Сөй гомерне, сөй халыкны, сөй халыкның дөньясын!

Котлыйбыз

Баш бит - Ижау — иҗат мәйданы - Милләтара иҗади дуслык сүрелмәс

Милләтара иҗади дуслык сүрелмәс

27 февральдә Халыклар дустыгы йортында Удмуртия Язучылар берлеге әгъзаларының очрашу кичәсе булды. Язучылар Ижау, Воткинск, Сарапул шәһәрләреннән килгән иделәр.
Кунакчыл Халыклар дуслыгы йорты колачын киң җәеп, матур, киң залында каршы алды. Кичә Россиякүләм һәм республика конкурслары лауреаты, шәһәрдә исеме танылган җырчы Татьяна Быкованың рус романслары башкаруы белән башланып китте. Чараны Гөлфия Исхакова алып барды. Башта ул үзенең иҗатка ничек килүе белән таныштырып үтте. УР Милли китапханәсе җитәкчесе Татьяна Тенсина, аның яңа гына юбилеен билгеләп үтүен искә алып, туган көне белән тәбрикләп үтте, Рәхмәт хаты тапшырды.
Язучыларга бер-бер артлы сүз бире­леп, алар һәрберсе үзләре белән кыскача таныштырдылар, яңа языл­ган ши­гырьлә­рен укыдылар. Аларның әсәрләре мәхәббәт, үзара мөнәсәбәтләр, туган тел, ил, дуслык турында иде. Әйтик, Ибраһим Биектаулы үзенең фәлсәфи миниатюраларын укыды. Рус, татар телендә иҗат иткән шигырьләре белән таныштырды. Ринат Батталов шигырьләрен туган телебездә укыды. Гөлфия Исхакова шигырьләр генә укып калмады, көен дә, сүзләрен дә үзе иҗат иткән җырын башкарды.
Удмуртия Язучылар берлеге каршында эшләп килгән рус әдәбияты секциясе җитәкчесе Наталья Сурнина әлеге чараның “Кулга-кул тотынышыйк, дуслар” проекты кысаларында узуы хакында хәбәр итте. Шулай ук мондый әдәби кичәләр Воткинск, Сарапул, Можга, Глазов, Нефтекамск һәм Чайковский шәһәрләрендә, Алнаш, Шаркан, Селты, Кияс, Каракүл районнарында да узуы турында әйтте. “Мин үзем Удмуртиядә төрле телдә каләм тибрәтүче иҗат кешеләренең бергә җыелуын бик хуплыйм. Шагыйрь күңеленә бар җиһан да җитми, ә без бер шәһәрдә яшәп, бер-беребезне начар беләбез, бер-беребезнең иҗаты белән кызыксынмыйбыз. Бар милләтләр өчен дә чыгып килүче “Луч” журналы гына әз. Әдәби кичәләр үткәрелергә, тәҗрибә уртаклашу, китаплар белән алышу булырга тиеш”, — диде ул.
Денис Садыйков, Татьяна Дмитриева, Татьяна Шастова, Сергей Елхов, Ирина Төхвәтуллина, Герман Явкин, Гуля Ганиева белән танышуыма үзем дә чиксез шатландым.
Очрашуда катнашучылар җирле язу­чыларның китапларын халыкка таныту юлларын эзләделәр. Балалар бакчаларына, мәктәпләргә, һөнәри уку йортларына барып, рус, татар, удмурт телләрендә очрашулар үткәрергә кирәк дигән тәкъдимнәр яңгырады. Кичә азагында ча­раны оештыручылар тарафыннан истә­лекле бүләкләр тапшырылды.
Халыклар дуслыгы йорты — милләтләрне бер-берсе белән якынайтучы, бер­ләштерүче урын, алдагы көндә дә шундый зур әһәмияткә ия кичәләр, очрашулар узып кына торыр, әдәбият белән кызык­сынучылар иҗат уты белән пыскып кына түгел, дөрләп янар дип өметләнәм.

Гүзәл Исхакова, Ижау шәһәре.