Сөй гомерне, сөй халыкны, сөй халыкның дөньясын!



Котлыйбыз


Баш бит - Хәбәрләр - “Минем әби” конкурсы игълан ителде
29.03.2018

“Минем әби” конкурсы игълан ителде

«Известия Удмуртской республики» газетасы VI республикакүләм “Минем әбием” конкурсын игълан итә. Ул 5 марттан -13 майга кадәр дәвам итәчәк. Гадәттәгечә, конкурс 2012 елда республикада игълан ителгән Әбиләр көненә багышланган.

Фотоконкурста Удмуртиядә яшәүче һәр кеше катнаша ала. Моның өчен iur@bk.ru  яки yanarysh@mail.ru электрон адресына әбиегезнең фотосын җибәрергә кирәк. Фотосурәткә әби турында кыска аңлатма-белешмә булырга тиеш.

Тулырак мәгълүмат  «Известия Удмуртской Республики» газетасында,  сайтында (izvestiaur.ru) һәм Вконтакте төркемендә бар.

Конкурс кысаларында шулай ук  “Минем әбием”, “Минем бабам” дигән темаларга иҗади конкурс та игълан ителә. Биредә төрле жанрдагы иҗат эшләре кабул ителә: рәсем, чигү, бәйләү, квиллинг, скрапбукинг һәм башка кул эшләре.

Җиңүчеләрнең әбиләрен кыйммәтле бүләкләр көтә. Ә май ахырында нәтиҗәләр ясау тантанасында төп бүләк уйнатылачак.