Сөй гомерне, сөй халыкны, сөй халыкның дөньясын!



Котлыйбыз


Баш бит - Яшьлек адымы - Милли гаилә телне саклар
6.09.2018

Милли гаилә телне саклар

Татар яшьләренең танышып, кавышып милли гаилә корулары шатлыклы күренеш, әлбәттә. Бу очракта динебез дә, телебез дә, гореф-гадәтләребез дә, тарихыбыз да сакланыр дигән өмет сүнми. Очрашкан чакларда үз туганнарың белән рәхәтләнеп, туган телдә сөйләшүләре генә дә ни тора бит! Газетабызда республикабызда яшәүче яшь милли гаиләләр белән таныштыруны дәвам итәбез. Алар яшьләргә үрнәк булып торсыннар иде.

Ләйсән һәм Рамил Гайниевлар гаиләсе белән мин улым 107нче балалар бакчасына йөри башлагач таныштым. Кызлары Айгөл белән улым бер төркемгә йөрделәр. Гайниевлар ерактан ук аерылып тора иделәр. Һәр бәйрәмгә дә бергә киләләр, үзара татар телендә аралашалар. Кызларына да милли тәрбия бирү беренче урында тора.
“Без Рамил белән шугалакта таныштык. Минем белән тагын бер кат күрешергә теләсә дә, аңа бер ай дәвамында мөмкинлек бирмәдем. Тик үҗәт булуы үзенекен итте. Рамилдә иң ошаган сыйфат – аның гадел булуы”, — дип, ничек танышулары турында сөйләп китте Ләйсән.
Гаилә корып, бер кыз, бер ул үстерәләр Гайниевлар. Аларның гаиләсе башка милләт кешеләрен хөрмәт итәләр. Шул ук вакытта үз телләрен дә онытмыйлар, аны зурлап, хөрмәт итеп яшиләр. Өйләрендә алар татар телендә аралаша, милли җырлар тыңлыйлар. “Ана теле бервакытта да онытылырга тиеш түгел. Олы кызыбыз балалар бакчасына татар төркеменә йөрде. Аңа анда бик ошый иде. Туган телебезгә мәхәббәт тәрбияләгән, гореф-гадәтләребезгә өйрәткән тәрбиячеләргә зур рәхмәт”, – диләр Ләйсән белән Рамил.
Яшь гаиләдә милли һәм дини бәйрәмнәребезне һәрвакытта да билгеләп үтәргә тырышалар, халкыбыз ризыкларын пешерәләр. Әнә шулай үз үрнәкләрендә милли тәрбияне балаларына да сеңдереп үстерәләр. “Бу бик мөһим. Чөнки киләчәккә нигез гаиләдә салына”, — ди Гайниевлар.
Чыннан да, гаилә балага тиешле тәрбия бирә алса, аңа башкаларның йогынты ясый алуы икеле. Бу исә киләчәктә катнаш никахлар да кимер дигән сүз. Милләтебезнең киләчәге Рамил һәм Ләйсән кебек чын татар гаиләләре кулында.

Эльвира Хуҗина.