Сөй гомерне, сөй халыкны, сөй халыкның дөньясын!



Котлыйбыз


Баш бит - Хатлар — тормыш көзгесе - Милли басмабыз өйрәтә дә, тәрбияли дә
13.09.2018

Милли басмабыз өйрәтә дә, тәрбияли дә

“Яңарыш” — белем дөнья­сы, хәзинә, тәрбия чарасы, татар милләтенең дәрәҗәле, көчле рухлы, затлы газетасы. Татар теленең нечкәлекләрен дә газетабыз аркылы өйрәнәбез. Татар телендә укысак та, әле бер дә ишетмәгән сүзләрне “Яңарыш” газетасы аша ишетәбез. “Нишләп алар татар әдәбиятында язылмаган соң?” — дип уйланам. Ничек өйрәткәннәр, шулай сөйләшәбез, язабыз. Шул ук онык-оныкчыкның татарча турун булуын да “Яңарыш”тан укып белдем. Белемле кешеләргә рәхмәтем зур. Алар газета аша безне дә өйрәтәләр. Бер әдәби кичәдә Ибраһим ага Биектаулы: “Без кухня теленнән ерак китә алмыйбыз”, — дигән иде. Уйласаң, сүзе хак шул. Ә аның шигырьләрен хәйран калып укыйм, үз гомеремдә бер тапкыр да ишетмәгән ят сүзләрне ишетәм.
Гыймран Сафинның сәяси язмалары, шигырьләре бай эчтәлекле. Дания Борһанова бик оста, шома яза. Газетаның һәр санында диярлек аның төрле темаларга багышланган язмалары урын алып тора. “Ударник”, “Октябрь” кинотеатрлары минем балаларның туган елларында төзелгән икән. Ул язмаса, бу хакта белмәгән дә булыр идем. Шиһабетдин Садыйковның язмыш, сугыш чорына атап язган шигырьләрен укырга яратам. Гөлфирә Мәйдуллинаның язганнары бик мәгънәле, тирән эчтәлекле. Аның шигырьләрен кат-кат укыйм. Саҗидә Ашированың эчтәлекле язмаларын, шигырьләрен яратам. Гөбәдиянең төрле якта төрлечә пешерүе хакындагы язмасын да бик ошаттым. Мин дә бу камыр ризыкны пешерәм, тик мин икенче төрле рецепт белән әзерлим. Дилфәр Хәсәнов инде күп еллар яза. Аның кызык-мызыклары да, проблема күтәргән язмалары да газетабызның эчтәлеген баетып җибәрә. “Яңарыш” газетасының оста язучылары күп, һәммәсенең исемнәрен атап чыгу мөмкин түгел.
“Яңарыш” газетасын яратканга элеккеге елларда чыкканнарын да җыеп барам. Кайчагында аларны алып укыйм. 1997 елга кадәр милли басма 4 битле генә чыкты. Ул чагында язучысы күп булмаса да, иҗатчыларга урын җитмәгәндер инде. Юкка гына, 1997 елда 8 битле газетага әйләнгәч, болай дип язганмындыр.

Туксан җиденең башыннан
Эшләр җайланып китәр.
Бер битен безгә бирсәләр,
Барыбызга урын җитәр.

2012 ел — “Яңарыш»ның 1000нче саны басылган ел. Анда Әхәт Фаррахов редакция хезмәткәрләрен һәммәсен үзләренә охшатып су­рәтләгән. Редакция хе­змәт­кәр­ләре белән милли басманы тартучы Шиһабетдин ага Садыйковны да бик тиз танып алдым. Әхәтне оста рәссам дип ничек әйтмисең?!
Мин газетадагы киңәшләрне, аш-су рецептларын да игътибар белән укып барам. Төплекәй турындага язмага шулкадәр сөендем. Балачакта әнкәй төплекәй пешереп сыйлый иде, ә аның рецептын бер аш-су китабында да тапмаган идем.

“Яңарыш” уналты битле
Эчтәлеге бай, төрле.
Чын-чынлап күңелдә бәйрәм
“Яңарыш” килгән көнне.
Читтә калмый язылыгыз,
Әйтеп: “Без булдырабыз!”
Һәрчак алда барсын өчен
Милләт, “Яңарыш”ыбыз!

1991 елдан бирле “Яңарыш”ны кемнәр генә тартмады. Шунысы сөендерә: газета елдан-ел эч­тәлеклерәк, сыйфатлырак чыга.

Роза Фәрхетдинова, Ижау шәһәре.