Сөй гомерне, сөй халыкны, сөй халыкның дөньясын!



Котлыйбыз


Баш бит - Хәбәрләр - Милләттәшебез “Ана даны” медале белән бүләкләнде
27.11.2019

Милләттәшебез “Ана даны” медале белән бүләкләнде

24 ноябрь — Әниләр көне иде. Бәйрәм уңаеннан республиканың Филармония залында 26 анага “Ана даны” медале тапшыру тантанасы булып узды. “Ана даны” медале — дәүләт бүләге, Удмуртиядә 2005 елдан бирле бирелә. Бүләкләүгә өч яки аннан да күбрәк бала тәрбияләүче аналар тәкъдим ителә. Аларның балаларының уку алдынгылары, төрле конкурслар, фестивальләрнең, башка социаль әһәмиятле чараларның җиңүчеләре, лауреатлары булуы яки батырлык, каһарманлык күрсәтүе, хезмәттә, фәнни тикшеренүләрдә, сәнгатьтә һәм тормыш эшчәнлегенең башка өлкәләрендә югары уңышларга ирешүе шарт булып тора. Бүләкләнгән аналарга 20 мең сум күләмендә бер тапкыр акчалата бүләк һәм “Удмуртия Республикасының Хезмәт ветераны” исеме бирелә.
Удмуртиядә соңгы 9 ел эчендә күп балалы гаиләләр саны ике тапкыр диярлек арткан. Аларның саны 2010 ел башына 10720 булса, 2019 елның 1 гыйнварына — 21956. Аларда барлыгы 70 меңнән артык бала тәрбияләнә.
Бу көнне бөтен республикадан җыелган иң актив 500дән артык гүзәл затларны республика Башлыгы Александр Бречалов котлады. “Күптән түгел минем туган көн булды, бик күп котлаулар алдым. Ә иң мөһиме һәм кадерлесе — әниемнең килүе иде. Без аның белән минем балачакны искә төшердек. Барлык авырлыкларны бергәләп җиңеп, бүгенге көнебездә бергә һәм бәхетле булуыбызга сөендек. Шуңа күрә дә әниләргә, шул исәптән үземнекенә дә чиксез рәхмәтләремне җиткерәсем килә, — дип башлады сүзен Александр Бречалов. – Без балаларның уңышларына сөенәбез, эштәге, спорттагы җиңүләре белән горурланабыз. Болар – аналарның чиксез хезмәте нәтиҗәсе. Баш иеп рәхмәт әйтик аларга. Балаларыгызның өметләрегезне аклавын телим”.
Сабыен тугыз ай буе карынында йөртеп, күкрәк сөте имезеп, аякка бастырып, олы тормыш юлына фатихасын бирүче һәр ана әлеге медальгә лаеклыдыр кебек. Ләкин, кызганычка каршы, тиешле тәрбиясен, назын, мәхәббәтен баласына бүләк итеп, җәмгыятькә файдалы шәхес үстерә алмаучы аналар да бар бит. Әлеге тантанада сәхнәгә күтәрелгән аналар андыйларга үрнәк, әлбәттә. “Ана даны” медаленә лаек булучыларның иң өлкәненә 80 яшь иде. Валентина Атаманова тормыш иптәше белән 4 кыз тәрбияләп үстергәннәр. Ә Можгадан Надежда Колесниковага 44 яшь, 4 бала анасы. Аның кызы 2018 елның җәендә суда батучы сыйныфташын коткарып, “Коткаруда батырлык күрсәткән өчен” медале белән бүләкләнә.
Бүләкләнүчеләр арасында үзе­безнең милләттәшебез Сарапулда яшәүче Зинера Халит кызы Салихова да бар иде. Зинера ханым — 3 бала анасы, озак еллар хисапчы булып эшләгән. Аның турында тулырак язманы газетабызның киләсе санында укырсыз.

Гүзәл Шакирова.