Сөй гомерне, сөй халыкны, сөй халыкның дөньясын!



Котлыйбыз


Баш бит - Яшьлек адымы - Могҗизага тиң туй
30.04.2020

Могҗизага тиң туй

Чын һәм тирән хисләр турында кем генә хыялланмый икән? Һәркемнең матур гаилә корып, сөеп, сөелеп яшисе килә. Ижау­да яшәүче Альберт һәм Иринаның да узган шимбәдә туйлары узды. «Шуннан?» — дип сорар кайберәүләр. Әлеге туй узсын өчен, үзизоляция аркасында, яшьләргә бик күп кыенлыклар аша үтәргә туры килә.
Альберт белән Ирина ике ел элек, уртак дусларының туган көнен уздырганда танышалар. Тәүге очрашудан соң алар озак вакыт күрешмиләр, аралашмыйлар. Кабат дуслары очраштыра аларны. Шуннан соң яшьләр дус­лашып китәләр һәм… башка аерылышмыйлар. «Безнең кызыксынуларыбыз да, тормышка карашыбыз да бертөсле», — дип сөйләде Ирина. Ул үзе катнаш гаиләдә тәрбияләнеп үскән. Әнисе — татар. «Альберт та, мин дә милли гореф-гадәтләр белән яхшы таныш. Татарча яхшы аңлыйбыз, ә менә татар телендә бары тик якыннар белән генә аралашабыз», — ди ул. Әнисенең туган ягында — Татарстанның Ютазы районы Ютазы авылында чын татарча, милли туй уздыру да нәкъ менә Иринаның теләге була. «Без туебызны үзенчәлекле итеп уздырырга теләгән идек. Авылда инде онытыла барган милли гореф-гадәтләрне яңартып, чишмәгә суга төшеп, туй машиналары урынына җигелгән атларга утырып бәйрәм итәсе килгән иде», — дип сөйләде Ирина. Тик һәркемнең тормышын астын-өскә китергән коронавирус аркасында яшьләрнең планнары тормышка ашмый кала. Гомумән, ЗАГСларның башка режимда эшли башлаулары сәбәпле, апрель ахырында узасы туй чак кына өзелми.
Альберт бу мәсьәләне хәл итәргә алына. «Бер ел элек үк Иринага кияүгә чыгарга тәкъдим ясаган идем.
Без туйга озак әзерләндек. Тик шундый хәл килеп чыккач, берни дә эшли алмыйсың. Ләкин бу мине куркытмады, чөнки һәрвакыт куйган максатларыма ирешергә омтылам. Гомумән, минем өчен киртәләр юк», — ди Альберт. Ярдәм сорап, хәтта Удмуртия Башлыгы Александр Бречаловка да мөрәҗәгать иткән ул. Һәм менә узган ялларда аларның туйлары узды. Тик үзизоляция аркасында кафеда да, ЗАГСта да түгел, ә үзләре яшәячәк фатирның балконында, онлайн форматта! Удмуртиядә бу мондый режимда уздырылган беренче туй. «Без алып баручы таптык, туй трансляциясе барачак Интернет платформа турында киңәшләштек. Күлмәк, балдакларны Интернет кибетләр аша сайладык. Ниндидер авырлыклар килеп чыкса, дуслар ярдәм итте. Күп кенә туганнарыбыз, дусларыбыз Татарстанда һәм Башкортстанда яшиләр. Алар безнең чакыруны сөенеп тә, аптырап та кабул иттеләр. Әлбәттә, барысы да узгач, без алар белән очрашып бәйрәм итәчәкбез әле. Тик безнең өчен мөһим бу көнне, онлайн режимда булса да, якыннарыбызның безнең белән булганнарына шатланып бетә алмадык», — ди яшьләр. Иринаның әнисе Резидә ханым Италиядә яши. Бик еракта булса да, Интернет аркылы ул да балаларын тәбрикләде, саф татар телендә котлау сүзләрен әйтте. Шулай ук онлайн туйны бу көнне теләге булган һәркем карый алды.
Күрәсез, саф хисләргә коронавирус та киртә түгел. Яшьләр үзләре туйларын чын могҗизага тиңлиләр. «Хыялланыгыз! Матур теләкләр һәрвакыт чынга аша», — ди алар. Альберт белән Иринага бәхетле, тигез тормыш теләп калабыз!

Эльвира Хуҗина.