Сөй гомерне, сөй халыкны, сөй халыкның дөньясын!



Котлыйбыз


Баш бит - Яшьлек адымы - Мин — татар булуым белән горурланам
13.03.2020

Мин — татар булуым белән горурланам

Гүзәл Галиуллина, «Татар кызы -2020» конкурсында катнашучы:
«Әйе, чыннан да, мин татар булуым белән бик горурланам. Минем уйлавымча, татарлар – бик үзенчәлекле халык. Һәрбер кеше үз халкының үткәнен, борынгы әби-бабай­ларның ничек көн иткәнен, ниләр белән шөгыльләнгәнен, гореф-гадәтләрен, йолаларын һәм үз туган телен белергә тиеш. Халык бәйрәмнәре, йолалары – кешене тормыш тәртипләренә һәм таләпләренә күнектерергә ярдәм итә. Чөнки ул бәйрәмнәрне халыкның олысы-кечесе бергәләп уздыра. Яшь буын бәйрәмдә катнашып, аның тәртибен кечкенәдән үк өйрәнеп үсә, милли тәрбия ала».

 

 

 

Ләйсән Арсланова, «Татар кызы -2020» конкурсында катнашучы:
«Мин татар хал-кының тарихын, гореф-гадәтләрен һәм тра­ди­цияләрен яратам. Шуларның берсе — Сабантуй бәйрәме. Сабантуй бәйрәме иң мөһим бәйрәмнәрнең берсе булып санала. Ул чәчү эшләренең тәмамлануын символлаштыра. Тантананың иң кызыклы өлешләре — йөгерү, көрәш, ат чабышлары, төрле ярышлар…
Шулай ук татар язучыларының әсәрләрен яратып укыйм. Аларның кайберләре : Гаяз Исхакыйның «Көз» повесте, Гадел Кутуйның «Тапшырылмаган хатлар» әсәре, Габдрахман Әпсәләмовның «Ак чәчәкләр» романы, Галиәсгар Камалның «Беренче театр» комедиясе. Язучылар үз әсәрләрендә татар халкының бөтен рухын чагылдырганнар. Минемчә, һәр халык үзенчә матур. Мин үз халкым белән горурланам».

Регина Хаҗиева, «Татар кызы -2020» конкурсында катнашучы:
«Татар халкы – бай тарихлы халык. Аның тамырлары борынгы төрки чорларга ук барып тоташа. Соңрак болгар бабаларыбыз Урта Идел буенда Идел буе Болгар дәүләтен нигезләгәннәр. Ул үз чоры өчен шактый югары үсеш баскычына ирешкән булган. Танылган шагыйрь Кол Гали биредә үзенең атаклы “Кыйссаи Йосыф” әсәрен иҗат итә. Әлеге әсәр безнең көннәргә кадәр килеп җиткән.
Без – Тукайлы халык. Ул – татар әдәби теленә нигез салучы шагыйрьләрнең берсе. Халкыбызның Муса Җәлил, Фатыйх Кәрим кебек Ватан азатлыгы өчен җаннарын да кызганмаган батыр уллары бар. Илһам Шакиров һәм Әлфия Авзалова кебек ул-кызлары исә сәнгать өлкәсендә аның исемен еракларга яңгыраталар.
Менә шуның өчен дә мин халкымның бер вәкиле булуым белән чиксез горурланам!»