Сөй гомерне, сөй халыкны, сөй халыкның дөньясын!



Котлыйбыз


Баш бит - Яшьлек адымы - Милли бизәкләр җылылык өләшә
1.02.2018

Милли бизәкләр җылылык өләшә

Соңгы вакытта яшьләр арасында татар мәдәниятенә, сәнгатенә кызыксыну арту сизелә. Бу гадәти хәл. Чөнки милли бизәкле әйберләрне кулланган чакта, аларга кагылганда, кулга тотканда рәхәтлек тоясың.
Ижауда яшәүче Айгөл Шамил кызы Сөләйманова да татар милли орнаментлары, татар милли курчаклары белән кызыксына. Ижауның 10нчы мәктәбендә укыган чакта Фәридә Фрунзе кызы Кашапова, татар теле һәм әдәбияты фәннәренә мәхәббәт уятып, татар дөньясына алып керә аны. Кечкенәдән укытучы булырга хыяллана Айгөл. Тик ни сәбәпледер, Ижауның авыл хуҗалыгы академиясенә укырга керә. 2009 елда әлеге уку йортын тәмамлаганнан соң, бер оешмада хисапчы булып эшли. Бу һөнәр бик ошаса да, еллар узган саен күңеле татар дөньясына тартыла. Тәлинкәләргә, бокалларга, фужерларга, комганнарга төсле буяулар белән милли бизәкләр төшерә. “Ничек итеп милли курчаклар тегә башладың?” – дигән соравыма: “2013 елда кызым тугач, уенчыклар бәйли һәм тегә башладым. Бәләкәй чактан ук кул эшләре белән шөгыльләнергә яратам, чөнки әнием мине тегәргә дә, бәйләргә дә өйрәтте. Мин аңа өйрәткәне өчен һәм иремә кул эшләре белән шөгыльләнгәндә мине аңлаганы өчен бик зур рәхмәтле. Шулай ук иремә дә рәхмәтле. Кызыма уенчыклар сатып ала башлагач, аларның күпчелеге Кытайдан икәнлеген белдем. Шул вакытта миңа уенчыклар ясау идеясе килде. Шулай ук безнең татар балалары өчен милли йөзле курчаклар булмаганын аңладым. Кибеттән сатып алганнары кулдан ясаганнарыннан бик нык аерыла. Уенчык­лар табигый тукымалардан гына тегелә, бик йомшак булганга, бала аларны кочаклап йоклый да ала. Үзем эшләгән уенчыклар алар бит берәү генә! Андый уенчык башка беркемдә дә булмый. Аны ясаган чакта да кабатлап та булмый. Кибеттәге уенчыклар составында балалар сәламәтлегенә зыянлы химикатлар булырга мөмкин, ә сыйфатлы уенчык бик кыйммәт була. Ә үз кулың белән эшләгәне кадерле дә була, минемчә. Кызым да мин ясаган уенчыклар белән яратып уйный”, — ди Айгөл.
Үзем дә кечкенәдән курчаклар, Барбилар белән уйнап үскәнгәме, бу курчаклар гаҗәп матур һәм күңелгә аеруча якын булып тоелды. Алардан җылылык бөркелә. Бала мондый курчак белән уйнаганда, үзе дә сизмәстән милли мәдәниятебезгә тартыла, татар дөньясына кереп китә. Айгөлгә һәр башлаган эшендә уңышлар телим.

 

Гөлнара Вәлиева.