Сөй гомерне, сөй халыкны, сөй халыкның дөньясын!



Котлыйбыз


Баш бит - Хәбәрләр - Мин авылда яшәү рәвешен сайлыйм
25.07.2019

Мин авылда яшәү рәвешен сайлыйм

Менә шулай дип аталды 18 июль көнне Удмуртия Республикасы Журналистлар берлеге, Матбугат һәм массакүләм коммуникацияләр агентлыгы уздырган түгәрәк өстәл. Очрашуга Удмуртия Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Ольга Абрамова килгән иде. Сүз бүгенге көндә бик актуаль булган авылларны торгызуга бәйле мәсьәләләр турында барды.

Министр әлеге теманың Удмуртия өчен мөһим булуына игътибарны юнәлтеп: “Республикада яшәүче халыкның өчтән бер өлеше авылларда гомер кичерә, шуңа күрә авыл­ны социаль үстерү — безнең төп бурыч. Удмуртия 2003 елдан бирле авылларны тотрыклы үстерүгә юнәлдерелгән федераль программада актив катнаша”, — дип билгеләп үтте. “Соңгы 16 ел эчендә 196,4 мең кв.м. торак файдалануга тапшырылды, авылда яшәүче 13762 кешенең торак шартлары яхшыртылды, 222,4 км суүткәргеч һәм 1860,6 км газ бүлү челтәрләре файдалануга тапшырылды.
2015 елдан башлап авылларда 116,7 км автомобиль юллары норматив хәлгә китерелде. 2016 елдан Удмуртия федераль программада катнашуын киңәйтте – ФАПлар һәм спорт корылмалары төзелә башлады, ә 2017 елда авыл җирлегендә яшәүче гражданнарның җирле инициативаларына грант ярдәме күрсәтү буенча беренче тәҗрибә тупланды — 59 проект гамәлгә ашырылды”, – дип сөйләде ул.
Гомумән алганда, 16 ел эчендә авылда социаль объектлар төзелешенә 7,8 млрд сум акча кертелгән. Быел да эш дәвам итә, бюджетта 1 млрд 222,3 млн сум акча каралган, бу 2018 елга караганда шактый күбрәк. Программаның барлык юнәлешләре буенча 759,5 млн сум сарыф ителгән.
Моннан тыш, министр «Авыл территорияләрен комплекслы үстерү» дип аталган яңа дәүләт программасының нечкәлекләре турында сөйләде. Россия Президенты Владимир Путин тарафыннан тәкъдим ителгән әлеге программаны гамәлгә ашыру 2020 елның 1 гыйнварыннан башланачак. Удмуртия бу яңа программада катнашу өчен төбәк заявкасын беренчеләрдән булып формалаштырган. Ольга Абрамова билгеләп үткәнчә, республиканың 25 авыл муниципаль берәмлегенең барлык проектлары да әлеге заявкага кергән. Иң күп проект (140тан артык) Сарапул районыннан булган. Заявкаларның гомуми суммасы 9,6 млрд сумны тәшкил иткән.
“Без авыл территорияләрен үстерүгә федераль акчаларны максималь күләмдә җәлеп итә алырбыз, дип өметләнәбез. Бу акчалар барлык районнарны төзекләндерү өчен мөмкинлекләр ачар. Соңгы 16 елда шактый күләмле эш башкарылса да, авылларда яшәүчеләрнең шәһәргә чыгып китү теләге тумасын өчен, һәр авылда уңайлы шартлар тудырылмаган әле», — дип нәтиҗә ясады Ольга Абрамова.
“Авыл территорияләренең заманча йөзе” – монысы да киләсе елда безнең дәүләт программасы кысасында гамәлгә ашырылачак яңа проектыбыз. «Ул югарыда телгә алынган билгеле бер территорияне үстерергә мөмкинлек бирә. Димәк, федераль бюджеттан чыгымнарны финанслау максатчан билгеләнү белән генә чикләнмәячәк, — дип дәвам итте министр. — Аерым алганда, социаль учреждениеләр өчен транспорт чаралары сатып алырга, газ бүлү челтәрләре төзергә, су белән тәэмин итү, канализация белән бәйле мәсьәләләрне хәл итәргә мөмкин. Бу очракта федерациянең төп таләпләреннән берсе — халыкның һәм бизнесның проектларны тормышка ашыруда катнашуы».
Министр сүзләренчә, яңа программада авылны кадрлар белән тәэмин итүгә дә игътибар бирелә. Авыл хуҗалыгы предприятиеләренең югары уку йортларында яшьләрне максатчан укытуга субсидия алу мөмкинлеге барлыкка киләчәк (уку бәясенең 30% ына кадәр). Шулай ук студентларны җитештерү практикасына җәлеп итү белән бәйле чыгымнарның 30% күләмендә компенсация каралган.
Массакүләм мәгълүмат чарала ры вәкилләре аграр уку йортларын тәмамлаучыларны юллама буенча эшкә җибәрү системасына кире кайту кирәклеген ассызыкладылар. «Юллама белән эшкә җибәрү бик әһәмиятле. Бушлай укырга кереп, дәүләт акчасына агроном яки ветеринария табибы һөнәрен үзләштерә икән, ул белгеч дәүләт акчасын эше белән кайтарырга бурычлы”, — диде Ольга Абрамова.
“Түгәрәк өстәл”дә агротуризмны үстерергә, федераль «Ерак Көнчыгыш гектары» кебек программа булдырырга, МТС челтәрен торгызырга кирәк дигән тәкъдимнәр дә яңгырады. Фермерлыкны үстерү, тәҗрибә уртаклашу, авыл хуҗалыгы предприятиеләренең банкротлыгы проблемалары, намуссыз бизнесменнарга каршы көрәш алымнары, фермалар, авыл тормышы, илнең һәм дөньяның эре җитештерү тармаклары белән тәҗрибә уртаклашу турында фикер алышу булды.
Журналистлар балтырганга каршы көрәш турында сораулар бирделәр. Министр агулы үсемлеккә каршы көрәшү өчен юл картасы төзелүе турында әйтте. Балтырган котырып үскән урыннар турында министрлыкка хәбәр итәргә кирәклеген искәртте. «Яңгырлар аркасында мал азыгы әзерләү тоткарланмыймы?» – дигән сорауга ул: “Хәзерге вакытта күп хуҗалыклар мал азыгын әзерләү планын 150% ка үтәделәр, шуңа күрә дулкынлану өчен сәбәп юк. Салам эзләп, башка төбәкләргә чыкмаячакбыз”, — диде.

Элмира Нигъмәтҗан.