Сөй гомерне, сөй халыкны, сөй халыкның дөньясын!



Котлыйбыз


Баш бит - Хатлар — тормыш көзгесе - Менә кемнән үрнәк алырга кирәк
6.03.2020

Менә кемнән үрнәк алырга кирәк

Әрибә Кәрам кызы Айтуганованың Нарат авылы турында китабын укыгач, фикерләремне язмакчы булдым.

Әрибә апа белән мин 50 еллап аралашып, сөйләшеп яшәдем. Чөнки без Алабуга мәдәният училищесында укыган еллардан бирле танышлар. Мин көндезге бүлектә укыдым, ә ул читтән торып укыды. Яшь аермабыз төп-төгәл — 20 ел. Укып чыккач, ул Нарат китапханәсендә, мин Ямурза китапханәсендә эшләдем. Соңыннан Кадыбашка кайткач, анда китапханәдә эшләргә туры килде.
Әрибә апаның хезмәте республикага, районга һәм авылдашларына яхшы таныш. Аны композитор, шагыйрь Ләбиб Айтугановның туганы буларак та беләләр. Аңа 3 ай чагында әти-әнисе Актаныш якларыннан Нарат авылына күченеп килгәннәр. Әрибә апа шушы авылда эшен дә, тормыш иптәшен дә тапты. Өч кыз үстерделәр.
Әрибә апа китапханәдә күңелен биреп эшләде, 7000 китапның эчтәлеген белә иде. Аның турында Халисә Хәлиуллина менә нәрсәләр яза: “Китапханә авылдашларыма изге урын иде. Әрибә апа психолог та, сердәшче тә, бик тә ярдәмчел дә иде. Аның мәчет төзү өчен куйган тырышлыгы гына да ни тора?! Ул дару үләннәре җыйды, аны киптереп, авырган чакта авылдашларга өләште. Аны “Әрәмә карчыгы” диделәр. Ул гомеренең соңгы көненә кадәр авыл кешеләренең юатучысы да, аңлатучысы, агартучысы да, кайгыртучысы да, киңәш бирүчесе дә, ярдәмчесе дә иде. Шулай ук депутат та, комсомол сек­ретаре дә була. Әрибә апа тормыш иптәше Нурулла абый белән бик бәхетле яшәде. Ни кызганыч, Нурулласы иртә китте. Олы кызы Нураниясе дә йөрәк авыруыннан үлде. Бу кайгыларны да Әрибә апа сынмый-сыгылмый уздырды. Аның белән гел телефон аша сөйләшеп тора идек. Беркайчан зарланмады. Ул миңа үзенең киңәшләре белән яшәргә көч бирде. Бик күп газета-журналлар алдыра иде. Минем язмаларымны укыгач: “Яз!” — дип, дәртләндереп тора иде.
Әрибә апа 300 данә китап чыгарып, туганнарына, авыл халкына, дусларына өләште. Алма агачыннан ерак төшми, диләр. Кызлары Нурзилә белән Нурсөя дә Әрибә апа кебек. Нарат халкы Әрибә апага мәңге рәхмәтле. Бу язмам аның рухына дога булып ирешсен.

Фаягөл Әхмәтшина, Кадыбаш авылы.