Сөй гомерне, сөй халыкны, сөй халыкның дөньясын!

Котлыйбыз


Баш бит - Хәбәрләр - Миңгол Галиев: «Моң һәм дин милләтне саклый»
20.09.2017

Миңгол Галиев: «Моң һәм дин милләтне саклый»

17нче сентябрьдә Удмуртия татарларының милли-мәдәни автономиясе, “Спартак” халык иҗаты йорты, “Яңарыш” газетасы редакциясе мөнәҗәтләр әйтү бәйрәме уздырды. Бәйрәмдә Кияс районыннан, Сарапул, Воткинск, Ижау шәһәрләреннән, Татарстанның Әгерҗе районы Аккуҗа авылыннан мөнәҗәт әйтүчеләр катнаштылар. Удмуртия Диния назәрәте Идарәсенең Президиумы әгъзасы, Ижау Җәмигъ мәчетенең имам-хатибы Исмәгыйль хәзрәт Шәйхетдинов, Татарстан Республикасының халык артисты, Россия Федерациясенең профессиональ мәгариф системасының мактаулы хезмәткәре, профессор, күп җырчыларның остазы Миңгол Галиев — бәйрәмнең бизәге булдылар.

Бәйрәм Диния Кәримуллина җитәкчелегендәге “Рәйхан” ансамбле башкаруында әлеге “Кунаклык” мөнәҗәте белән башланып китте. Диния бу өлкәдә һөнәри дәрәҗәдәге белгеч. Студент елларында “Җомга көн” фольклор ансамблендә шөгыльләнгән. Хәзер бу эшне “Рәйхан” ансамбле белән дәвам итә. Әйе, Удмуртия җирендә яшәп, туган телебездә сөйләшеп, халкыбызның күңел җәүһәрләрен барлый һәм аларны киләчәк буыннарга җиткерә алуыбыз белән бәхетле без. Кичәбезнең максаты да — ерак  буыннардан килгән борынгы хәзинәбез, мөнәҗәтләрне, дәү әтиләрдән, әниләрдән оныкларга ишеттереп, аларны юкка чыгудан саклап калу, мөнәҗәтләр аша яшьләрдә ата-ана хакы, туган илгә мәхәббәт, миһербанлылык, кешелеклелек, гаделлек төшенчәләрен тирәнәйтү иде.

Исмәгыйль хәзрәт Шәйхетдинов мөнәҗәтләргә дини яктан аңлатма бирде. “Мөнәҗәтләр — халкыбыз авыз иҗатында мөһим урын алып торалар. Мөнәҗәт — мөселман культурасы белән бәйләнешле, фольклор белән язма әдәбият арасында торучы лирик жанр. “Мөнәҗәт” — гарәп теленнән алынган сүз, ялгызлыкта үз-үзең белән сөйләшү, Аллаһы Тәгаләгә мөрәҗәгать итү, ялварып ярлыкауны сорау дигәнне аңлата, Аллаһка сыену (сыгыну), ярдәм сорап ялвару, серләшеп, ихлас күңелдән эчеңне бушатып, җиңеллек һәм котылу эзләү мәгънәсендә. Безнең мөнәҗәтләрнең нигезендә — Аллаһыга ялвару, мөрәҗәгать итү. Чөнки кешенең бөтен көндәлек тормышы, аның гомере, һәр адымы, яшәеше һәм язмышы Аллаһы тарафыннан хәл ителә һәм башкача берничек тә була алмый, бабаларыбызга этник йөзебезне һәм динебезне сакларга, халык буларак исән калырга ярдәм иткән мәдәни мирасыбызның бер өлеше — мөнәҗәтләр”, — диде ул. Тамашачыларны дини яктан мөнәҗәтләр әйтү, җырлау кагыйдәләре дә кызыксындырды. Исмәгыйль хәзрәт әлеге сорауларга ачыклык кертте.

Кияс районы Тауҗамал авылыннан килгән Галия апа Мәҗитова быел да көчле тавышы, хәтере белән сокландырды. Быел ул үзе белән мөнәҗәт әйтергә Зөлхиҗҗә апа Гыйләҗеваны да иярткән. Сарапул шәһәреннән килгән Нәсимә апа Төхвәтуллина, Рәмзинә апа Хаҗиәхмәтова, Гамбәрия апа Шәяхмәтованы алып килделәр. Икенче ел рәттән аларны оештырып алып килүе өчен Роберт Рыбаковка рәхмәт. Ул үзе дә, кызыксынып мөнәҗәт әйтүчеләрне видеотасмага төшерде. Воткинск шәһәреннән килгән “Тургай” ансамбле җитәкчесе Гөлфия Исхакова үзе иҗат иткән мөнәҗәтне халыкка бәян итте. Ансамбль әгъзалары да көчле тавышлары белән тамашачыларны җәлеп иттеләр. Әгерҗе районы Аккуҗа авылыннан ел саен әлеге кичәгә ашкынып килүче Зәмфирә апа Дәүләтшина мөнәҗәт кенә түгел, бәет тә укып, үзенең осталыгын күрсәтте. Ижау шәһәреннән Фәния апа Гаделшина, Шәфика апа Таҗетдинова, Феликс абый Мансуровлар сафына быел Ирек абый Мөхәммәтҗанов, Әнисә апа Закирова, Хәлимә апа Шәмсиевалар өстәлде. Хәлимә апаның мөнәҗәте тарихы кызыклы. Аның әнисе улы югалгач яза бу мөнәҗәтне. «Эчтәлегендә ананың бала өчен кайгыруы, күз яшьләре ята. Шунысы кызганыч, быел Юкамен районыннан транспорт булмау сәбәпле балалар килә алмадылар, ә мөнәҗәт әйтү буенча призлы урыннар яулаган “Асылъяр” җыр һәм бию ансамбле икенче чарада катнашу сәбәпле, бу бәйрәмнән читтә калдылар.

Алдан әйткәнемчә, бәйрәмнең бизәге Миңгол ага Галиев булды дисәм дә ялгыш булмас. 77 яшьлек Миңгол ага олысы-кечесенең күңеленә үтеп кереп, алар белән бер телдә сөйләште ул көнне. Килеп керү белән залдагыларга мөнәҗәт әйтү, вокал буенча остаханә үткәрде. “Халык телне белмәсә, җыр кая китәр дип әйтәләр. Җыр беркая китми, җыр халык телен саклый, моңын саклый. Минем әйткәнем бар: моң һәм дин — милләтебезне саклый торган иң зур чараларның берсе. Һәм шул ук вакытта бөтен дөнья халкы арасында татар халкының саклануына да ярдәм итә. Ходай кешегә аз гына булса да җырлау сәләте биргән икән, аны үстерергә, талантны камилләштерергә кирәк, җыр аша матурлык тәрбияләп була. Иң аңлаешлы сәнгать – ул — җыр сәнгате. Кеше авазы сихри тәэсиргә ия. Легендар музыкант Орфей турындагы риваятьне хәтерлисезме икән, ул кифарасы кылларына кагылуга аның артыннан кешеләр генә түгел, ерткыч җанварлар да ияргән, диңгезләр тынып калган. Һәркемнең дә кешелекне җәлеп итә торган әнә шундый сихри авазы була, мин шәкертләремә шул авазны табарга булышам. Үзең генә түгел, йөрәгең җырларга тиеш”, — диде ул үзенең чыгышында.

Адәм баласының бәгыреннән, күңел түреннән сызылып чыккан мөнәҗәтләрне тыңлаган саен, уй-фикерләребез чистара, күңел­ләребез сафлана. Кичәбездә яңгыраган мөнәҗәтләребез дә катнашучыларның күңелләренә барып ирешкәндер дип ышанасы килә. “Киләсе елда да тагы очрашырга язсын! Бер очрашу — бер гомер бит”, — дип таралыштылар бәйрәмгә килүчеләр. Бирсен, Ходай!

Кадерле милләттәшләр! Халкыбыз гореф-гадәтләре, йолалары онытылмасын иде. Милләтебезнең тутыкмас күңел энҗеләрен барлауга юнәлдерелгән бу очрашу уйландырыр, анда әйтелгән мөнәҗәтләр җанга рәхәтлек бирүче аһәң булып яңгырар.

Бәйрәмне оештыруда зур ярдәм күрсәткән Бөтендөнья татар конгрессына, Удмуртия татарларының милли-мәдәни автономиясе рәисе Рәмзия Габбасовага, “Спартак” халык иҗаты йорты җитәкчелегенә, Исмәгыйль хәзрәт Шәйхетдиновка, республиканың төрле төбәк­ләреннән җыелган мөнәҗәт әйтүчеләргә зур рәхмәтебезне белдерәбез һәм милләтебезнең һәрбер кешесе, милләт язмышы өчен борчылып, бай рухи мирасыбызны яшь буынга тапшыруда ярдәм итеп яшәсен иде дигән теләктә калабыз. Мәкаләмне “Кунак­лык” мөнәҗәтенең сүзләре белән тәмамлыйм:

Рәфилә Рәсүлева.