Сөй гомерне, сөй халыкны, сөй халыкның дөньясын!



Котлыйбыз


Баш бит - Белем һәм тәрбия - Мин — «җитәрлек яхшы» әни
21.11.2019

Мин — «җитәрлек яхшы» әни

Ул беркайчан да баласына кычкырмый. Кул күтәрү яки каеш күрсәтү турында сүз дә булырга мөмкин түгел! Баласы белән сәгатьләр буе рәсем ясап, пластилиннан әвәләп утырырга әзер. Үзе шөгыльләнү генә аз, баланы төрле түгәрәкләргә, спорт секцияләренә йөртеп, бар яктан да сәләтен үстерә. Аңлагансыздыр, сүз — яхшы әни турында.
Мондый әни сабый күңелендәге бөтен серләрне белә, чөнки аның тормышы, хис-кичерешләре белән гел кызыксынып тора. Аның баласы беркайчан авырмый, чөнки яхшы әни барлык авырулардан профилактика чарасын алдан ук күреп куйган була. Ул кибетләрдә йөреп вакыт уздырмый, телефоннан сәгатьләр буе такылдый торган дусты да юк. Яхшы әни гаилә әгъзаларын гел өйдә пешкән, тәмле, файдалы ризыклар белән генә сыйлый. Гомумән, аның өендә тузан бөртеге дә күренми торган идеаль тәртип. Ух, бетте кебек… Әә, юк икән әле! Идеаль әни — яхшы хатын да булырга тиеш бит! Иренә игътибарлы, чибәр, гел елмаеп кына торучан. Әниләр, сез шундыймы? Мин дә юк!
Беренче улым тугач та, шушы идеальлеккә омтылу теләге көчле иде. Сабыйны үтүкләнмәгән биләүгә төрү гөнаһка тиң иде. Балаң көйсезләнә, ә синең үтереп чәй эчәсең килә, ди. Бу очракта чәй көтәр, баланы елатырга ярамас. Ирең кайтуына ашарга пешкән, өй җыештырылган булмаса, күңелнең бер почмагы «яхшы хатын мондый булмый» дип такылдый башлый. Баланы телевизор каршына утырту турында сүз дә юк! Яхшы әни икәнсең, аның белән бергә рәсем яса, әвәлә, китап укы, кыскасы, күңелен күр, сәләтен үстер! Бүген исә бөтен кыйммәтләр күп балалы әни каланчасыннан кире каралган. Һәр нәрсәнең чамасы булырга тиеш дигән катгый фикергә киленгән. Идеаль әни булу артык, «җитәрлек дәрәҗәдә яхшы» булсаң да ярый. Сүз уңаеннан, психолог­лар хәтта шундый термин уйлап тапкан икән.
Минем яхшылыгым җитәрлек дәрәҗәдәме, юкмы икән дип башыгызны авырттыра күрмәгез тагын. Җитәрлек дәрәҗәдә яхшы әни булу — балаң өчен кулыңнан килгәнне эшләү, шул ук вакытта ялгышларга да урын калдыру дигәнне аңлата. Мин ялгыштым, аны хәзер ничек төзәтим инде, дип, аһ-вах килмичә генә, һәр очрактан сабак ала белү дә әле ул.
Хәер, кемнең нинди әни булуын бары тик вакыт кына күрсәтә ала, минемчә. Үсемлекне җимешенә карап бәяләгән төсле, безнең хактагы уңай яки тискәре фикергә дә балаларыбыз, аларга биргән тәрбиябез сәбәпче булачак. Минем күңелгә бер фикер иясенең сүзләре якын. Ул болай дигән: «Балаларыгызны тәрбияләмәгез, үзегезне тәрбияләгез, балалар барыбер үзегезгә охшаган булачак». Ә сез килешәсезме?

Рамилә Уваева, Казан шәһәре.