Сөй гомерне, сөй халыкны, сөй халыкның дөньясын!



Котлыйбыз


Баш бит - Хәбәрләр - Михаил Калашников: «Мин коралны кешеләрнең гомерен өзү өчен түгел, Ватанны саклау өчен уйлап таптым»
13.11.2019

Михаил Калашников: «Мин коралны кешеләрнең гомерен өзү өчен түгел, Ватанны саклау өчен уйлап таптым»

10 ноябрьдә Ижауда легендар конструктор Михаил Калашниковның тууына 100 ел тулуны билгеләп үттеләр. Чара Михайло-Архангельский соборында руханиларның Михаил Калашников рухына гыйбадәт кылудан башланды. Аннан соң Михаил Тимофеевич Калашников һәм СССР маршалы Дмитрий Федорович Устиновның бюстларына тантаналы төстә чәчәкләр салынды. Анда Удмуртия Республикасы Хөкүмәте Рәисе Ярослав Семенов, Удмуртия Республикасы буенча Баш федераль инспектор Сергей Панов, Удмуртиянең хәрби комиссары Александр Комлев, Дәүләт Советы, РФ Дәүләт Думасы депутатлары, Федерация Советы әгъзалары, сугыш, хезмәт һәм хокук саклау органнары, корал җитештерү оешмалары вәкилләре, «Яшь армиячеләр» хәрәкәтендә, кадетлар һәм хәрби-патриотик берләшмәләрендә катнашучылар, локаль сугыш ветераннары оешмалары әгъзалары, хезмәт коллективлары, иҗтимагый берләшмәләр вәкилләре, шәһәр халкы һәм кунаклар катнашты.

Дөньяның дистәләгән илләре армияләре АК-47не хәрби корал итеп алалар һәм аны иң камил ату коралы дип таныйлар. Алты илдә Калашников автоматы дәүләт символикасы элементы итеп сайланган, автомат әлеге дәүләтләрнең флагларында һәм гербларында сурәтләнгән. Михаил Тимофеевич Калашников һәм Дмитрий Федорович Устинов Россиянең оборона сәләтен һәм дөньяның күп кенә илләренең бәйсезлеген тәэмин итү эшенә бәхәссез зур өлеш керттеләр.
Бу көнне шулай ук М.Т. Калашников исемендәге ату кораллары музей-күргәзмә комплексында «Михаил Калашников. Язмыш траекториясе» дигән экспозиция эшли башлады. Музей директоры Ольга Минервина билгеләп үткәнчә, күргәзмәгә тулысынча реконструкция ясалган, музейда төзекләндерү эшләре тәмамланган, теләгән һәркем өчен ишекләре ачык. Бу мультимедиа һәм VR-технологияләр, мәгълүмати платформалар, тачскриннар һәм 3D-модельләр кулланып эшләүче бик “акыллы” экспозиция.
Ижауда узган тантаналы концертның темасын коралчы үзе бик еш кабатлаган: «Мин коралны кешеләрнең гомерен өзү өчен түгел, ә Ватанны саклау өчен уйлап таптым» дигән сүзләренә нигезләнгән иде.
Сугыш яшь сержант-танкистны автомат уйлап табарга мәҗбүр итә, ул корал аңа дөньякүләм танылу гына түгел, данга күмә, табигатьне яратучы һәм шигырьләр иҗат итүче тыныч кешенең тормышына зур үзгәреш кертә.
Удмуртия Республикасы Хөкүмәте Рәисе Ярослав Семенов билгеләп үткәнчә, Михаил Тимофеевич Калашниковның 100 яшьлек юбилее – уртак бәйрәм. «Легендар конструкторга корал җитештерү эшен үстерүгә керткән өлеше өчен тагын бер кат «Зур рәхмәт!» дип әйтергә мөмкинлек бирә. Бүген аның ярдәмендә Удмуртия Респуб­ликасы турында Россиянең корал башкаласы буларак сөйлиләр. Безнең горурланырлыгыбыз бар: бүген Россиядә җитештерелә торган ату коралының 90%тан артыгы Удмуртиягә туры килә. Безнең легендар «Калашников» концерны дөньядагы ату коралының 20%тан артыгын җитештерә. Тик әйдәгез, Михаил Тимофеевичның: «Мин үз коралымны Ватанны саклау, тынычлык өчен булдырдым» дигән сүзләрен тагын бер кат искә төшерик. Минем уйлавымча, хәзер ул безнең оборона предприятиеләрендә тыныч тормыш продукциясе җитештерүнең артуын күреп горурланыр иде. Белгәнегезчә, Россия Президенты Владимир Владимирович Путин йөкләмәсе нигезендә, быел бу үсеш 10%тан артык тәшкил итәчәк. Михаил Тимофеевичның Ижау һәм Удмуртиянең корал җитештерү традицияләрен дәвам итүен, бөтен гомерен үз эшенә багышлавын тагын бер кат кабатлап үтү һич артык булмас дип уйлыйм. Ул легенда булу өчен туган», — диде Ярослав Семенов.
Концертта А.В. Мамонтов исемендәге «Италмас» җыр һәм бию ансамбле, Удмурт дәүләт фольклор җыр һәм бию театры, Опера һәм балет театры һәм «Ижевск» муниципаль хореография ансамбле солистлары, Удмурт дәүләт филармониясенең ирләр вокал квартеты, «Голос» проектында катнашучы Арина Петрова, шулай ук «Примавера» вокаль ансамбле катнашты.

Элмира Нигъмәтҗан.