Сөй гомерне, сөй халыкны, сөй халыкның дөньясын!



Котлыйбыз


Баш бит - Хәбәрләр - Можгада Боз аренасы ачылды
24.12.2020

Можгада Боз аренасы ачылды

Можга шәһәрендә яңа күпфункцияле спорт комплексы – “Можга” боз аренасы ачылды. Ул — республикада иң эре спорт объекты. Аның трибуналары 450 кеше сыйдыра ала. Шулай ук шөгыльләнү өчен гимнас-
тика, көрәш заллары да бар. Алар — 100 тамашачы сыйдырышлы. Инде якын арада биредә 500дән артык яшь спортчы 5 спорт төре белән шөгыльләнә башлаячак. Боз аренасында балалар өчен хоккей, фигуралы шуу, нәфис гимнастика, төрле көрәш мәктәпләре һәм балалар баскетбол секциясе эшләячәк.
Әлеге боз арена-сының барлыкка килү тарихын искә төшереп үтәсе килә. 3 ел элек Александр Бречаловка социаль челтәрләрдә Можга шәһәренең хоккей командасы тренеры шәһәрдә шөгыльләнү өчен шугалак юклыгына, күрше республикага йөрүләренә зарланып мөрәҗәгать иткәч, республика Башлыгы проблеманы чишәргә вәгъдә бирә. “2020 ел Эшмәкәрлек елы иде. Пандемия булуга карамастан, берничә эшмәкәр әлеге проектны тормышка ашырырга ярдәм итте. «САФМАР» хәйрия фондына, «Нефтис» һәм «Белкамнефть» нефть компанияләренә рәхмәт”, — диде Боз аренасын ачу тантанасында Александр Бречалов.