Сөй гомерне, сөй халыкны, сөй халыкның дөньясын!



Котлыйбыз


Баш бит - Публицистика - Милли горурлык хисе берләштерә
21.11.2019

Милли горурлык хисе берләштерә

Удмуртия татарларының милли-мәдәни автономиясенә – 15 ел

“Хәзер инде авылда яшьләр калмады… татарлар да кимеде”, “Элек гөрләп Сабантуй бәйрәмнәре уза иде, хәзер кем уздырсын?!”, “Казаннан артистлар килми инде безгә, халыкны җыеп булмый, урыслашып беттеләр, шуңа җырчыларның безнең якларга эзләре суынды”, “Кеше үлсә, авылыбызда мулла юк, фәлән чакрым ераклыктагы авылдан алып киләбез”… Журналист бурычымны үтәп, теге яки бу төбәккә баргач, татар халкыннан шушындыйрак зар-моң ишетү миңа хөкем карары кебек яңгырый. Милли учагы булмаган төбәкне мин ятим балага яки кышын ягылмый торган йортка тиңләр идем. Милли ансамбльләре гөрләмәгән, мәчете, татарча авыз тутырып сөйләшү урыны булмаган якларда чыннан да рухи салкынлык, ятимлек хөкем сөрә бит.
Бәхетемә каршы, Удмуртиядә яшәсәм дә, татар мохитенә сусау кичермим, үз халкым белән аралашып яшәүдән мәхрүм итмәгән мине язмыш!..
…Удмуртия татарларның милли-мәдәни автономиясенә 15 ел тулу уңаеннан язма әзерләгәндә, республикабыз татарлары тарихына күз салдым да, менә шушы хакта уйландым мин. Әлеге оешманың рәисе Рәмзия Габбасова белән әңгәмәбез дә шундый фикердән башланып китте.

– Үз телеңдә аралашыр кешең булу, милли чараларда катнашу, ана телендә газета уку, телетапшырулар карау, җырлау, мәчеткә йөрүнең – нинди бәхет икәнен без боларга мохтаҗлык, сусау кичермәгәнгә генә аңламыйбыз.
Тарихка күз салсак, XX гасырның 70-80 нче елларында Удмуртиядә булган татар мәктәпләре, балалар бакчалары, театрлар, музыкаль төркемнәр бетерелгән. Әмма халык хәтере үлми. Беренче үзгәреш җилләре белән үк, 1989 елда, Удмуртиядә татар иҗтимагый оешмалары барлыкка килә башлый. Ижау-­да да Удмуртиянең татар иҗтимагый үзәге, аннары Удмуртиянең «Иман» татар яшьләре берлеге (быел шулай ук 25 еллык юбилейларын билгеләп үтәчәкләр) барлыкка килә.
2004 елның 12 декабрендә Ирек Шәрипов җитәкчелегендә Удмуртия татарларының милли-мәдәни автономиясе төзелә. Аңа зур бурычлар йөкләнә. Удмуртия Республикасы Президенты А. А. Волков булачак оешма турында ул вакытта: «Милли-мәдәни автономия татар телен, мәдәниятен һәм гореф-гадәтләрен саклауга һәм үстерүгә лаеклы өлеш кертер, Удмуртиядә татар халкының алга таба эзлекле һәм динамик үсешен тәэмин итәр, дип ышанам», — ди. Һәм бүген без: «Милли-мәдәни автономия үз юбилеена әлеге ышанычны өлешчә аклап керә», — дип әйтә алабыз.

– Ни өчен өлешчә?

– Бүгенге көндә Удмуртиядә татар телен фән буларак һәм факультатив рәвештә өйрәнүче 7 мәктәп эшли. Ә бит 2004 елларда бу сан 20дән артык иде. Әлбәттә, Ижауда татар гимназиясе бар, анда 220 бала белем ала. “Энҗе” балалар бакчасында 120 бала милли рухта тәрбияләнә. Ләкин башка мәктәпләрдә эш сүлпәнләнү борчый.
Кызганычка каршы, соңгы берничә елда татар сыйныфлары ачылу кимеде. Татар сыйныфлары булган мәктәпләрнең директорлары, ата-аналар белән милли сыйныфларга, шул исәптән татар сыйныфларына да туплау турында әңгәмә бик авырдан бара. Бу аларның гаебе түгел, ә күпьеллык сәясәт нәтиҗәсе һәм без үз эшебез белән халкыбызга милли үзаңны кайтарырга тиеш.
Татар сыйныфларының кимү-енә шулай ук берничә ел элек мәктәпләрдә укытучыларга җан башыннан түләү кагыйдәләрен кертү дә китергәндер. Элек милли сыйныфларны 12-15 укучы белән дә ачарга мөмкин иде, хәзер 25 кешене җыярга кирәк. Ә бу бүгенге демографик хәлне күз алдында тотканда мөмкин булырлык эш түгел.

– Башка тармакларда хәлләр ничек?

– Республикада милли массакүләм мәгълүмат чараларының татар телендә тулы канлы системасы уңышлы эшләп килә. «Хәерле кич!» (мөхәррире Хәмидә Гайфуллина), «Безнең вакыт», балалар өчен «Күңелле кыңгырау» (мөхәррир — Фәнзилә Салихова) һәм «Хәерле иртә!» (Нәзир Ногманов, Эльвира Вахитова) тапшыруларының популярлыгы зур. 4 мең данә тираж белән 16 битлек «Яңарыш» газетасы чыга. Соңгы елда “Безнең вакыт”, “Күңелле кыңгырау” тапшыруларының эфирга чыгу вакытлары кимеде, журналистларга хезмәт хакы түләүдә каршылыклар туды. Без бу мәсьәләне чишү өстендә эшне дәвам итәбез.
Республика сәхнәләрендә иҗат коллективлары да уңышлы гына эшләп килә. Ижауда гына да дистәгә якын үзешчән татар коллективы шөгыльләнә. «Шатлык» (Фәния Гаделшина), “Бәхет” (Рәфилә Рәсүлева), «Гүзәл» (Нурулла Хуҗагалиев), «Рәйхан» (Гүзәлия Касимова, Диния Кәримуллина), «Дус­лык» (Галия Быкова), «Афәрин» (Светлана Юртова) төрле буыннарны берләштерә. «Чулпан» үзешчән драма театры (Рәфилә Рәсүлева) эшли. Халыклар дуслыгы йортында — «Асылъяр» балалар җыр һәм бию ансамбле (Лариса Гайнетдинова) шөгыльләнә.Республикабызның татарлар яшәгән башка шәһәрләрендә һәм районнарында ансамбльләр күп.
Туган телдә даими аралашу өчен шартлар тудыру максатыннан милли бәйрәмнәрне уздыруга зур игътибар бирелә. Ел саен Ижау, Можга, Сарапул, Воткинскида, шулай ук татарлар күпләп яшәгән авылларда да Сабантуй уздырыла. Ижау Сабан туенда гына да ел саен 15 меңләп тамашачы катнаша. Республика күләмендә уза торган Сабантуй бәйрәмен оеш­тыруга, күп кенә проектларны тормышка ашыруга Бөтендөнья татар конгрессы, Федераль милли-мәдәни автономиясе, Татарстан мәдәният министрлыгы, Удмуртия Респуб­ликасы Милли сәясәт министрлыгы, Халыклар дуслыгы йорты зур ярдәм күрсәтә.
2014 елдан бирле күп кенә проектлар тормышка ашырылды. Мәсәлән, «Удмуртия татарлары: тарих, гореф-гадәтләр һәм хәзерге заман», «Удмуртия татарларының мәдәни мирасын саклау мәсьәләләре», «Удмуртия мәгълүмат киңлегендә татарлар тормышы», “Чүпче татарларының мирасы” «Татар базары бистәсе тарихы» проектлары. Бу проектларны тормышка ашырганда автономиянең матди-техник базасы да ныгый: ансамбльләргә милли сәхнә ки-емнәре тегелә, уен кораллары сатып алына, китаплар чыга.
Проектларны тормышка ашыру – бер кешенең генә кулыннан килә торган эш түгел. Мин “Яңарыш” редакциясе коллективына аеруча рәхмәтле. Чөнки кызлар үзләренең төп вазифаларыннан тыш милли тормышта актив катнашалар. Нинди генә бәйрәм, кичә, бәйге узмасын, төп йөкне алар тарталар.

— Милләттәшләребез милли-мәдәни автономия тарафыннан уздырылган чаралар, проектлар белән “Яңарыш” газетасы аша танышып тора. Шулай да, автономиянең соңгы елларда ирешелгән казанышлары, мөһим эшләре дип, нәрсәләрне атап үтәр идегез?

– 2012 елдан бирле Удмуртиянең Милли сәясәт министрлыгы ярдәмендә «Алтын йомгак» балалар журналы нәшер ителә. Журналда Удмуртия Республикасы мәктәпләрендә укучы балаларның иҗаты — шигырьләр, хикәяләр, иншалар, рәсемнәр урын алган. Журналның иң күркәм үзенчәлеге – «Рәсемнәрне буягыз!» дигән бүлеге (авторы — Әхәт Фаррахов). Журналны укып һәм буяп, балалар татар, рус, удмурт телләрен дә өйрәнәләр. Кечкенә чакта телләрне өйрәнү җиңелрәк бит ул, берүк вакытта бала төрле мәдәниятләрне дә үзләштерә. Журнал балаларда татар теле, мәдәнияте һәм гореф-гадәтләребез белән кызыксыну уятуда зур роль уйный.

– Балаларга йөз тоткан проектларның күп булуы сөендерә. Балалар мондый проектлар ярдәмендә татар телен һәм мәдәниятен өйрәнүгә ни дәрәҗәдә тартылалар?

– Әйе, мәктәп укучылары арасында мондый проектларга ихтыяҗ зур. Быел “Йолдызлар яңгыры” белән “Туган телем – иркә гөлем” бәйгеләрен кушып уздырдык. Катнашучылардан 500 гә кадәр гариза алдык һәм алардан иң яхшыларын сайладык. Конкурслар, иҗади уеннар формасында узган чараларда балаларның күзләре яна. Яңа татар биюләрен өйрәнәселәре, җырлыйсылары килә. Шулай итеп, туган телне өйрәнүгә кызыксыну арта.
Иң мөһиме, конкурсларда балалар гына түгел, аларның туганнары һәм якыннары да катнаша. Мәсәлән, театральләштерелгән тамашалар барган вакытта — анда әти-әниләр, абый-апалар катнаша ала. Балалар һәм өлкәннәр фестивальгә яки конкурска бергәләп әзерләнә — буыннар бәйләнеше барлыкка килә. Мондый элемтә ярдәмендә балалар татар мәдәниятенә чума. Без укытучыларга, тәрбиячеләргә, музыка хезмәткәрләренә рәхмәтле. Алар балалар белән зур эш алып баралар. Алардан башка мондый проектларны тормышка ашыра алмас идек.

– Сез шулай ук татар телендә чыгучы «Яңарыш» газетасы мөхәррире дә. Милли-мәдәни автономия эшчәнлеге газетада чагылыш таба, шулай ук автономия уздырган чараларда сез “Яңарыш” газетасын телгә алмыйча калмыйсыз. Бу ике җаваплы йөкне тартуы сезгә авыр түгелме?

– Удмуртия Республикасы татарларының милли-мәдәни автономиясе турында сөйләгәндә, милли-мәдәни берләшмә җитәкчесе һәм активистлары гына түгел, республиканың барлык татарлары да күз алдында тотыла. Безгә аларның ничек яшәве, нәрсә белән шөгыльләнүләре кызык. Бу сорауларга «Яңарыш» газетасында җавап бирмәсәк, ул ни өчен кирәк? Газетада бары рәсми яңалыклар гына бас­тырылса, ул укучылар өчен кызыклы булмас иде. Без газетада актуаль милли проблемалар турында язабыз һәм әлеге аралашу берьяклы гына түгел. Бергәләп эшләгәндә, уңай фикергә килү җиңелрәк.
Бүгенге көндә Удмуртиядә 98 меңнән артык татар яши. «Яңарыш» газетасы журналистлары татарлар күпләп яши торган районнарга һәм авылларга даими чыгалар. Төньяк районнардагы татарлар — уникаль халык. Алар әлегә глобальләшүгә бирешми – буыннан-буынга күчеп килгән үзенчәлекле традицияләрне һәм гореф-гадәтләрне саклаулары, үстерүләре белән игътибарга лаек. Алар үз костюмнарын, җырларын сак­лап, киләчәк буынга тапшыру буенча күп эш алып баралар. Үткәннәргә кызыксыну кимемәсен өчен, этномәдәни тормышны яктыртырга кирәк. Кызыксыну кимесә – мәдәният сүнә. Шуңа күрә. моны булдырмау өстендә эшлибез.

Моннан берничә ел элек Татарстан Респуб­ликасы Мәдәният министрлыгы ярдәмендә «Удмуртия мәгълүмат киңлегендә — иҗтимагый тормыш» проектын тормышка ашырган идек. Әлеге проект кысаларында «Бердәмлекне җилкән итеп» дигән китап дөнья күрде. Бу китапта милли-мәдәни автономия эшчәнлегенең «Яңарыш» газетасы белән бәйләнеше тасвирланды. Быел шулай ук ТР Мәдәният министрлыгы ярдәмендә «ТатарБазарФест» проектын тормышка ашырабыз.

— Республиканың дәүләт органнары белән автономия бүген ни дәрәҗәдә тыгыз бәйләнештә эшли? Башка иҗтимагый, милли-мәдәни оешмалар белән хезмәттәшлек итәсезме?

— Татар иҗтимагый үзәге, «Ак калфак» хатын-кызлар оешмасы һәм «Иман» татар яшьләре берлеге белән хезмәттәшлек итәбез. Узган ел «Ак калфак» хатын-кызлар берлеге белән берлектә Россия төбәкләреннән килгән «Ак калфак» активистлары арасында тәҗрибә уртаклашуга юнәлдерелгән форум уздырдык. Бу форумны үткәргәннән соң бик күп уңай фикерләр, кайтавазлар алдык. Шунысы куанычлы, Татарстаннан килгән вәкилләр дә безнең гореф-гадәтләребезне, туган телне саклау юнәлешендә башкарган эшләребезне күреп гаҗәпләнделәр.
«Иман» татар яшьләре берлеге белән бик актив эшлибез. Күптән түгел Ижауда «Татар кызы-2019» халыкара матурлык бәйгесенең финалы узды. Без әлеге чараны оештыруда һәм үткәрүдә актив катнаштык. Яшьләр берлеге активистлары мондый конкурсны ел саен республика дәрәҗәсендә үткәрә — һәм без аларның төп партнерлары булып торабыз. Күп кенә проектларны Милли сәясәт министрлыгы ярдәменнән башка тормышка ашыра алмас идек. Лариса Николаевна Бурановага ярдәме һәм аңлавы өчен бик рәхмәтле. Проектларыбызны тормышка ашырганда һәрдаим ярдәм итүче “Спартак” халык иҗаты йорты, Халыклар дуслыгы йорты, “Яңарыш” редакциясенә рәхмәтебез зур. Бердәмлектә — көч. Шуңа күрә без киләчәктә дә Удмуртия Республикасында тынычлыкны һәм дуслыкны ныгыту өчен бердәм эш алып барачакбыз.

Тарихта калган еллар

Удмуртия татарларының милли-мәдәни автономиясенең беренче рәисе, бу оешманы 6 ел дәвамында җитәкләгән Ирек Шәрипов белән әңгәмә.

— Ирек Илдусович, Ижауда автономия төзү эше ничек башланып киткән иде? Бу җаваплы эшкә алынганчы сезнең иңнәрдә иҗтимагый эшчәнлек тәҗрибәсе бар идеме?

— Казан университетын тәмамлап, Удмуртиягә журналист булып эшкә кайттым, Татар иҗтимагый үзәгенә йөри башладым. Ике елдан соң татар яшьләре оешмасы төзергә тәкъдим иттеләр. “Иман” татар яшьләре берлеге төзеп, аның беренче рәисе булдым һәм ике тапкыр аның рәисе итеп сайландым. Бу минем оешма төзүче буларак та, җитәкче буларак та беренче тәҗрибәм булды.
90нчы елларда татар милли хәрәкәте үсеш алды. 2004 елда Удмуртиядә автономия төзелү милли хәрәкәтнең икенче дулкыны булды. Ул вакытта Россия төбәкләрендә, шулай ук Удмуртиядә дә бик күп милли оешмалар барлыкка килгән иде. Бөтендөнья татар конгрессы һәр төбәктә дә татар милли оешмаларын бер түбә – милли автономия астына җыярга кирәк дигән карарга килде. Без дә шушы яңа автономия форматына күчеп, Удмуртиядә милли-мәдәни автономия төзедек.

– Ул вакытта Удмуртиядә Татар иҗтимагый үзәге бар иде бит инде. “Ике оешма нигә кирәк?” — дип, каршы чыгучылар булмадымы?

— Россиядәге кайбер төбәкләрдәге татарлар моңа кадәр булган Татар иҗтимагый үзәген автономия итеп үзгәрттеләр. Ә Удмуртиядә без Татар иҗтимагый үзәген дә калдырып, тагын бер оешма төзергә карар кылдык. Ул вакытта, әлбәттә, килешмәүчеләр дә булды, әмма моның уңай яклары күбрәк иде. Автономия белән берлектә төбәкләрдә яңа иҗтимагый шәхесләр барлыкка килде, яңа буын пәйда булды, шул ук вакытта өлкән активистлар да үз эшен дәвам итте. Сарапул, Можга, Воткинск шәһәрләрендә, Балезино районында яңа көч, яңа кешеләр, яңа сыйфат барлыкка килде.
Автономия төзелү шулай ук Казан белән элемтәбезне ныгытты, Удмуртиянең Милли сәясәт министрлыгы белән тыгыз эшли башладык.

— Автономия рәисе булганнан соң беренче башкарган катлаулы, җаваплы эшегезне хәтерлисезме?

— Берничә масштаблы эш башкарылуы барысы бер үк вакытка туры килде дияр идем. “Минем Удмуртия” каналында яңа татар тапшырулар цикл­ын башлап җибәрдек. 6нчы татар гимназиясен яңа бинага күчердек, “Яңарыш” газетасының материаль-техник базасын яңарттык. Моннан тыш әле Сабантуй бәйрәмен уздыруны яңа сыйфатка күчерә алдык. Ул кечкенә генә “Локомотив” стадионында уза иде. Сабантуй дистәләгән мең кеше сыйдырышлы махсус мәйданга күчерелде. Халкыбызның мәдәниятен үстерү өчен бу зур адым булды дип саныйм.

— Чаралар уздырганда, кыен мәсьәләләр чишкәндә, сезгә кемнәр таяныч булды? Сез алар белән бүгенге көндә элемтәдәме?

— Әлбәттә, иң беренче чиратта үзем эшләгән “Яңарыш” газетасы хезмәткәрләре, газетаның төбәкләрдәге активистлары ярдәмчем дә, киңәшчем дә булдылар. Аннары — татар теле укытучылары, татар тәрбиячеләре, алар укыткан балаларның ата-аналары. Гомумән, Удмуртиядә гомер итүче татар халкына рәхмәтем зур. Әгәр җитәкче халыкның ышанычын, аларга кирәклеген тоймаса, бернинди уңышларга да ирешә алмый.

— Милли хәрәкәттә тау менеп, тау төшкән сыман, түбәнгә төшү һәм югарыга күтәрелеш күзәтелә. Бу халыкка, милли оешмаларның җитәкчеләренә генә түгел, күпчелек илдәге сәясәткә бәйле. Кайчан гына әле безнең Удмуртиядә дә татар телен фән буларак өйрәнүче 22 мәктәп бар иде. Бүген аларның саны 7 генә. Мондый күренеш бөтен илебез буйлап күзәтелә. Моңа сезнең карашыгыз ничек?

— Әлбәттә, мондый күренешләр күңелне төшерә. Милли сыйныфлар ачу — бүгенге көндә авыр бирелә торган эш. Шулай да борын салындырырга ярамый. Халыкта үзенең милли гореф-гадәтләрен саклап калу теләге кимемәде. Без моны мәчетләрнең күпләп төзелүе, аларда халыкның тулы булуыннан күрәбез. Бүген ата-ананың балаларын милли сыйныфка бирергә мөмкинлеге булмаса да, башка мөмкинлекләр ачылды. Тәүлек буе татар каналлары эшләп тора. Балалар өчен “Шаян ТВ” каналы барлыкка килде. Аны телевизордан карап булмаган очракта Интернетны ачып карарга була. Шулай ук Интернет аша бар татар артистларын тыңлыйбыз, карыйбыз. Нәрсәгәдер өйрәним дисәң дә, татар китап­лары кирәк булса да, барсын да Интернеттан табарга мөмкин. Без элек Удмуртиядә 30 минутлык татарча тапшыруларга сөенеп утырсак, хәзер аларны көн-төн карарга мөмкин. Теләгән кешегә үзенең милли мохитен булдырырга, балаларына тапшырырга шартлар тудырылган.

— Автономия рәисе буларак, сез татар милләте өчен эшләдегез. Ә бүгенге көндә Казан шәһәрендә Халыклар дуслыгы йортын җитәклисез. Милли оешмалар арасында үзара конкуренция тоясызмы? Ул үсеш өчен уңай тәэсир итүче көчме, әллә киресенчә…

— Милләтләр арасында ачыктан-ачык конкуренция тоймыйм. Һәр милләтнең үз үзенчәлеге бар. Һәр халык оешмасының — үз юнәлеше. Алар бер-берсе белән кисешмиләр. Ә менә милләтнең үз оешмасы эчендә көндәшлек бар. Рәис урыны өчен, теге яки бу юнәлешне өстенлекле итү өчен…

— Милли оешма үсешенең, сезнеңчә, серләре нидә?

— Җитәкче үз мәнфәгатьләрен генә кайгыртмыйча, оешмасы өчен тырышса, бу соңыннан җитәкчегә өстәмә мөмкинлекләр бирә: авторитетлы оешмаң булса, башка оешмалар арасында үзеңне лаеклы тота аласың. Ә безнең Удмуртиядә татар милләтенең абруе зур. Ул — башка халыклар алдында горурланырлык халык. Бүгенге көндә мин Казанда яшәсәм дә, Удмуртия татарлары, Удмуртия татарларының милли-мәдәни автономиясе эше белән кызыксынып торам. Мин киткәннән соң, автономиягә кем генә килмәсен, үзләреннән милли үсешкә өлеш керттеләр. Мин аларга зур рәхмәтле! Башланган эш тукталып калмады, димәк, ул халыкка кирәк. Чөнки халыкка кирәк булган, файда китергән эш кенә яши. Киләчәктә дә шулай булсын!

Нәзирә Касимова: “Бер ел гына җитәкчелек итсәм дә, вакыйгаларга бай булды ул ел. Бөтен районнардан тәрбиячеләрне җыеп, чара уздырганыбыз, аларның бу чарадан соң зур рәхмәтләр җиткергәне хәтеремә уелып калды. “Без күпчелек үз казаныбызда гына кайныйбыз. Мондый тәҗрибә уртаклаша торган чаралар бик кирәк”, — дип, бик шатландылар тәрбиячеләр, укытучылар. Чарага шулай ук тел белгечләре килде. Алар үз киңәш-белемнәре белән уртаклаштылар.
Без мәктәпләрдә дә еш булдык, ата-аналар белән очраштык. Балаларга телне өйрәтү кирәклеген аңлаттык, татар сыйныфларына чакырып, чаралар оештырдык. Халыклар дуслыгы йорты уздырган кичәләрдән беркайчан да читтә калмадык, башка милләтләр белән элемтәдә тору мөһим. Уртак бәйрәмнәрдә катнашканда, татар милләтенә башка халыкларның хөрмәт белән карауларын тоя идем. Үзем дә аз булса да татар милләте эшенә өлеш кертүемә чиксез шатмын”.

Равил Шәрифуллин: “Мин белгечлегем һәм һөнәрем буенча милли тормышта кайнаган кеше булмасам да, милләтемне хөрмәт итүче, үземне аның бер өлеше итеп тоючы кеше буларак, халкым тормышы белән һәрвакыт кызыксынып торырга, хәбәрдар булырга тырышам. 2012 елда автономиянең рәисе булуымны сорадылар. Миңа бу тәкъдим күптән ясалып килде, шуңа үземне бу эшкә әкренләп әзерли башладым. Март аенда автономия рәисе итеп сайландым. Бу вазифа миңа рес­публикада татарлар яшәгән төбәкләрдә булып, алар тормышы белән ныклап танышырга, мәктәпләрне йөреп чыгарга этәрде. Ике ел эчендә мәктәпләргә матди ярдәм итү белән берлектә алардагы белем бирү сыйфаты белән дә танышып чыктым. Апрель аеннан Сабантуй бәйрәменә әзерлек башланды. Җәй айлары Ижауда, башка районнарда узган милли бәйрәмебезне уздыру хәстәрләре белән җанлы узды. Җитәкчелек иткән вакыт эчендә истә калган хатирәләрнең берсе — Казанда узган Бөтендөнья татар конгрессының корылтаенда катнашу булды. Мин дөнья буенча сибелгән татарлар белән очрашып, аралашып, милли тормышка башка күзлектән карый башладым. Милләтебезнең зур, бай мираслы, көчле, чыдам, гүзәл булуына инандым. Бүгенге көндә җитәкче булмасам да, милли эшкә үземнән өлеш кертергә, булдыра алганча ярдәм итәргә тырышам. Милләтебезне тагын да көчле, бердәм, мәдәниятле, әхлаклы халык итү өчен без һәрберебез үзеннән өлеш кертергә тиеш”.

Әйе, Удмуртиядә милли тормыш үзеннән-үзе генә гөрләми. Уңышларга бары тик тырышлык, алга карап эш итү нәтиҗәсендә, проблемаларны вакытында дөрес хәл иткәндә генә ирешеп була. Киләчәктә дә Удмуртия татарларының милли-мәдәни автономиясе эше уңышлы булыр, икенче юбилейларга кадәр тагын да күп эшләр башкарылыр, дигән ышаныч зур. Моның өчен милли-мәдәни автономиянең мөмкинлекләре җитәрлек.