Сөй гомерне, сөй халыкны, сөй халыкның дөньясын!



Котлыйбыз


Баш бит - Публицистика - Моңсыз калсак, нишләрбез?
24.01.2019

Моңсыз калсак, нишләрбез?

Халык телендә еш яңгырый торган шундый бер әйтем бар: “Җан җәннәт тели, гөнаһлар ирек бирми”. Моны кешенең бик зур теләге тормышка ашмаган вакытта әйтәләр. Минем өчен, шәхсән, бу бөек җырчы Илһам Шакиров белән бервакытта да очрашып сөйләшә алмау булды. Ә бит без якташлар, аның туган авылы Яңа Бүләк – безнең Мус-Завод авылыннан 6 чакрым чамасы гына ераклыкта. Без аның белән бер үк мәктәптә – Сарман районының Теләнче Тамак урта мәктәбендә укыган кешеләр. Дөрес, ул аны ун елга алданрак тәмамлаган. Миңа әле бөек җырчыны укыткан укытучыларда укырга туры килде (Нурзидә апа Камалова, Иван Тумреев һ.б.)

Илһам Шакировның даны бөтен Советлар Союзына бик тиз таралды. Дөньяда бердәнбер булган матур тембрлы тавыш, үзәкләрне өзгеч моң, гаҗәеп югары сәхнә культурасы, кешеләргә карата игътибарлылык, гаделлек, үз тамашачысына зур хөрмәт белән карау — бу матур сыйфатлар аңа филармониядә эшли башлауның беренче елларында ук зур популярлык китерә. Илһам Шакиров җырлары консерваториядә укыганда ук Казан радиосы тапшырган концертларда еш яңгырый иде. Ул вакытта Рәшит Ваһапов, Сөләйман Йосыпов, Зифа Басыйрова бик популяр җырчылар иде. Авылда әле радиолар клубта һәм кайбер хәлле кешеләрдә генә. Шуңа күрә татар концерты вакыты җиткәч, кешеләр радио булган өйләргә һәм клубка җыелалар. Һәрбер җыр сөюче күңелендә бер генә теләк – Илһам Шакировның җырлавын ишетү.
Ул вакытлардан соң ничә дистә еллар үтте, авылларга радио да, телевидение дә, сыйфатлы япон аппаратуралары да килеп җитте. Ә Илһам Шакиров җырларына халыкның мәхәббәте һич тә кимемәде. Әле дә хәтерлим: кичләрен һәр авыл өенең дип әйтерлек ачык тәрәзәсеннән магнитофон тасмаларыннан Илһам җыры ишетелә. Бик сирәк булса да, концерт белән Илһам Шакиров үзе килеп чыкса, ул көн авыл өчен зур бәйрәмгә әверелә, клуб залына халык сыймый, күрше авыллардан да җыелган тамашачылар урамда Илһам концертын ачык тәрәзәләр аша тыңлыйлар. Әгәр шунда берәр мәнсезе тәмәке кабызса яки сөйләшә башласа, бөтен кеше аңа йодрык күрсәтә. Аңлашыла: Илһам концертын тынычлыкта, зур ләззәт алып тыңларга кирәк бит.
Ә концерттан соң халык таралырга ашыкмый. Илһам җырыннан алынган тәэсирләре белән уртаклашалар. Әгәр кемдер артистлар турында гайбәт сүзе сөйли башласа, аның авызын бик тиз ябалар – ул гайбәтләр Илһамга карамыйлар. Илһам – изге җан, ул – моң патшасы. Мондый тавыш, моң, халык мәхәббәтенә лаек булу башка кешегә бирелмәгән һәм бирелмәячәк тә. Тәңре үзе мондый сыйфатларны бары җирдә бер генә кешегә – Илһамга гына биргәндер. Болай булуы бик тә мөмкин. Чөнки пәйгамбәрләр (с.г.в.с.) үзләре дә бит шундый ярлы гаиләдән чыккан, күп газаплар күргән…
Казанда укыганда мин биш елга ике генә тапкыр Илһам Шакиров концертына бара алдым. Чөнки билетлар табу бик авыр, бер билет сатучы кассирның сүзләренә караганда, Илһам концертына билетлар Мирей Матье (атаклы француз җырчысы) концертына караганда да тизрәк сатылып бетә иде. Аның каравы, мин ике тапкыр Илһамның студентлар белән очрашуында катнаштым. Бөтен дөнья буенча оештырыла торган концертлары күп вакытын алсалар да, бөек җырчы студентлар белән очрашырга да вакыт таба иде.
Ул очрашулар (билгеле, бушлай гына) зур залларда узсалар да, анда басып торырга да урын булмый. Андагы студентларның барысы да – авылдан килгән укучылар. Илһам моны бик яхшы аңлый, шуңа күрә аның очрашуга килгән йөзләгән егет-кызга мөнәсәбәте туганнарча гади, анда бернинди “йолдыз чире” юк. Һәркемгә игътибарлы, йөзендә – һәрчак елмаю.
Ә очрашуларга килгәндә, мин катнашканарында ул композитор Ренат Еникеев белән килгән иде. Студентларның сораулары языл-ган кәгазьләр өстәлдә тау кебек өелә. Билгеле, ул бу сорауларның барысына да җавап биреп бетереп булмасын аңлап, аларны тиз-тиз генә төркемнәргә аера, үз-үзенә генә сөйләнеп тә ала: “Болары минем ни өчен моңлы җырлар гына җырлавым турында”, “болары җырчыларның бер-берсенә мөнәсәбәте һәм көнләшүләр турында”, “болары минем сөйгән кызым һәм кайчан өйләнергә уйлавым турында”. Аннан соң кайберләренә бер-ике сүз белән генә җавап бирә. Мәсәлән: “Мин беркемнән дә көнләшмим”, яки “Әле хәзергә мин өйләнергә җыенмыйм” һ.б.
Ә менә бөек татар халкының җыр сәнгате, татар җырларында ни өчен «моң» дигән төшенчәнең төп урын тотуы турында һәм татар җырына кагылган башка (кайвакытта провокацион) сорауларга да ул бәйнә-бәйнә җавап­лар бирә иде. Аны тыңлаган саен тыңлыйсы килә иде, чөнки аның татар теле шул кадәр камил, сүзләрне дөрес итеп сөйли, аны Айрат Арсланов кебек сүз осталары белән бер рәткә куярлык. Ә сүз татар тарихы, татар мәгърифәте турында чыкса, аның җаваплары тыңлаучыларны сокландырырлык төгәл һәм дәлилләнгән була иде.
Ә бит бу белемнәрне аңа консерваториядә бирмәгәннәр. Димәк, ул белемен үзлегеннән укып тулыландырган, үзе өстендә бертуктаусыз эшләгән һәм иң белемле, иң киң карашлы татар зыя­лылары югарылыгына ирешкән. Бер сорауга аерым тукталасы килә. “Ниндидер сәбәпләр аркасында җырчы профессиясеннән китсәгез, сез нинди эш белән шөгыльләнер идегез?” Башта җырчының йөзенә кыска гына вакытка курку чыкты кебек, ә аннан ул җыр сәнгатеннән аерыла алмаячагы турында әйтте. Сер итеп кенә җыр сәнгате турында фәнни эш язарга теләге барлыгын белдерде. “Нинди темага? Мәсәлән, моңның нәрсә икәнен әле фәнни тел белән берәүнең дә аңлата алганы юк”, — диде ул.
Ә бит бөек җырчының бу сүзләрен мин ишеткәнгә инде илле ел вакыт үтте. Халыкка моңның нәрсә икәнен фәнни тел белән аңлату түгел, халыктан моңны тартып алу, яшь буынны моңнан ерагайту өчен нәрсә генә эшләнми! Сәхнәдә чикерткә кебек сикерә-сикерә такмаклар әйтү, кеше көлдерү белән шөгыльләнүчеләрнең исәбе-хисабы юк! Ни гаҗәп, телевидение экраннарында да шул ук хәл. Чын татар җыр сәнгате белән шөгыльләнүче бердәнбер чара – Ваһапов исемендәге җыр конкурсы гына калды бугай. Кем белә, бәлки Илһам Шакировның авыруы көчәюгә, аны үлемгә китергән сәбәпләрнең берсе нәкъ менә татар халкының моңнан читләшә баруы булгандыр. Бөек җырчы мәңгелеккә китеп барды. Җыр сөючеләр йөрәгендә бу хәсрәт
мәңгелек… Моң иясе – Илһамсыз калдык, моңсыз калсак, нишләрбез?

Гыймран Сафин, Ижау шәһәре.

 

Илһамлы яшьлекне сагынам

Ижау шәһәренең 20нче мәктәбендә минем 7нче сыйныфта, Флера Хөрмәтованың 8нче сыйныфта укыган еллары. Барлык укучылар 1нче май бәйрәме алдыннан мәктәп тирәсен җыештыру эшләре белән мәшгуль. Кинәт мәктәп каршындагы йортның тәрәзәсен киң итеп ачып җибәрделәр, Казан радиосы аша концерт тапшыралар. Радиоалгычтан агылган сихри моңлы тавышлы җырчыны, хәйран калып, бар да тыңлый. “Бу Илһам исемле яшь җырчы”, — диде шунда кемдер. Әйе, “Шомыртым” җырын сузучы Илһам Шакиров иде ул.
Еллар узды. Мин 10нчы сыйныфны тәмамлап, Казанга укырга киттем. Менә шунда иң зур хыялым чынга ашты. Мин Илһам абый белән якыннан танышу бәхетенә иреш-тем. Җыр студиясендә укыганда, Таһир Якуповтан (без аның белән бергә укыдык) филармония ансамбленә сопрано тавышлы җырчылар таләп ителүе турында ишеттем. Шуннан филармониягә эшкә урнаштым, Илһам абый белән еш очраша башладык. Без филармония астындагы 1 бүлмәдә 4 кыз яшәдек, репетициядән соң кайбер артист-лар безгә чәй эчәргә төшәләр иде. Илһам Шакиров я Зиннур Гобәйдуллин, я Рифкать Гомәров белән безгә керәләр, күңелле генә гөрләшеп чәй эчә торган идек. Илһам абый шунда безгә: “Абый димәгез әле, кызлар, сакалым да, мыегым да юк, Илһам дип кенә әйтегез”, — дип көлдерә иде. Без шулай дияргә өйрәндек тә. Яңа ел бәйрәмнәрен, бөтен артистлар җыелып, актерлар йортында үткәрә идек. Шулай күңелле аралашып, 10 ел хезмәт иткәч, мин әти-әнием картаю сәбәпле, Ижауга кайттым.
Бу еллар хатирәсе булып, Илһам күңелемдә уен-көлкеле, эчкерсез кеше буларак сакланып калды. Күңелле вакытлар бик тиз үтеп китә шул. Әле дә булса филармонияне, бергә эшләгән артистларны сагынып яшим, инде күбесе юк…
2000 елны Илһам Ижауга концерт белән килде. Шунда миңа үзенең кассетасын биргән иде. Кабат 2006 елда Рәшит Ваһапов исемендәге фестивальгә жюри әгъзасы буларак килде. Соңгы тапкыр очрашу һәм саубуллашу булган икән ул. Ансамбльнең 80 еллык юбилеена баргач, бик очрашасы килгән иде, ни кызганыч, аның адресын әйтә алмадылар. Бөек шәхесебез мәңгелеккә китеп барды…

Фәния Гаделшина, Ижау шәһәре.