Сөй гомерне, сөй халыкны, сөй халыкның дөньясын!



Котлыйбыз


Баш бит - Әдәби сәхифә - Миһербанлык чишмәсе син булгансыңдыр, Ринат
13.06.2018

Миһербанлык чишмәсе син булгансыңдыр, Ринат

Каләмдәш дустыбыз, Татарстан һәм Удмуртия Язучылар берлеге әгъзасы, республикада татар язучылары оешмасы җитәкчесе Ринат Батталовның безнең белән мәңгелеккә хушлашуы белән килешәсе килми. Әле бүген дә күп кенә танышларым аның арабыздан китүенә ышанмыйлар. Ринатның елмаеп торган ягымлы йөзе күз алдыннан китми. Язмыш аямады, арабыздан иҗат әһелен, гаиләсенең терәген, балаларының әтисен, оныкларының бабасын мәңгелеккә алып китте. Урыны җәннәттә булсын, дип, Ринатның рухына атап кылган догаларыбыз каберен якты, туфрагын йомшак мендәр итсен иде.
Ринатның “Яңарыш” редак­циясенә килеп, каләм тибрәтүчеләр белән аралашып китүе әле дә хәтердә. 1997 елны Удмуртия җирлегендә яшәп иҗат итүче шагыйрьләр һәм үзешчән композиторлар әсәрләре кергән ”Язмышлар авазы” китабында Ринат Гыймазетдин улы Батталовның да 10-15ләп шигыре дөнья күргән иде. Соңрак республика газетасында мәкаләләре еш күренә башлады. Удмуртия җирлегендә дә, Татарстанда да Ринат Батталовның иҗатын татар халкы яратып кабул итте. Язган саен каләме чарлана барды Ринатның.
Анын тагын бер ягын әйтми үтә алмыйм. Ул тырыш һәм ярдәмчел булды. Үз иҗатым артта кала димәде, башкаларга ярдәм итәргә ашыкты. “Яңарыш” газетасында эшләгәндә дә: “Кичләр буе хә­бәрчеләрдән, газета укучылардан килгән шигырьләр белән утырам”, — дип әйтә иде. Язучылар һәм журналистлар белә, кемнеңдер язган шигъри юлларын тәртипкә китереп, газета санына кертеп җибәрүгә караганда, яңа шигырь, йә булмаса, яңа мәкалә язуы җиңелрәк. Ринат Батталов исә һәр авторга остаз булып, яңа шагыйрьләр һәм шигырьләр тудырды. Минемчә, иҗат дөньясына ул төзәткән беренче шигырь белән кереп киткән каләм тибрәтүчеләр һәм иҗат кешесе буларак җитлегеп барган язучылар әле бик күп еллар танылган язучы, шагыйрь, Россиянең атказанган журналистын рәхмәт сүзе белән искә алырлар.
Тормыш ул четерекле, си­кәлтәле, серле. Ринатның да авыр чаклары булгандыр, тик, ул беркайчан да зарланмады. Күңеле нечкә иде аның. Туган авылы су астында калуны бик авыр кичерде, гомеренең соңгы көннәренә кадәр ул бу турыда онытмады, шуңа җаны әрнеде. Күңеленең әрнүләрен ул авылына багышланган шигырьләрендә чагылдырды. Язучының шигырьләре республиканың “Яңарыш” газетасында гына түгел, “Инвожо”, “Луч”, “Кизили” һәм Татарстанның “Казан утлары”, “Мәйдан” журналларында басылып килделәр.
Ул эшенә күрә хөрмәткә лаек булды. Танылган шагыйрьләр Риза Шәфи, Саҗидә Сөләйманова, Шәйхи Маннур премияләре һәм башка югары бүләкләр белән бүләкләнде. Дүрт дистәдән артык эш стажы гына да Ринат дустыбызның уңганлыгы һәм булганлыгы турында сөйли. Әле тагын да бик күп язарга була каләмдәшебез, аның иҗаты турында. Талантлы шагыйрь Ринат Гыймазетдин улы Батталов үзе арабыздан китсә дә, истәлеккә китаплары, хәтерләрдә исеме, хезмәте калды. Татар халкы туган телен, шигырьләрен яшәтә икән, иншаллаһ, Ринат Батталовның исеме дә онытылмас, гасырлар буе яшәр.

Гөлфия Исхакова,Татарстан һәм Удмуртия Язучылар берлеге әгъзасы,
Воткинск шәһәре.

Әлфирә Низамова
Тагын бер югалту

Чатнады, кителде йөрәкләр
Тагын бер зур яра ясалды…
Ул үлде, ул вафат, диделәр…
Ишетәсем килми лә азагын!

Тагын бер югалту язмышта,
Бу дуслар нигә соң китәләр?!
Кайчан соң табылыр дәвалар?
Үлемгә куелыр киртәләр?!

Болытлы… кояш юк…
Күкләр дә ачылмый нигәдер…
Ярый ла күрешеп калганбыз,
Күңелләр, күрәсең, сизгәндер…

Чатнады, кителде күңелләр…
Ник озын булмаган гомерләр?
Әйтелмәгән сүзләр күп калды,
Язылмыйча калган фикерләр…

Тагын бер югалту…
удмуртка, татарга…
Салагыш, Уразай, Рыска…
Сулкылдый йөрәкләр… Уйлата…
Аһ, бу гомерләр бик кыска!

Исәнбай авылы.

Раилә Бариева
Ринат бәете

Бисмилләһи дип башлыймын
Бәетемнең башларын.
Көне-төне абыемны
Уйлый газиз башларым.

Бигрәк тыныч, бигрәк якты,
Йомшак иде күңелең.
Тик әтиебезгә охшап,
Кыска булды гомерең.

Тәкъдир җитмешең тулганчы
Кара гүрләргә кертте.
Гаиләң, дус-туганнарыңны
Бетмәс кайгылы итте.

Ижауга тиз килеп җиттем
Машинага утырып.
Төбәлеп миңа карадың
Күзләреңне тутырып.

Китапларың өстәлеңдә
Торып калды тезелеп.
Шул китапларга карыймын
Үзәкләрем өзелеп.

“Яңа вакыт”, “Яңарыш”та
Бик күпләр сине белде.
Ижау мәдәниятенә
Синең дә өлеш керде.

“Хәерле кич” тапшыруын
Карадык без жыелып.
Керфекләребез чыланды —
Калалмадык тыелып.

Өй артымдагы миләштә
Кошлар канат кагына.
Сине белгән бар кеше дә
Бик өзелеп сагына.

“Янарыш”ка рәхмәтле,
Сине бик яраттылар.
Соңгы юлга да зурлап,
Хөрмәтләп озаттылар.

Ак күбәләк булып кайтыр
Җаннарың атнакичтә.
Догабыздан калдырмабыз,
Оныта алмабыз һич тә.
Уразай авылы.