Сөй гомерне, сөй халыкны, сөй халыкның дөньясын!

Котлыйбыз


Баш бит - Хәбәрләр - Матбугат конференциясендә яңгыраган фикерләр
21.12.2017

Матбугат конференциясендә яңгыраган фикерләр

14 декабрьдә РФ Президенты Владимир Путин зур пресс-конференция үткәрде. Анда Россиядән һәм чит илдән 1600дән артык журналист катнашты. Ил Башлыгы 3 сәг. 40 минутта 65 сорауга җавап бирде. Матбугат конференциясендә Владимир Путин әйткән кайбер мөһим фикерләрне җиткерәбез.
Владимир Путин:

Татарстан һәм татарлар турында
«Татарстанны яратам, анда минем дусларым күп. Әмма татарлар Татарстанда гына яшәми. Аларның яртысы диярлек Россиянең бүтән төбәкләрендә яши».

Регионнарны кушу турында
«Регионнарны кушу нияте юк. Һәрхәлдә, мин Президент булганда мондый хәл булмаячак».

Салымнар күләме турында
«2018 ел ахырына кадәр салымнар артмаячак. Халыкны вакыты чыккан салымнардан азат итү яклы мин. Эшмәкәрләрнең дә салым бурычларын “гафу итәргә” кирәк».

Киләчәк турында
«Россияне ничек күзаллавым турында күп тапкырлар әйткәнем булды. Ул заманча булырга тиеш. Хезмәт җитештерүчәнлеге күп тапкырга артырга, гражданнарның хезмәт хакы үсәргә тиеш».

Пенсия яшен арттыру турында
«Пенсия яшен арттыру турында карар әлегә юк. Карар булган очракта да, ул хәзерге пенсионерларга кагылмаячак».

Балалар өчен пособиеләр турында
«Өченче һәм аннан соң туган балалар өчен 3 яшькә кадәр пособие түли торган регионнар санын 60ка җиткерәчәкбез».

Хөкүмәтнең эшчәнлеге турында
«Проблемалар булуга карамастан, Хөкүмәтнең эшчәнлеге канәгатьләнерлек дип саныйм. Гомумән, Хөкүмәт ышанычлы эшли».

Президент сайлаулары турында
«Президент сайлауларына үз кандидатурамны үзем тәкъдим итәчәкмен. Әлбәттә, минем ил үсешенә булган карашымны уртаклашкан сәяси көчләр — партияләр һәм иҗтимагый оешмалар ярдәменә дә өметләнәм».

Трамп турында
«АКШ президенты Трампның ничек эшләвен мин түгел, ә аны сайлаучылар, ягъни Америка халкы бәяләсен. Ләкин аз вакыт эчендә ул җитди уңышларга ирешә алды дип саныйм».

Татар теле турында
Минемчә, милли мәсьәләдә бернинди кискенлек юк. Телгә кагылышлы сорау бер генә максатка юнәлгән – Россия Федерациясенең кай җирендә яшәвенә карамастан, балаларның тормышта бер үк старт шартлары булырга тиеш.
Кешеләрнең үз милли телләрен белүе бик мөһим. Барлык кешеләргә дә туган телне – татар телен генә түгел, илдәге башка халыкларның телләрен өйрәтүдә шартлар тудырырга кирәк.
Бездә бик күп телләр бар. Бу безнең горурлык һәм байлык – милли һәм тел төрлелеге. Һәм бу, һичшиксез, теләктәшлек табарга тиеш.

Армия турында
“Без кораллану буенча ярышка кермичә һәм бюджетка зыян китермичә армия белән флотны ныгытачакбыз”.