Сөй гомерне, сөй халыкны, сөй халыкның дөньясын!



Котлыйбыз


Баш бит - Белем һәм тәрбия - Миллилек исемдә генә түгел, җисемдә булсын
14.01.2021

Миллилек исемдә генә түгел, җисемдә булсын

Мәгариф өлкәсендә озак еллар эшләгәндә тупланган тәҗрибәмнән чыгып, шуны әйтә алам: бүгенге көндә телебезне, мәдәниятебезне, тарихыбызны белгән, шуларны киләчәк буынга җиткерә алырлык милләтпәрвәр шәхесләргә сусыйбыз, ике телне дә камил белүче кадрларның кирәклеген көннән-көн ныграк тоябыз. Ә чынында нинди булырга тиеш соң ул милли кадр?

Дөньяга килгән адәм баласы, гаиләсеннән кала, дәүләт учреждениеләрендә – бакча, мәктәпләрдә белем һәм тәрбия ала. Милли мәктәпләр, балалар бакчалары өчен педагогик кадрлар әзерләү зарурлыгы бүгенге милли мәгарифнең иң беренче бурычы дисәм, хата булмас. Чөнки югары уку йортларында татар төркемнәре, нигездә, юк. Бу исә киләчәктә фәннәрне татарча укыта алырлык тулы әзерлекле белгечләр кытлыгына китерәчәк. Шулай да әлеге проблеманың бер уңай чишелеше табылды кебек. Мәгариф һәм фән министрлыгы дүртенче ел инде, укытучы һөнәрен сайлап, педагогика уку йортларына укырга керүчеләрне стипендия түләп укыта. Алар, вузны тәмамлаганнан соң, килешү нигезендә биш елга үз районнарына укытырга кайтырга тиешләр. Бу проект алга таба да уңышлы эшләсә, азмы-күпме өмет бар. Тик бу гына районнарның ихтыяҗларын канәгатьләндерә алмаячак.
Мәктәпкәчә белем бирү оешмалары да, мәгариф системасының беренчел баскычы буларак, бик әһәмиятле урын тота. Бу яшьтә баланың ана телендә фикер йөртә белүенә нигез салына. Шуннан чыгып караганда, бүген алар өчен дә ике телне камил белгән тәрбиячеләр һәм белгечләр җитми. Минзәлә, Арча педагогия көллиятләрендә кадрлар әзерләнсә дә, барысы да алган һөнәрләре буенча эшкә кайтмый, шуңа күрә бу өлкәдә дә стипендияле, максатчан килешү проекты булдыру мәсьәләсе югары дәрәҗәдә куелсын иде.
Ике телне дә камил белгән белгечләр мәгариф өлкәсендә генә түгел, ә халыкка хезмәт күрсәтүче башка тармакларда, муниципаль һәм дәүләт органнарында да бик кирәк. Туган телебезнең дәрәҗәсен күтәрү максатыннан, хезмәткәрләрнең квалификация категорияләрен билгеләгәндә, һөнәри конкурслар уздырганда, грантлар биргәндә, ике дәүләт телен белү, вазифаи бурычларны үтәгәндә, аны куллану дәрәҗәсе исәпкә алынса, бу – телне белү һәм камилләштерү өчен тагын бер яхшы стимул булачак.
Үткәнен белмәгән халыкның киләчәге булмас, дигән мәкальне истә тотып, тагын шуны әйтәсе килә: югары уку йортларында, белем күтәрү курсларында «Татарстан тарихы»н өйрәнүгә багышланган махсус программалар кертелсә, татар халкы тарихына, теленә хөрмәт хисе артыр иде дип уйлыйм, чөнки безнең тарих мәктәп программасында «Россия тарихы»ның бер өлеше генә булып өйрәнелә, һәм аңа сәгатьләр бик аз күләмдә бирелә. Милли кадрларның бу яклап тирән белем белән коралланган булуы зур әһәмияткә ия.
Иртәгә эшкә килүче милли кадрларны бүгенге учреждениеләр тәрбияли. Аларның үз эшчәнлегендә миллилек ни дәрәҗәдә соң? Кайсыларында икетеллелек тормышка ашырыла? Әйтик, мәдәният учакларыннан, балалар һәм яшүсмерләр белән эшләүчеләрдән моны кем таләп итә?
Милли кадр диюгә, бары тик укыту-тәрбия өлкәсендә эшләүчеләрне генә күз алдында тоту дөрес булмас иде. Гасырлар буе милли рухны авыл саклап килгән. Язмышы инвестор кулына тапшырылган авылның хәле шактый ук мөшкел. Авылның каймагы булган авыл хуҗалыгы белгечләре, эшсез калып, кайсы кая таралышты. Калганнарын да «Алга таба ничек яшәргә?» дигән сорау борчый. Шулай итеп, милли кадрлар проблемасы авыл икътисадына килеп тоташа. Авыл матди яктан ныклы булганда гына, рухи яктан бай була ала. Ярым ташландык авыллар милли рухлы кадрлар тәрбияләүгә булыша алмый.
Безнең халык өстәгеләрдән үрнәк алырга өйрәнгән. Кадрлар диюгә, иң беренче булып күз алдына халык белән турыдан-туры эшләргә бурычлы җитәкчеләр килеп баса. Җитәкче милли кадр үрнәге була алса, телне сак-лау һәм үстерү эше күпкә җиңеләер иде, әлбәттә.
Күтәрелгән проблемаларны хәл итү өчен үзегез нәрсә эшлисез, дип сорарсыз. Әгерҗе районы – күп милләтле төбәк. Һәр елны районыбызга гына хас республика, төбәкара милли тәрбия чаралары үткәрелә. Мәсәлән, мәгърифәтче бертуган Гобәйдулла, Габдулла, Мөхлисә Бубиларга багышланган укуларда тирә-юнь районнардан да күп кенә укучылар катнаша. Моның өчен алар күптөрле тарихи эзләнү эшләре алып бара.
Тагын бер уңышлы эш юнәлеше – тө­бәк­ара хезмәттәшлек. Әгерҗе һәм Ижау шәһәрләренең мәктәп һәм балалар бакчалары үзара килешүләр нигезендә уртак проектлар алып баралар. Ижау шәһәрендә татарча нәшер ителә торган «Яңарыш» газетасында татар рухын, телен саклауга җанын-тәнен биреп эшләүче якташларыбыз хезмәт итә. Без алар белән горурланабыз.
Яшь буынны туган телдә тәрбияләүгә, бөтен мөмкинлекләрне кулланып, көчләрен кызганмый эшләүче яшь укытучылар алга таба безнең районга да кирәк булачак. Сөенечкә, Әгерҗе шәһәрендә балалар туу артуга бара. Алар үсүгә яңа мәктәп төзелсен иде. Ул вакытта әлеге мәктәптә милли мохит булдыру, татар телендә белем бирүгә сәләтле укытучылар туплау зарурлыгы алдыбызга килеп басасы көн кебек ачык. Соңгы еллардагы вәз­гыять аркасында ата-аналарда милли хиснең көчәюеннән файдаланып каласы иде.
Бөек шәхесебез Ризаэтдин Фәхретдин әйткәнчә, һәрбер кеше үз кулыннан килгән кадәр эшләргә, байлык вә һөнәр һәм дә сәнгать өлкәсендә милләтнең күтәрелүенә ярдәм кылырга тиеш. Барыбызның да теләк­ләре бер, эшләр дә уртак булсын иде. Югарыда саналган проблемаларны һәм аларның чишелеш юлларын “Татарлар: гамәл стратегиясе” документында күреп бик сөендем. Президентыбыз тарафыннан милләт өчен әһәмиятле мәсьәләләргә бирелгән игътибары дәвамлы, нәтиҗәле булыр дип ышанабыз. Миллилек исемдә генә түгел, җисемдә булса яхшы.

Вәсилә САФИУЛЛИНА, Әгерҗе районы мәгариф идарәсе җитәкчесе.