Сөй гомерне, сөй халыкны, сөй халыкның дөньясын!



Котлыйбыз


Баш бит - Алтын йомгак - Мин мәктәпкә әзер!
30.08.2018

Мин мәктәпкә әзер!

Җәй көне безнең Нарат авылы бик матур. Якында гына Көтмәс елгасы ага. Җәй буе рәхәтләнеп су коендык. Авылыбызга төрле яктан урманнар терәлеп тора. Каен җиләге, кара җиләк, кура җиләге, шомырт уңды быел. Әни белән урманның сый-нигъмәтләрен җыеп, тәмле кайнатмалар әзерләдек.
Минем ике абыем бар. Аларның шәһәрдән кайтуын көтеп алам. Айнур абыем Сарапул шәһәрендә полиция хезмәткәре булып эшләгәч, авылга еш кайта алмый. Фирзәр абыем Чаллы шәһәрендә эшли. Ул кайткач, шәһәргә барабыз, шәһәр белән танышабыз.
Җәй айларында да мин уку белән шөгыльләнүдән туктамадым. Чөнки Сарапул шәһәренең 1нче мәктәбендә эшләүче икетуган Гөлфинә апам ялга кайткач, мин һәрвакыт аның янында булдым. Үткән дәресләрне кабатладык, яңаларын өйрәндек.
Ә быел мин Девятерня мәктәбенең өченче сыйныфына укырга барам. Сыйныфта җиде бала укыйбыз, сыйныф җитәкчебез — Гүзәлия апа Габбасова. Гүзәлия апаны барыбыз да яратабыз, шуңа күрә мәктәпкә барырга ашкынып торабыз. Нарат авылыннан безне, биш баланы, мәктәпкә автобус илтә, алып кайта. Автобус барыбызны да бер вакытта алып кайт­кач, өстәмә түгәрәкләргә кала алмыйбыз. Девятерня укучыларының бию, спорт түгәрәкләрендә шө­гыльләнгәннәренә кызыгабыз.
Җәй сизелмичә үтте дә китте. Быел буйга үскәнмен, кабат мәктәп формасы алырга туры килде. Әни шаярып: “Абыйларыңны узып китәсең инде, кызым”, — ди. Тиздән, бик тиздән сыйныф җитәкчебез Гүзәлия апа белән мәктәп директоры Айнур абый, барлык укытучылар: “Хуш килдегез!” – дип каршы алачак­лар!

Гүзәлия Рәсүлева, Девятерня мәктәбе. Фотосурәттә автор.