Сөй гомерне, сөй халыкны, сөй халыкның дөньясын!



Котлыйбыз


Баш бит - Белем һәм тәрбия - Милли учакны сүндермик!
15.11.2018

Милли учакны сүндермик!

Беркөнне редакциягә Саҗидә исемле апа шалтыратты. Шәһәрдә татар чаралары хакында бернинди белдерүләр эленмәве, шуның аркасында үзенең татарча диктант язарга бара алмыйча калуын әйтте. “Яңарыш” газетасына языласызмы соң?” — дип сорадым. “Юк”, — дигән җавапны ишеткәч, “Татар концертларына, чараларына йөрисегез килсә, “Яңарыш”тан укып кына белә аласыз. Бүгенге көндә белдерүләрне теләсә кайда элеп куярга ярамый”, — дидем. Хәзер телетапшыруларны спутник антеннасы аша кабул иткәч, күпләр җирле тапшыруларны карап барудан да мәхрүм калдылар. Арттырып әйтү түгел, “Яңарыш” газетасы — Удмуртия татарларын җыеп торучы бердәнбер учак ул. Ә ул учакны ничек сүндермәскә? Ижау шәһәрендә яшәп иҗат итүче актив хәбәрчеләребез белән узган очрашудан соң шул хакта уйландым.

Хәбәрчеләр – “Яңарыш”ның йөрәге

Киңәшле эш таркалмый дигән әйтемне күз алдына тотып, шушы көннәрдә хәбәрчеләрне очрашуга җыйдык. Бүгенге көндә милли басманың 200дән артык хәбәрчесе бар. Иң сөендергәне — елдан-ел аның сафлары яңа исемнәр белән тулылануы. Быел ул сафка Сюмси поселогыннан Фидария Чернова, Ижау шәһәреннән Рәйсә Галимова, редакциябезнең фотографына әйләнгән Шәфкать Ганиев кушылды. Шулай ук Сарапулдан Нәҗип Камалның кабат үзенең саллы язмаларын безгә юллавы бик сөендерә. 2019 елны актив каләм чарлаган, ана телебезне саклауга үзеннән зур өлеш керткән Дания Борһановага зур рәхмәтләребезне җиткерәбез. Киләчәктә дә милли басмабызда хәбәрчеләребез тәкъдим иткән “Сүз эчендә хикмәт бар”, “Гыйбрәтле язмышлар” кебек рубрикаларны дәвам итәргә уйлаштык. “Ижау – иҗат мәйданы” сәхифәсендә Удмуртиядә яшәүче язучыларның иҗат җимешләрен бирү белән генә чикләмичә классик һәм башка шәһәрләрдә яшәп иҗат итүче язучыларга да урын бирергә кирәклеген әйттеләр хәбәрчеләр. “Без үзебезнең казанда гына кайнарга тиеш түгел. Өлге булырдай әсәрләрне укып, без үзебезнең тел байлыгыбызны үстерәбез», — диде Татарстан һәм Удмуртия Язучылар берлеге әгъзасы Гөлфия Исхакова.
“Хәбәрчеләр — “Яңарыш”ның йөрәге дисәк тә, ялгыш булмас. Шуның өчен мин һәркемгә кулга каләм алганда, бу тема башкаларга кызыклымы, файдалымы, халык укырмы, укыган очракта үзенә нинди мәгълүмат алыр кебек сорауларны биреп карарга киңәш итәр идем. Мин үзем сәяси язмаларым аша халыкны сайлаулар вакытында дөрес тавыш бирергә чакырып язарга тырышам. Чөнки безнең битарафлык аркасында властька теләсә кем килә. Бүгенге көндә ана телен кыс-рыклап чыгардылар. Мәгариф системасына килеп кергән БДИ татар авылларында яшәүче балаларны да рус телендә белем алырга этәрде”, – диде Татарстан һәм Удмуртия Язучылар берлеге әгъзасы Гыймран Сафин.

Мәктәп укучыларына әсбап

“Берничә тапкыр “Яңарыш” газетасын татар сыйныфларында укучыларга әсбап буларак куллануларын сорап, Мәгариф һәм фән министр­лыгына хатлар юллаганыбыз булды. Тик ул вакытларда безнең фикерне ишетмәмешкә салыштылар. Бүгенге көндә удмурт, рус телендә нәшер ителүче газета-журналларны укуга яшьләрне тарта алмагач, бу фикерне күтәреп чыктылар. УР Дәүләт Советының Фән, белем, мәдәният, милли һәм яшьләр сәясәте буенча даими комиссия җитәкчесе Татьяна Ишматова милли басмаларны уку әсбаплары буларак мәктәпләргә кертергә кирәк дигән тәкъдимне хуп­лады. Без мәктәпләр белән тыгыз эшлибез. Татар теле укытучылары балаларны “Яңарыш”ка яздыралар. Моннан тыш быел Дәүләт Советы депутаты Наил Мухаметзянов Ижау шәһәренең 10, 12, 55, 97нче мәктәпләрендә һәм 6нчы гимназиядә белем алган 100 укучыга газетаны яздырып бүләк итте. Бу да тиражны саклауда, балаларны милли басмага тартуда бер адым булды”, — диде газетаның баш мөхәррире Рәмзия Габбасова.
“Укучыларның иҗатларын туп­лап чыгарган “Алтын йомгак” журналының да балаларны иҗатка тартуда, телне өйрәнүгә кызыксыну уятуда этәргече зур. Журнал чыккач, мәктәпләргә очрашуларга чыгу, язмалары урын алган балаларны яшьтәшләре алдында билгеләп үтү бик үтемле. Шуның өчен бу матур гадәтне югалтырга ярамый”, — диде редакциянең рәссамы Әхәт Фаррахов быел журналны чыгаруның икеле булуына борчылып.

Тәрбия мәктәбе

Кайчагында хәбәрчеләр “Газетада языла да, шуның белән бетә, файдасы юк”, — диләр. Тик “Яңарыш”та чыккан “чеметкеч” язмаларның файдасы тию хакында күп мисаллар китерергә була. Очрашудан соң Шәфкать Ганиев та үзенең бер хатирәсе белән уртаклашты. ”Механика заводында эшләгән чаклар. Телефонны алгач, “Это кто?” — дип сорап, ачуны чыгаралар иде. Югарыда утыручы җитәкчеләргә кадәр шулай дип сорыйлар. Мин еш кына: “Конь в пальто”, — дип әйтә идем. Түзмәдем: “Кто это?” дигән мәкалә язып, завод газетасына бирдем. Шунысы кызык, телефонны алгач, бүтән тупас итеп эндәшүче булмады. Халыкны дөрес итеп сөйләшергә, тәртибен үзгәртергә өйрәтүче язмалар кирәк!” – диде ул.
Шәфкатьнең бу фикерен минем дә куәтлисем килә, чөнки “Яңарыш” редакциясенә шалтыратучылар арасында телефоннан сөйләшү әдәбе белән таныш булмаганнар очрый. Минем үземә еш кына телефонны алырга туры килә. Кайбер апа-абыйлар беренче сүз итеп: “Син кем әле?” — дигән сорауны бирәләр. Телефоннан сөйләшкәндә, башта исәнләшү, аннан үзеңнең исем-фамилияңне һәм нинди йомыш белән шалтыратуыңны әйтү дөресрәктер, дип уйлыйм.

Бүләккә – “Яңарыш”

“Җәй көне бакчага барганда, шундый матур итеп татарча сөйләшкән ханымнар очрый. “Яңа­рыш”ны алдырасызмы?” — дип сорагач, “Без татарча укый белмибез, дип әйтәләр”, — диде Саҗидә Аширова.
“Удмуртия татарларының күп­че­легенең “Яңарыш” газетасы барлыгын белмәүләрен шуннан белдем: берничә кеше “ВКонтакте” социаль челтәрендә язмаларымны күргәч, “Бу нинди газета дип сорадылар?” — диде Шәфкать Ганиев.
“Сез кунакка барасызмы, берәр төрле чараларда катнашасызмы, үзегез белән “Яңарыш” газетасын алып барсагыз, газетабыз турында сөйләсәгез бик яхшы булыр иде. Элек Фәнүс абый Газизуллин исән чагында кайда гына барса да, “Яңарыш”ны күтәреп йөрде. Әгерҗе шәһәрендә яшәүче Рәмзия апа Шәймөхәммәтова да дини ашларда һәрвакыт безнең газета турында сөйли. Ул булган җирдә 2-3 яңа кеше газетага язылмыйча калмый”, – диде Рәмзия Илдус кызы.
Шушы урында тагын бик матур күренешне искә төшерәсе килә. Актив хәбәрчебез Асия Әхмәтова ел саен “Яңарыш” газетасын яздырып, туганнарына бүләк итә. Быел редакциягә килгән берничә апа да олырак яшьтәге туганнарына ”Яңарыш” газетасын бүләк итеп, почта аша яздырып киттеләр. Бу матур гадәтне җәелдерәсе иде. «Әти-әниләрегез, туганнарыгыз, әби-бабайларыгыз газетаны аламы? Әгәр юк икән, еллык газетага яздырыгыз. Шуннан да зур бүләк булмас. Чөнки “Яңарыш” газетасы атна саен килеп, сезнең хакта исегезгә төшереп торачак.

Интернет булышмый

Моңа кадәр Татарстан Язучылар берлегенең Удмуртия бүлекчәсе җитәкчесе булып Ринат Батталов торды. Аның вафатыннан соң әле яңа рәис сайланмаган иде. Очрашу вакытында бу сорау да күтәрелде һәм бертавыштан Гөлфия Исхакова аның җитәкчесе итеп сайлан­ды.
Үткән елны Гөлфия апа Халык­лар дуслыгы йортында җирле язучыларның иҗатына багышлап бик күп кичәләр оештырды. Быел да бу матур традиция дәвам итәр дип уйлыйбыз. Әлбәттә, кайбер кичәләргә татар сыйныфларында белем алучы укучыларны, студентларны күбрәк җәлеп итәсе иде. Бүгенге көндә халыкта газета-журналлар хәзер инде беркемгә дә кирәкми, яшьләр мәгълүматны Интернет челтәреннән таба, дигән фикер яши. Әлегә басма матбугатның даими абунәчеләре бар, алар яраткан басмаларына язылалар, аларга ышаналар, ярдәм һәм киңәш сорап мөрәҗәгать итәләр. Ә Интернет ярдәмгә килми, бары тик мәгълүмат чыганагы гына булып кала.

Рилия Закирова.