Сөй гомерне, сөй халыкны, сөй халыкның дөньясын!



Котлыйбыз


Баш бит - Хатлар — тормыш көзгесе - Могҗизага тиң булды
11.01.2018

Могҗизага тиң булды

“Яңарыш” газетасын яратып укучылар арасында узган лотерея уенында беренче тапкыр катнашып, төп бүләк — сәяхәткә юлламага лаек булдым.

Беркайчан да лотереядә отканым юк иде. Сәяхәткә юллама оту – могҗизага тиң булды. Үзем тумышым белән Әгерҗе районы Салагыш авылыннан булсам да, күршедә генә урнашкан Алабуга шәһәрендә булганым юк иде. Чит җирдәге матурлыкны күрәбез, сөйлибез, шаккатабыз, ә үзебездәгене күреп бетермибез, кадерен белмибез икән.
… Барысы да “Спартак” халык иҗаты йортында узган “Әбиләргә тагын ни җитми?” спектакленә сәяхәттән башланды. Мин инде күп еллардан бирле “Яңарыш” газетасын яздырып алам, бик яратып укыйм, сирәк кенә үзем дә язгалыйм. Газетада “Яңарыш” редакциясе коллективының спектакль әзерләве турында укыгач, Кыш бабайдан бүләк көткән бала кебек түземсезлек белән ул көнне көттем. Сүз дә юк, танылган артистлар куйган спектакль әйбәт. Ә менә үзешчән артистлар куйганы ул бөтенләй башкача. Ул гадилеге, халыкчан уйналуы белән тамашачының күңеленә нык якын була. 75–80нче елларда безнең Салагышта да театр сезоннары уза, һәрбер коллектив спектакль әзерләп, авыл халкына атна саен яңа тамаша күрсәтә иде.
Ниһаять, зарыгып көткән көн килеп җитте. Спектакльгә иптәшләремне дә чакырдым. “Яңарыш”ка язылу квитанциясе буенча лотерея уйнатыла дигәч, “кәҗәсе түгел, мәзәге кыйммәт”, дип, бәхетемне сынап карарга булдым. “Спартак” халык белән шыгрым тулы иде. Кичә бик күңелле барды. Лотерея уйната башлагач, янымда утыручы иптәшем Люция: “Лотереягә катнаштыңмы? Юл­лама сиңа чыксын иде”, — диде. “Гомеремдә бернәрсә отканым юк”, – дип әйтеп бетерүемә, сәхнәгә мине чакырдылар. Люциянең сүзе Раббымның «Амин», — диюенә туры килгәндер. Шулай итеп, мин бу көнне ике куянның койрыгын тотып, ягъни рәхәтләнеп ял итеп, Алабуга шәһәренә сәяхәткә юллама да отып кайттым.
6 гыйнвар иртә­сендә, зур 50 кешелек автобуска утырып, Алабугага юл алдык. 1000 еллык тарихы булган борынгы Алабугага сәяхәтебезне шәһәрнең иске өлешеннән башладык. Шәһәрнең истәлекле урыннарында булдык. Бөек шәхес Надежда Дурованың музее, тормыш юлы белән таныштык, аның изге һәм искиткеч бөек хезмәте турында ишеткәч, бездә бары тик соклану хисләре генә уянды, мәгълүматлар бик тә кызыклы булды, безгә бик тә ошады. Хәтта чит илләрдән килгән туристлар да, журналистлар да аның ки­тапларын сатып алып, шигырьләрен яттан сөйлиләр икән. Аннан соң «Шайтан шәһәрчеге»нә юл тоттык. Бу урынның кызык­лы тарихын тыңладык. Борынгы заманнарда салынган сторожевая башнясының берсе бүгенге көнгәчә сакланган. Өчпочмак формасында салынуының да сере булуы — кыйбла ягына күрсәтүе турында әйткәч, татар тотып карамый ышанмый, дигәндәй, сумкамнан компасны алып, кыйбланы тикшереп карадым. Шәһәрнең зур юбилее уңаеннан төзекләндерелгән, борынгы болгар алымнары белән эшләнгән зур диварны күреп тә куандык, татар халкына карата горурлану хисләре артты. Дивар яныннан искиткеч гаҗәеп табигать күренә. Корылмалар борынгы булуга кармастан, XXI гасырга кадәр үк сакланып калганнар, чөнки алар бик тә чыдам материаллардан эшләнгәннәр. Соңрак атаклы рус язучысы Марина Цветаеваның музее белән таныштык, тормыш юлы белән кызыксындык, аның аянычлы язмышы һәм иҗатының нинди булуын белдек. Тик бәйрәм көннәре булганлыктан, Шишкин музее ябык иде. Шәһәрнең үзәгендә булып, зур шәхесләр укыган Алабуга педагогика университетын да күрдек. Экскурсоводлар сәяхәткә баручыларның сорауларына бик аңлаешлы итеп җавап бирделәр, килү белән чәйләр эчертеп, төшке ашлар белән сыйладылар.
Сәяхәт безгә бик тә ошады. Яңа ел алдыннан шәһәрнең бизәлешенә шаккаттык. Шәһәр үзәгендә утыручы чыршы ясалма камыр ашлары белән бизәлгән. Тарих һәм шундый гүзәллек белән танышу безне илһамландырды. Шушы сәяхәткә бару мөмкинлеге тудырган өчен, “Яңарыш” газетасына зур рәхмәтемне белдерәм. Онытылмас тәэсирләр калдырган мондый сәяхәтләр тагын да күбрәк булсын иде, җәйге чорда тагын бирегә килергә кирәк, дигән теләкләр белән кайттым Алабугадан.

Рәзилә Миннәхмәтова, Ижау шәһәре.