Сөй гомерне, сөй халыкны, сөй халыкның дөньясын!



Котлыйбыз


Баш бит - Публицистика - Маутхаузен – тарихның коточкыч битләре
9.05.2020

Маутхаузен – тарихның коточкыч битләре

Бөек Җиңүнең 75 еллыгы алдыннан сугыш белән бәйле коточкыч тарихи вакыйгаларны зәңгәр экраннардан ешрак күрсәтәләр. Күптән түгел “Россия” телеканалында күрсәтелгән “Зөләйха күзләрен ача” дигән фильмда сөргенгә сөрелгәннәр язмышы сурәтләнде. Кызганычка каршы, тарихыбызда мондый канлы битләр шактый. Шуларның берсе турында минем дә язып үтәсем килә.

Сугыш еллары баласы буларак, мине Бөек Ватан сугышы белән бәйле булган күргәзмәләр, музейлар бик тә кызыксындыра. Волгоградта да булганым булды… Ә 1986 елда “Росгосстрах”та эшләгән чагымда тырыш хезмәтем өчен юллама белән бүләкләделәр. Болгария, Румыния, Венгрия, Чехословакия, Югославия, Австрия буенча сәяхәт иттек. Аннан соң ничә еллар үтсә дә, әлеге сәяхәт һаман да күңелемнән китми. Күптән түгел китаплар киштәсен тәртипкә китергәндә, әлеге сәяхәттән алып кайткан бер брошюра кулыма килеп керде дә, хатирәләрем кабат яңарып, кулыма каләм алдым.
Мине тетрәндергәне Маутхаузен концентрацион лагеренда күргәннәрем булды. Бу музей Австриядә — Линц шәһәреннән ерак түгел урнашкан. Минем фикеремчә, милләтенә, диненә карамастан, һәр кешегә концлагерьларның берсен генә булса да күреп кайту әһәмиятле.

Без Европаны гаҗәеп матур итеп кенә күрергә күнеккәнбез. Ә Маутхау­зен — әлеге фикерләүгә туры килми торган куркыныч җир. Ни генә булмасын, бу — тарихның хурлыклы битләре. Бик тә ямьле көн иде. Зәңгәр күктә каурый болытлар куера, табигать гүзәллегенә сокланып, гүзәл Австрия шәһәрчекләре буйлап сәяхәт итәбез. Мин, әлбәттә, кая баруыбызны яхшы аңлыйм, әмма әлегә бу күзаллау гына. Без тауга таба юл тотабыз. Менә безнең алда урта гасыр сараена охшаган шактый зур корыл­ма күренде. Тик бу сарай түгел… Бу — Маутхаузен концентрацион лагере. Монда аяк басканнан соң Австриядә күргән матурлык юкка чыкты сыман. Тоткыннарны нәкъ менә шушы 6 чак­рым озынлыктагы тау юлы буенча тимер юл станциясеннән концлагерьга куалаганнар.

Концлагерь 1938 елда, Австрия аншлюсыннан (Австриянең Германия составына кушылуы) соң төзелгән. Бу лагерь — Австриядә төп лагерь, ә ил буенча барлыгы 49 бүлеге төзелгән. Ә иң танылганнары — Гузен I һәм Гузен II лагерьлары. Маутхаузенны Дахау концлагере тоткыннары төзи. Биредә кешеләрне эшләтеп, җәберләп үтерәләр. Аның җитәкчесе СС хәрби формированиесе баш административ-хуҗалык идарәсе башлыгы обер­­группенфюрер Освальд Поль була. Лагерь янында тау кисеп гранит чыгару карьеры урнашкан. Башта бирегә җинаятьчеләрне, ә 1939 елның 8 ноябрендә сәяси тоткыннарны — Австрия һәм Германия коммунистларын алып киләләр.
Карьерда Германия ихтыяҗлары өчен гранит табылган. Аска текә баскыч — үлем баскычы алып бара. Аның буенча тоткыннар өскә таба теләсә нинди һава шартларында зур-зур гранит кисәкләрен күтәреп менәргә тиеш булалар. Хәлләре бетсә дә, туктарга ярамаган, туктасаң, шунда ук тәгәрәтеп төшереп үтергәннәр. Ә баскычлар бик көйсез һәм биек була.
Лагерьда комендатура һәм хуҗалык корылмалары тезелеп киткән… Комендатурада төрле рәсми чаралар узган, шулай ук бу мәйдан тоткыннарны җыю өчен файдаланыл­ган.
Маутхаузен һәм аның филиалларында 335 000 тоткын була, 120 меңнән артык кеше җәзалап үтерелгән. Иң күбе (32 000нән артык кеше) совет гражданнары була. Алар арасында галим-инженер, генерал-лейтенант, хәрби фәннәр док­торы, Кызыл армиянең Генераль штабының хәрби академиясе профессоры, Советлар Союзы Герое Дмитрий Михайлович Карбышев та (1880-1945) була. 1941 елның август башында, чолганыштан чыгу юлын эзләгәндә, нык контузияләнгән Дмитрий Карбышев әсирлеккә эләгә. Берничә тапкыр гитлерчылар тарафыннан хезмәттәшлек итү тәкъдиме ясалса да, ул үзен бу ысул белән үлемнән сак­лап калудан баш тарткан. Ул лагерьда каршылык күрсәтү хәрәкәтенең актив әгъзасы булган. Карбышев күп лагерьлар аша узган һәм Маутхаузенда җәзалап үтерелгән. Аның ничек һәлак булуын күз алдына китерүе дә куркыныч. 1945 елның 17 февралендә әсирләр арасыннан 400 кешене аерып алалар, анда генерал-лейтенант Карбышев та эләккән. Бу 400 кешене анадан тума чишендереп, бик озакка кышкы урамга куып чыгаралар. Сәламәтлекләре начар булган кешеләр чыдамыйча үлә һәм аларны шунда ук лагерь крематориена озаталар, ә калганнарын боз­лы су белән коендыралар. Мондый җәфалау тәүлегенә берничә тапкыр кабатлана. Карбышев салкын суга гына бирешмәгәч, башына чукмар белән сугып үтерәләр, мәетен лагерь крематориенда яндыралар… Моны тыңлау миңа бик авыр булды, күз яшьләремне тыя алмадым…
Биредә бараклар тезелеп киткән. Анда әсирләрне тотканнар. Фашист­лар нинди генә мыскыллау ысулын кулланмаган — каты салкыннарда тәрәзәләрне ачып тотканнар. Крематорий мичләрен, газ камерасын күрү белән җанга салкынлык үтә. Ә егерменче блок Совет әсирләре яшәгән лагерьның иң куркыныч урыннарының берсе була.
Ул 1944 елның җәендә рус хәрби әсирләре өчен махсус төзелгән. Блок өстәмә койма белән әйләндереп алынган, һәр поч­макка каланча куелган. Анда пулеметчылар сакта торган. Баракта карават, тәрәзәләр, ишекләр булмый — анда әсирләрне куып кертер алдыннан бинаның идәненә су агызалар. Кешеләрне шушы сулы идәнгә ятарга мәҗбүр иткәннәр, кышын алар туңып үлә. Бу блок — «үлем блогы» дип атала. Әлеге блокта шул рәвешле 6000 кеше юк ителгән. 1945 елның фев­раль аенда бу блок әсирләре пулеметчыларга һөҗүм итә. Кулларына нәрсә эләгә шуның белән һөҗим итәләр. 400 тоткын лагерьдан чыга, аларның 300е тирә-юньдә таралып кача, тик эсесчылар аларны янә тоталар һәм җәзалап үтерәләр. 7 кеше генә качып китеп, исән кала…
Өлкәннәр һәм балаларда медицина тәҗрибәләре ясап, гарипләү, нар­козсыз операцияләр ясау… Гомумән, нацистларның вәхшилекләре турында озак сөйләргә була…

Маутхаузендагы әсирләрне аме­­рикалылар азат итә. Сугыш тәмамланганнан соң, лагерь мемориаль комплекска әйләнә. Без анда төрле илләрдән — Россиядән, Германиядән, Испаниядән, Америкадан килгән туристларны күрдек. Безнең Россиядән булуны белгәч, юлны күрсәтергә, кайда да ярдәм итәргә ашыгуларын күреп сөендек.

Фәния Гаделшина, Ижау шәһәре.