Сөй гомерне, сөй халыкны, сөй халыкның дөньясын!

Котлыйбыз


Баш бит - Сәхнә тормышы - Милли бизәкләрдә — табигать матурлыгы
25.10.2017

Милли бизәкләрдә — табигать матурлыгы

“Бәхет” ансамбле белән шәһәребезнең Иван Пастухов исемендәге китапханәсендә үткәрелгән күп кенә кичәләрдә катнашабыз. Әлеге китапханә һәрвакыт төрле милләт вәкилләрен җыеп, очрашулар үткәрә. Сочи шәһәрендә Бөтендөнья яшьләр һәм студентлар фестивале узган көннәрдә биредә яшүсмерләр атналыгы үткәрелде. Бу юлы да Экология елы уңаеннан үткәрелгән “Экостиль” презентациясендә төрле милләт вәкилләре очрашты. Табигатьне саклау — барлык милләтләр өчен мөһим булган кебек, аның бизәкләре дә милли орнаментларда урын алулары белән кадерле. Кичәдә 56нчы санлы гимназия яшүсмерләре, укытучылар катнашты.
Орнамент — грек сүзе, “бизәү” дигәнне аңлата. Орнаментлар — элементлар чиратлашу, кабатланудан торган бизәк. Төрле милләт халыкларының чигү төрләре, орнаментлары аерылып торган. Һәрбер төбәк үзенең чигү алымнарын даими рәвештә баета үзгәртә барып, хәзерге көннәргә кадәр саклаган. Кичәдә рус, удмурт халкының милли костюмнарындагы, украин халкының архитектурасындагы орнаментлар белән танышырга була иде.
“Бәхет” ансамбле әгъзасы Венера Гатауллина яшүсмерләрне татар халкындагы өстенлек иткән үсемлек орнаментлары белән таныштырды: “Рус чигешендә геометрик орнаментлар, үсемлек һәм хайван сурәтләре чигелгән геометрик формалар күбрәк урын алган. Казан татарлары сәнгатендә чәчәк бәйләмнәре рәвешендәге композицияләр киң таралган. Чәчәк бәйләмнәрен бик тә нечкә һәм нәфис бөгелгән сабаклар һәм эре-эре чәчәкләр белән ясыйлар, алар арасына вак чәчәк мотивлары һәм бөреләре урнаштырыла. Бер үк сабакта еш кына тюльпан, георгин, канәфер, роза, мәк, ромашка һәм башка чәчәкләрнең мотивларын күрергә мөмкин. Күп кенә очракларда бизәлә торган җирлек өстендә андый чәчәк бәйләмнәре тыгыз тасма сыман бизәк ясыйлар. Чигелгән әйберләрдә кайвакыт кош, бал корты, күбәләк сурәтләре очрый, алар чәчәк-үсемлек бизәгенә якынайтып бирелә. Бизәкләрнең нинди генә төрләре юк — таҗлар, яфраклар, каурыйлар, чәчәкләр, йөрәк сурәтләре. Халкыбызның рухи камиллеге, шигъри җаны, күңел байлыгы, табигатьне яратуы төрле бизәкләр булып кием-салымнарга күчкән”, — диде ул.
Шәхсән үземә килгәндә, мин халкымның милли бизәкләрен бик яратам. Әйтергә кирәк, мондый стиль бүген модада. Татарстанның нинди генә шәһәренә барсам да, милли орнамент белән бизәлгән сумкалар, шарф-яулык­лар, бизәнү әйберләре сатып алам. Дусларым, хезмәттәшләрем, яшүсмерләр мин куллана торган милли орнаментлы сумка, шарф, акча янчыгы, алкалар белән кызыксыналар, соклануларын белдерәләр. Очрашуда Светлана Тимершина “Умырзая”, “Ромашкалар” җырларын башкарганда украин милләтеннән булган Наталья Берд: “Мин татар җырларын тыңлаганда, моңнарына сокланам. Менә хәзер дә Светлана җырлый, ә минем күз алдына аның моңы аша сезнең милли орнаментлардагы үсемлекләр күз алдына килә. Гүя аның тавыш әлеге чәчәкләр, үсемлекләр кебек борма-борма юллар белән югарыга үрмәли. Әлбәттә, мин татар халкының милли орнаментлары белән кызыксынып утырмас идем, ләкин бүген бу кичәдә катнашып, сезнең халык турында бик күп нәрсә белдем”, — диде. Кичәдән соң чәй өстәле артында утырганда да катнашучылар: “Гомер буе төрле милләт вәкилләре белән бергә яшәдек. Алга таба да шулай дәвам итсен”, — дип фикер алыштылар.
Мәкаләмне мәшһүр татар шагыйре Габдулла Тукайның татар халкының башка милләтләр белән мөгамәләсе хакындагы сүзләре белән тәмамлыйм:

“Һич бетәрме тарихи
бу бергәлек? —
Без туган бер җепкә
бергә теркәлеп…”

Рәфилә Рәсүлева.