Сөй гомерне, сөй халыкны, сөй халыкның дөньясын!



Котлыйбыз


Баш бит - Публицистика - Милләт язмышы — үзебезнең кулда
24.10.2018

Милләт язмышы — үзебезнең кулда

Галимнәр, тарихчылар, туган якны өйрәнүчеләр Якшур-Бодья авылының барлыкка килүе турында ике төрле риваять әйтәләр. Салкын кышның бер көнендә Ижаудан төньякка таба бер юлчы, кырык чакрым китеп, Якшурка елгасына килеп җитә. Кире кайтканда, адашмаска дип, юл буена таяклар кадап бара. Удмурт теленә таяклар “боды” дип тәрҗемә ителә. Нәкъ әлеге сүзләрдән Якшур-Бодья авылы атамасы килеп чыга. Икенче риваять буенча XVIII гасыр башында “бодья” нәселе удмуртлары, Якшурка елгасы янына күчеп утырып, Якшур-Бодья авылы ясаганнар. Тарихта 1824 елда император Александр Iнең Себер тракты аша Ижау заводына барганда биредә тукталуы билгеле. Иван Герасимовның куну йортында ике сәгать кунак булганнан соң Император хуҗабикәнең ачык күңеллеге өчен аңа көмеш тәңкәләр бүләк итә. Бу турыда авылның чишмәсе янына язылып куела.

Якшур-Бодья районы дигәч, без, әлбәттә, анда гомер кичерүче милли җанлы Кәрам Гыйләҗевны уйлыйбыз. Җаны-тәне белән татарлар өчен янып йөрүче шәхесне узган ел татар оешмасы җитәкчесе итеп билгеләделәр. Аны биредә бик яхшы беләләр, хөрмәт итәләр. Очрашуга район үзәгендә яшәүче иң актив милләттәшләребез килгән иде. “Яңарыш” газетасы мөхәррире, Удмуртия татарларының милли-мәдәни автономиясе рәисе Рәмзия Габбасова Удмуртиядәге татарлар тормышы белән таныштырды, газетаның яңалыклары турында сөйләде. Удмуртия татарларының милли-мәдәни автономиясе каршында эшләп килүче “Ак калфак” оешмасы рәисе Бриллиант Абдрахманова оешманың эшләгән эшләре турында бәян итте. Оешма әгъзасы Ләйсирә Юсупова калфак тегү серләренә төшендерде. Калфак әби-апаларга бик ошады, һәркем киеп карарга ашыкты. Музыка укытучысы Зөлфия Кудрявцева биредәге “Ак калфак” оешмасы җитәкчесе итеп билгеләнде.
Районда яшәүче халыкның 55% — удмуртлар, 41% — руслар, 2% татарлар тәшкил итә. Татарлар бирегә күбесе уку йорты тәмамлаганнан соң юллама буенча килеп урнашканнар. Алар инде бүгенге көндә әби-бабайлар. Очрашуда катнашучыларның сөйләүләре буенча, биредә татар теле курсларында укытучы булмагач, оештыра алмаганнар. Соңгы Сабантуй 2013 елда үткән. Нибары дүрт кеше “Яңарыш” газетасын элемтә бүлеге аша алдыра. “Без депутатыбыз Софья Илфат кызына рәхмәтле. Күп еллар ул утызлап газета яздырып тарата иде. Газета алдыру, Сабантуй үткәрү генә түгел, безнең бүгенге көндә соңгы юлга озатырга, хәтта хәер бирергә кеше дә юк. Ижау шәһәреннән мулла, мәет юучылар алып кайтырга бар кешенең дә хәленнән килми. Алай гына да түгел, яңа зиратның бер ягында мөселманнарны җирләү өчен урын булдырган идек. Анда да инде башка милләтләрне җирли башладылар. Оныкларыбыз телебезне белми. Үзебез гаепле, балаларны татарча өйрәтмәдек. Катнаш никахлар күп. Сез Ижауда яшәгәч, сезгә мөмкинлекләр күбрәк. Ә без татарларны җыя алмыйбыз”, — дип борчылды Мәрхәбә ханым Зиннәтова.

Телебезнең, гореф-гадәтлә­ре­без­нең бетә баруы әлеге районга гына хас булган күренеш түгел. Районда Сабантуй уздырганда Ижаудан килеп ярдәм күрсәтергә була, ләкин биредә яшәүче кешеләрнең Кәрам Гыйләҗев кебек милләт язмышына битараф булмаулары зарур. Ул киләсе ел өчен “Яңарыш”ка редакция бәясе белән язылуны һәм алып кайтып таратуны оештырырга сүз бирде. Әлеге очрашуны оеш­тыруы өчен аңа зур рәхмәт белдерәбез.

Рәфилә Рәсүлева.