Сөй гомерне, сөй халыкны, сөй халыкның дөньясын!

Котлыйбыз


Баш бит - Публицистика - Медицина. Хыяллар чынга аша
14.09.2017

Медицина. Хыяллар чынга аша

Күптән түгел Ижау шәһәренә Россия сәламәтлек саклау ми­нистры Вероника Скворцова килгән иде. Аның Удмуртиядәге әлеге тармак эшчәнлеге белән танышуы “Сакчыл дәваханә” проекты гамәлгә ашырылучы Ижау шәһәренең 2нче дәваханәсеннән башланып китте. Абруйлы кунакларны Александр Бречалов каршы алды.

“Сакчыл дәваханә” проекты Россиянең 23 субъектында эшли. Удмуртия әлеге исемлеккә агымдагы елда кушылды. Бүгенге көндә проектта Ижауның 2нче һәм 7нче клиник хастаханәнең балалар дәваханәләре катнаша.
“Сакчыл дәваханә” проекты буенча эшләүче учреждение нинди үзенчәлеккә ия булырга тиеш соң? Ул үз алдына нинди бурычлар куеп эшли? Бу сорауга түбәндәге җавапларны алдым. Дәваханәгә мөрәҗәгать итүчеләрне ике төркемгә бүлеп кабул итәләр икән: авыруларга һәм сәламәт мөрәҗәгать итүчеләргә. Мондый дәваханәләрдә диспансеризация мөмкин кадәр тиз үткәрелергә тиеш. Дәваханәгә Интернет челтәре һәм «Call-үзәк» аша язылырга мөмкин. Иң мөһиме, авыруны бары тик язылган сәгатьтә кабул итәргә тиешләр. Дәваханәләрдә халык өчен бар уңайлыклар да тудырылган булуы шарт. 2нче шәһәр дәваханәсе баш табибәсе Нина Капачинская әйтүенчә, биредә бу шарт­лар һәм тәртип урнаштырылган. Регистратурада төзекләндерү эшләре дә башкарылган. Хәзерге вакытта регистратура ачык рәвештә эшли икән, холлда һәм профилактика бүлегендә пациентлар өчен көтеп утыру зонасы бар, карталар саклау өчен аерым бүлмә бирелгән. «Call-үзәк» эше оештырылган.

Хастаханәдә Интернет эшли. 85 процент медицина хезмәткәрләренең эш урыны мәгълүмат системасына тоташтырылган. Электрон чират һәм табибларның эш сәгатьләре күрсәтелгән табло урнаштырыл­ган. Баш табиб әйтүенчә, шушы санап кителгән алшартларның беренче нәтиҗәсе буларак, регистратурада чират тору вакыты 15 минуттан 4 минутка кадәр, табиб-терапевтны көтү вакыты 25 минуттан 10 минутка кимегән.

Мондый шартларда дәваханәгә барып кайтуны һәркем телидер. Сер түгел, су буе чиратларда утырып, табиб көтә башласаң, сәламәт кеше дә авырып кайта. “Сакчыл дәваханә” проекты тәкъдим иткән шартлар һәр дәваханәдә булсын иде дип телисе генә кала. Удмуртия җитәкчеләре әйтүенчә, бу уңай тәҗрибәне бүгенге көндә республиканың 22 медицина учреждениесендә кулланмакчылар. Алар исәбендә Сарапул, Глазов, Воткинск шәһәрләре дә бар. Әлеге учреждениеләрне төзекләндерү эшләре мәҗбүри рәвештә медицина иминияте исәбеннән ясала.

Сәламәтлек саклау министры дәваханәдә эшнең ничек баруы, кабинетлар белән танышты. Ул медицина техникаларының кайда ясалган булуы белән дә кызыксынды. Нина Капачинская аларның күпчелеге Удмуртиядә ясалган булуына ишарә ясады. Мисал буларак, “Аксион”да ясалган дефибрилляторны һәм башка медицина җиһазларын күрсәтте.
Эшлекле сәфәр вакытында Сәламәтлек саклау министры Вероника Скворцова медицина техникалары күргәзмәсендә булды, күчерелмә диагностик модуль, “Калашников” концерны белән “Проект-техника” машина төзү компаниясе җитештергән тиз арада тикшерү үткәрү техникасы белән танышты. Әлеге техника Россия оборона министрлыгы соравы буенча керергә кыен булган урыннарда оператив рәвештә медицина ярдәме күрсәтү өчен махсус уйлап табылган. Мондый заманча техникага Сәламәтлек саклау тармагында да ихтыяҗ бар.

Ә менә күчерелмә медицина комплексын республика күптән түгел 14 миллион сумга «КаМАЗ» автомобиль базасыннан сатып алган. Ул маммограф, УЗИ-аппараты, ЭКГ ясау аппараты, үпкәгә вентиляция ясау техникасы, дефибриллятор һәм лаборатория белән җиһазландырылган. Белгечләр бригадасы ай саен авылларга чыгып халыкның сәламәтлеген тикшерә, балаларга диспансеризация үткәрә. Вероника Скворцова мондый мөмкинлекләр тудыруны югары бәяләде.
Шулай ук бу көнне бер төркем табиблар, авылда эшләүче яшь медицина белгечләре катнашында киңәшмә узды. Әлеге киңәшмәдә Удмуртиядә медицина ярдәме күрсәтүнең үсеш юллары билгеләнде.

УР Сәламәтлек саклау министры вазифасын вакытлыча башкаручы Андрей Воздвиженский әйтүенчә, республикабызда 117 медицина оешмасы, 25 район хастаханәсе, 61 амбулатория эшли.

Удмуртия «Земский доктор» федераль программасында да катнаша. Әлеге программа буенча авыл җиренә барып эшләүче табибларга 1 млн. сум компенсация түләү каралган. 2017 елда Удмуртиядә — 484 кеше, шул исәптән 22се табиб, әлеге компенсациягә ия булган. Киңәшмәдә катнашучы Завьялово, Селты, Алнаш районнарында эшләүче табиблар үзләренең яшәү, эшләү шартлары белән таныштырдылар. Эшләү һәм яшәү өчен тудырылган шартлардан канәгать булуларын белдерделәр. “Ләкин бернәрсә җитми: йортларга газ да кертелсә, бик яхшы булыр иде, югыйсә, һаман да утын ягып өй җылытабыз”, — дигән фикер яңгырады.

Киңәшмәдә “Юськи” балалар санаторие турында да сүз күтәрелде. “Ул заманча җиһазландырылган, балалар бакчасы һәм мәктәп белән тәэмин ителгән. Әлегә ул рес­публика күләмендә эшли. Аның Идел буе федераль округыннан, хәтта бөтен Россиядән балалар кабул итәрлек мөмкинчелеге бар. Бу хакта уйларга иде”, — дигән тәкъдим белән чыктылар табиблар Вероника Скворцовага. Ул яңгыраган һәр тәкъдимне карап, тикшереп, гамәлгә ашыру юлларын эзләргә вәгъдә итте.

Элмира Нигъмәтҗан.