Сөй гомерне, сөй халыкны, сөй халыкның дөньясын!



Котлыйбыз


Баш бит - Публицистика - Милли мирасыбыз сагында
28.03.2018

Милли мирасыбыз сагында

Март ае Глазов шәһәрендә “Татар мәдәнияте айлыгы” дигән баш астында узды. Моннан берничә ел элек шәһәрдә милли активлык сүлпәнләнгән иде. Ә соңгы ике елда Глазов татарлары бөтен районны яңгыратырлык чаралар уздыра.
Быел да Глазов шәһәренең Татар иҗтимагый үзәге ярдәме белән Халыклар дуслыгы йортында, мәчеттә, китапханәдә узган дистәләгән бәйрәм-кичәләр милләттәшләребезнең күңелендә озак сакланыр. “Татар кызы — 2018” конкурсы, балалар арасында шигырь укучылар бәйгесе, мөнәҗәтләр бәйрәме, “Чәкчәк” бәйрәме, милли ризыклар пешерү буенча остаханәләр, үзешчәннәр концерты, милли кичәләр, “Минем дини гаиләм” клубы дәресләре – барысы да телебезне, гореф-гадәтләребезне саклауга юнәлтелгән. “Әле ике-өч ел элек ниндидер чара уздырсак, кешене ничек җыярга икән дип баш вата идек. Халык хәтта татар эстрадасы йолдызлары концертына да йөрүдән туктаган иде. Ә хәзер инде залларыбыз тулы, Аллаһка шөкер. Милләттәшләребез һәр милли чараны түземсезләнеп көтеп ала. Үзләре дә катнашырга тырышалар. Яшьләр, балалар күп йөри башлады. Концертларда да залда буш урыннар калмый. Бу безнең ныклы эшебезнең күркәм нәтиҗәләрен күрсәтә, дөрес юлдан баруыбызны тагын бер кат исбатлый”, — диде Глазов шәһәренең Татар иҗтимагый үзәге рәисе Илидә Арсланова.
Әлеге сүзләрнең хаклыгын 24 мартта да күрергә мөмкин иде. Бу көнне Штанигурт поселогы “Искра” мәдәният йортында “Мирас” татар мәдәнияте регионара фестивале узды. Билгеләнгән сәгатьтән алдан ук халык бәйрәмгә агылды. Барысы да туганнардай күрешә, хәл-әхвәл сораша. Фойеда гармун моңы агыла, апалар-абыйлар милли көйләргә биеп ала. “Бүген монда яшьлек елларымны искә төшердем. Элек кичләрен без клубка йөрдек. Гармунчыларыбыз бик күп иде. Биедек, җырладык, бәйрәмнәрдә концертлар оеш­тыра идек. Хәзер балалар, яшьләр гел рус телендә сөйләшергә тырыша, мин аларны орышам. Татар телен сакларга кирәк бит. Менә мондый милли чаралар ешрак узсын, яшьләр аларга йөрсен иде”, — диде бәйрәмгә Падера авылыннан килгән Фатыйма Касимова.
Фестиваль гаилә һәм дини ядкәрләрдән торган күргәзмәне ачу белән башланды. Тамашачыларны түргә куелган экспонатлар белән таныштырып үттеләр. Минем игътибарны иң нык җәлеп иткәне, Удмуртиянең төньяк районнары имам-мөхтәсибе Илмир хәзрәт Касимов оештырган шәмаилләр күргәзмәсе булды. Шәмаилләрне ул Кистем мәчетендә җыя башлаган, бик күбесен Фаиз хәзрәт Мөхәммәтшин бүләк иткән. Соңгылары Ижауның агач мәчетендә тупланган булган. Илмир хәзрәт күргәзмәгә иң кадерле һәм авторлары билгеле булганнарын алып килгән.

Төрле елларда, төрле рәвештә эшләнгән дистәләгән шәмаилләрнең һәрберсенең үз тарихы бар. “Иң кадерле дини ядкәрләрнең берсе 1930-1964 елларда Ижауда имам булып эшләгән Галимҗан хәзрәткә бирелгән шәмаил дип әйтер идем. Аны аңа шәмаилләр ясаучы оста Нурислам Гыйбаев бүләк иткән. Артына: “Галимҗан хәзрәтнең имам булып эшләвенә 20 ел тулу уңаеннан”, — дип язылган, ул 1950 елда бирелгән. Күргәзмәдә урын алган тагын бер шәмаил Кистемдә эшләнгән. Авторы – Руф Шәрәфетдинов. Ул үзе 30 яшендә вафат булган. Аның бер аягы киселгән була, шуңа күрә ул ясаган шәмаилләрне хатыны авыллар буенча йөреп сата. Шуларның берсе сакланып калган, аны безнең музейга тапшырдылар. Бүгенге көндә останың башка эшләрен кайбер йортларда очратырга була әле. Ә иң күп шәмаилләр ясаучы оста Глазов районында яшәгән. Ул — Габдулла хәзрәт Хәмитов-Ушмави була. Бик гыйлемле мулла, шәмаилләр ясаган, үзенең почеркы була, аның шәмаилләрен шул почеркы буенча танып алырга мөмкин. Иң кызыклысы, ул Беренче бөтендөнья сугышында катнашып, контузия ала һәм аның уң кулы эшләми. Шәмаилләрне сул кулы белән ясаган”, — дип сөйләде Илмир хәзрәт.

Күргәзмәләр белән танышу тәмамлангач, сәхнәдә “Без — татарлар” дип исемләнгән концерт башланды. Анда Удмуртиянең төньяк районнарыннан, Глазовтан, Киров өлкәсенең Кильмез поселогыннан килгән үзешчән коллективлар, ансамбльләр катнашты. Сәхнәдән милли моң, җырлар агылды, үзешчәннәр кызыклы күренешләр дә, биюгә осталыкларын да күрсәттеләр. Балалар чыгышын тамашачылар аеруча алкышлап каршы алдылар. “Максатыбыз татар халкы мәдәниятен, телен үстерү, саклап калу. Быелгы фестивальдә республикабызның төньяк районнары катнашса, киләсе елларда бөтен Удмуртиядән коллективларны җыярга телибез, фестивалебез дәвамлы булсын иде”, — диде чараны оештыручы, Глазов районының тарих һәм туган якны өйрәнү музей комплексы директоры Рәидә Иванова. Фестивальдә катнашучыларның күбесе монда тәҗрибә туплау өчен килгән. “Бездә дә милли традицияләребез саклана. Балаларны кечкенәдән гореф-гадәтләребезгә өйрәтәбез. Бүген менә башка районнарда миллилек ничек сакланганын карарга, үзебез өчен ниндидер яңалык алырга килдек”, — диде Кильмезь поселогының “Шатлык” ансамбле солисты Римма Габдрахманова.
Дуслык, бердәмлек бәйрәме булган бу фестиваль югары дәрәҗәдә үтте. Катнашучыларга Удмуртиянең милли-мәдәни автономиясе исеменнән дә истәлекле бүләкләр тапшырылды. Концерттан соң катнашучылар бергәләп халыкыбыз уеннарын уйнадылар, биеделәр. Республикабызда милли рухның әле нык икәнлеген күреп, сөенеп кайттым.

Эльвира Хуҗина.