Сөй гомерне, сөй халыкны, сөй халыкның дөньясын!



Котлыйбыз


Баш бит - Хәбәрләр - «Миләшлек»кә рәхим итегез!
26.09.2019

«Миләшлек»кә рәхим итегез!

23 сентябрьдә Ижауда Миләшлек скверын ачу тантанасы булды. Ул — шушы көннәрдә ачылучы 5 скверның икенчесе. Сквер Индустриаль районда — 9 Января урамындагы 163-183а санлы торак йортлар ишегалдында урнашкан.

Сквер Россия Президенты Владимир Путин тәкъдиме белән булдырылган «Торак һәм шәһәр мохите» милли проекты кысаларында төзекләндерелде. Якын-тирәдә яшәүчеләр аның ачылуын бик көттеләр. Бу урында ара-тирә агачлар гына үсеп утырган булса, биредә хәзер һәркем рәхәтләнеп ял итә ала. Микрорайонда яшәүчеләр иҗтимагый тавыш бирү вакытында скверны булдыруны хупладылар, төзекләндерү проектын эшләүдә катнаштылар, эш барышын контрольдә тоттылар. Башкарылган эшләр өчен якынча 17 млн сум сарыф ителгән. Шуның 16 млн сумы — федераль бюджеттан, 1 млн сумы — Ижау Шәһәр думасы депутатлары хисабыннан. Сквер территориясендә 120дән артык агач утыртылган, яңа яктырткычлар һәм эскәмияләр урнаштырылган, җәяүлеләр өчен сукмаклар булдырылган. Балалар өчен — атынгычлар, уен мәйданчыклары, комлыклар, таулар, спорт сөючеләргә урам тренажерлары куелган. Ижау Шәһәр думасы депутаты Алексей Гарипов: «Миңа монда фонарьларның ябыл­ган булуы, бордюрларның булмавы ошый. Гадәттә бордюрга самокат-роликлар белән килеп бәрелеп, бала да җәрәхәт ала, бордюр да җимерелә, транспорт-ка да зыян килә. Язын кар сулары агу өчен дә җайланмалар, канаулар ясадык. Без шулай ук түбәнлектә урнашкан 63нче санлы балалар бакчасын да кайгырттык. Язын аңа һәрвакыт су басу куркынычы яный иде. Ә без су чыгару системасын күздә тоттык, әлеге бакчага хәзер куркыныч янамаячак. Шулай ук кышын карны кар чистарткычлар белән чистартып булачак. Кар шәһәрчегенең кайда төзеләчәген дә алдан уйлап куйдык. Тора-бара кимчелекләр табылса, аларны төзәтербез. Мин үзем дә әлеге районда яшим», — диде. Аның кызы да әлеге мәйданчыкны ошатуын җиткерде. Ижау шәһәре башлыгы Олег Бекмеметьев шушы көннәрдә Кошлар скверы, М.Т.Калашников исемендәге сквер ачылачагын, коралчы Драгунов исемендәге сквер яңартылуын белдерде.
Скверны ачу тантанасында яңа сәхнәне дә сынап карарга өлгерделәр – биредә күрше йорт-ларда яшәүчеләр өчен бәйрәм концерты узды. Районда була торган чараларны да биредә уздыру мөмкинлеге булачак. Скверның үзендә исә, утын кисү, армрестлинг буенча ярышлар узды. Остаханәләрдә миләштән төймәләр ясарга, көзге чәчәк-яфраклардан такыя үрергә, пластилиннан миләш рәсеме төшерелгән 3-D открыткалар ясарга мөмкин иде.
Үзем дә әлеге районда яшәгәнлектән, бу скверны бик шатланып кабул иттем. Улым Казанга барган саен «Кайчан бездә дә урамда тренажерлар булыр икән?» дип аптырата иде. Менә, Аллага шөкер, булды анысы да. «Өлкәннәр көне уңаеннан да төрле бәйрәм чаралары биредә узачак», — дип белдерде Алексей Гарипов. Димәк, шәһәр халкына ялларны файдалы уздыру өчен тагын бер мәйданчык барлыкка килде.
Сквер ачылышында бик күп кеше катнашты. Балалар мәйданчыкларында шатлыклы көлү тавышлары яңгырый, тренажерларда яшьләр, яшүсмерләр шөгыльләнә, эскәмияләрдә өлкән буын вәкилләре ял итә. Барысы да бик канәгать. Тик булганның кадерен белеп, ватмый, сындырмый, бозмый сакларга гына кирәк.

Гөлнара Вәлиева.