Сөй гомерне, сөй халыкны, сөй халыкның дөньясын!



Котлыйбыз


Баш бит - Белем һәм тәрбия - Милләтемне татар дип яздырам
14.05.2020

Милләтемне татар дип яздырам

Сарапулның татар мәдәнияте үзәге татарларның чәй өстәле артында аралашу, борчыган мәсьәләләрне уртага салып сөйләшү урыны булып тора. 83 яшьлек Рауза апа, кызлары Тәнзилә, Фирүзә белән шәһәр мохитендә, катнаш никахларда татарлыкны, туган телебезне ничек саклап калу турында фикер алыштык. Алар оныкларын татар телен өйрәнү дәресләренә алып килгәннәр. Рауза апа ире Салих абый Хөбетдин белән Актаныш районы Семиостров авылыннан. Бу якларга су басу куркынычы яный башлагач, 1979 елда Усть-Сарапулка авылына килеп төпләнәләр, кызлары шул авылның рус мәктәбен тәмамлыйлар һәм катнаш никах коралар. “Балаларымны татарча өйрәтә алмаганга үземне гаепле саныйм. Ичмасам, оныгым Арина татарча өйрәнсен дип, аны татар теле түгәрәгенә йөртәм”, — диде Тәнзилә ханым Седова.
Мәшһүр язучыбыз Аяз Гыйләҗевнең шундый канатлы сүзләре бар: «Үзенекен кире каккан, үзен кире каккан. Татар телебезне өйрәнегез, бу эшкә башкаларны да тартыгыз». Рауза апа балалары татарлыкны онытмасыннар өчен, аларга түбәтәйләр, сөлгеләр бүләк итә икән.
Ә Фирүзә ханым Пономарева Сарапул педагогия көллиятен, Глазов пединститутын тәмамлап, Усть- Сарапулкада башта яшьләр советын җитәкли, аннан өч чакырылыш депутат булып тора. Хәзер муниципаль берәмлек башлыгы булып эшли. Фирүзә ханымнан авылда ничегрәк яшәүләре белән кызыксындым. “Хәзер авылда да тормышлар яхшы. Һәр йортта бөтен уңайлыклар бар. Халык табигатькә якынрак булу өчен авылда яшәргә тырыша. Авылда эш кенә юк. Һәркем эшкә шәһәргә йөри. Бүгенге көндә авылда 750 кеше теркәлгән. Дачникларны да исәпкә алганда, якынча 2 меңгә якын халык яши. Без төрле проектларда катнашабыз. Соңгысы — бюджет инновациясе буенча. Бу юлы 325 мең сум грант оттык. Тагын 10%ын халык җыйды, 10%ын иганәчеләр бирделәр. Барлыгы 475 мең сум акча җыелды. Бик матур, уңайлы балалар мәйданчыгы сатып алып урнаштырдык. Хәзер аннан кеше өзелми.
Узган ел районыбызда 15 муниципаль берәмлек арасында оештырылган ярышта икенче урынны яуладык. Быел кышкы авыл уеннарында беренче урынга лаек булдык. Шәхсән үзем ГТО буенча алтын значок нормаларын үтәдем. Авылыбызда танылган Нургалиевлар гаиләсе яши. Алар — гел җиңүчеләр рәтендә”, — диде.
Оныгы Виктория катнаш гаиләдә үссә дә, татар телен өйрәнергә атлыгып тора икән. “Тиздән әбекәй белән дәү әнинең татарча ни турында сөйләшкәннәрен аңлаячакмын”, – ди. Фирүзә ханымга 49 яшь. Әмма аңа ул яшьне бирмәссең. “Сере нәрсәдә?” — дип сорагач, “Гаиләм әйбәт. Яраткан эшем булуы белән бәхетлемен, бәлки шуңадыр”, — дип җавап бирде. «Быел октябрь аенда Бөтенрәсәй халык санын алганда милләтемне татар, дип яздырам», — ди.
Тырышып, намуслы хезмәт куеп, күп уңышларга ирешкән мил­ләттәшләремне очратуыма мин чын күңелдән сөенәм. Телне саклау мәсьәләсенә килгәндә, шуны гына әйтәсем килә: татар телебезгә мәхәббәт гаиләдә тәрбияләнергә тиеш. Безнең татар мәдәнияте үзәгендә беренче дәрес татар теле булса, икенчесе — җыр дәресе. Зөлфәт Арсланов белән Зәринә Вәкилова татар халык җырлары аша балаларны татар теленә өйрәтәләр. Бергәләп татар телебезне саклыйк.

Асия Әхмәдиева, Сарапул шәһәре.