Сөй гомерне, сөй халыкны, сөй халыкның дөньясын!



Котлыйбыз


Баш бит - Хатлар — тормыш көзгесе - Моң — аның йөрәк сагышы
5.06.2019

Моң — аның йөрәк сагышы

Кулларында гармун уйнатучы 84 яшен тутырган сәхнә ветераны Хаҗи ага Гайнетдиновны авылда хөрмәт итәләр. “Өч гармуны — өч юанычы”, — диләр аның турында авылдашлары.
“1952 елның октяберендә ФЗОга алып киттеләр», — дип сүзен башлады ул.
Өч ел Русский Островта армия сафында хезмәт иткән. Ижау каласында үзенең насыйп ярын очрата ул. Омга кызы Асия ханым белән Ижау каласында бик матур гаилә корып җибәрәләр. “Тормыш син дигәнчә генә бармый икән, сеңелем, — дигәндә күзләреннән яшь бөртекләре тәгәрәп төште. — Матур гына яшәгәндә, җәмәгатем 10 ел элек каты авырудан соң дөнья куйды. Ялгызым яшәп калдым. Озын кичләрне уздыру бик ямансу булганлыктан, гармун сатып алдым. Балаларыбыз булмады”, — диде ул.
Үзлегеннән гармунда уйнарга өйрәнгән. “Ялгызлык уты, туган нигезне сагыну жаныма тынгылык бирмәде. Туганнар җылысын эзләп, әниемнең туган авылы Уразайга кайтып, йорт алып яшәвемнең дә сәбәбе шушы булды”, — дип гармуннарын өстәленә тезде. Хаҗи аганың осталыгы арткан саен гармуннар саны да арта бара. Ветеранның 2 кыңгыраулы тальяны җан дусты булса да, узган елда 23 мең сумга тагын Тула хромкасы сатып алган. Өч гармунда да уйнап күрсәтте. “Гармун кайгыларымны оныттыра”, — дип, үзенең йөрәк сагышларын таратты. Бәйрәмнәрдә сәхнәдә чыгыш ясавы — аның гадәти хәл. Өлкәннәр дә аңа кушылып җырлап утыралар. Авылдашларын уйнап кына түгел, яулык тотып биюләре белән дә шаккатыра.
Хуҗа ага яныннан чыгып китү җиңел, булмады. Барлык йөрәк-яраларын кузгалтты ул. Тыкрык башына кадәр озата чыкты.
Авылдашлары ветеранның карт­лык көннәрендә дә җан дусты гармуны кулыннан төшмәвен телиләр.

Раилә Бариева, Уразай авылы.