­га, дәфләргә за­каз бирдек. Бу — безнең күп­тәнге хыялыбыз. Проект буенча милли сәхнә костюмнары тегелде. Шулай ук проект кысаларында ансамбльнең 10 еллыгына б­агышланган концерт планлашты­рылган. Уен кораллары белән танышу, үз­ләштерү — безнең өчен зур адым. Минем өчен балаларның профессионаллар белән аралашулары, төрле уен коралларының үзенчә матур яңгырауларын аңлаулары бик мөhим. Без бик тиздән әлеге уен ко­рал­ларын үзебезнең репертуарга кер­тер­без дип ышанам. Татарстан Рес­публикасы Мәдәният министрлы­гына, Уд­мур­тия та­тар­ларының милли-мә­дә­ни ав­то­но­мия­сенә, Удмуртия Рес­пуб­лика­сы­ның Милли сәясәт министрлыгына, Халыклар дус­лы­гы йортына, Удмурт Дәүләт фольклор җы­ры театры артистлары — Андрей Прокопьевка, Павел Камашевка, Марина Дерендяевага, «Риваять» төрки этника һәм һөнәрчелек ансамбле җитәкчесе Руслан Габитовка, музыкант Айдар Закировка зур рәхмәтебезне белдерәбез”, — диде “Асылъяр” җыр һәм бию ансамбле җитәкчесе Лариса Гайнетдинова.

Әлеге остаханә борынгы музыка уен ко­ралларында уйнарга өйрәнү проблемасын да күтәрде. Остаханәне күзәткәч, минем 2016 елда Казанда «Татарстанның эшлек­ле хезмәттәшләре» форумы кысаларында «Татар халкының музыка уен кораллары: үткәне, бүгенгесе, киләчәге» дигән күргәзмәдә булганым искә төште. Әлеге күр­гәзмәдә шәхси архивлардан алынган экспонатлар тупланган, ягъни аларны баш­ка музейларда күреп булмый иде. Зур кыйммәткә ия булган үрнәкләрне Рәгъде Халитов, Геннадий Макаров, Эльмира Каюмова, Рәшит Мостафин, Ринат Гыйләҗев, Дамир Габдрахманов биргәннәр. Шулай ук Самара өлкәсе осталары тарафыннан ясалган гармуннар да үз урынын алган иде. Һәрбер экспонат — кабатланмас, уникаль әйбер. Мәсәлән, өрмәле кораллардан: бал­чык най — 1976 елда Казан Кремлендә археологик казылмалар вакытында табылган (XII гасыр чамасы); күчнай — кушылган сыбызгылар, флейта Пананың милли төре. Күпкыллы чиртмәле музыка коралларыннан 2015 елда Мари Илендә табылган ике яклы гөсләне аерып үтәргә кирәк. Әстерхан татарларының думбырасы да игътибарга лаек (аның кыллары сарык эчәкләреннән ясалган). Күргәзмәдә уен музыка коралларының тавышын да ишетеп хозурланырга мөмкин иде. Ул ва­кытта да «Риваять» ансамбле чыгыш ясады. Музыка коралларын ясау һәм уйнау традицияләренең киләчәктә дәвам ителүе проблемасын күтәрү — күргәзмәнең төп максатларның берсе булды. Эпиграф буларак сайланган Фатыйх Хөснинең: «Өзелгән кылдан өзек җыр чыга…» дигән сүзләре аерым яңгыраш алды. 12-13 декабрь көннәрендә Халыклар дуслыгы йортында узган остаханәне мин әлеге күргәзмәнең дәвамы итеп кабул иттем. Кызганыч, әле­ге остаханәләрне өйдә утырган килеш күзәтә алу мөмкинлеге булса да, онлайн керүчеләр аз булды…
Кызыксынган кешеләр «Асылъяр» белән бергә татарларның бай мәдәни мирасын күрергә кушыла алдылар. Остаханәне әле дә Халыклар дуслыгы йорты ютуб каналында карап була.

Рәилә Рафикова, Рәфилә Рәсүлева.