Сөй гомерне, сөй халыкны, сөй халыкның дөньясын!



Котлыйбыз


Баш бит - Яшьлек адымы - Максим татар телен өйрәнүен дәвам итә
27.06.2019

Максим татар телен өйрәнүен дәвам итә

Беркөнне “Яңарыш” редакциясенең телефонына шалтырап, бер ир-егет: «Бүген мин сезгә киләм, эш урынында буласызмы?» – диде. Кем икән соң бу? Тавышы таныш та кебек… “Сез кем буласыз? Килүегезнең максаты нинди?” – дип, гадәти сорауны бирдем. “Санкт-Петербургтан Максим Кузнецов булам. Бер сәгать эчендә килеп җитәм”, — диде ул.
Хәтерләсәгез, 2016 елның җәендә күп телләрне су кебек эчүче Максимның, Ижауга әбисенә кунакка кайткан вакытта, татар редакциясе барлыгын ишетеп, якыннан танышырга килгәнлеге турында газетада язган идек. Шул вакыттан бирле һәр ел саен Максим редакциягә татарча сөйләшергә, үзенең уңышлары белән уртаклашырга керә. Менә ул — редакциядә. Аның белән русча сүзләр кыстырып, аралашып маташам (бәлки, әдәби телне аңлап бетермидер дип). Ул миңа татар теленең кагыйдәләрен аңлата-аңлата, бер русча сүз өстәмичә җавап бирә. Гаҗәеп!!!
Бүгенге көндә Максим 10 телдә иркен аралаша. Аеруча фин-угыр телләрен өйрәнү ошый икән аңа. Ул вепс, ижор, водь телен камил белә. Әлеге телләр — бүгенге көндә аз калып барган Балтыйк буе халыкларының фин-угыр телләре төркеме. Үзем дә бераз телләрне өйрәнгәнлектән, бу эшнең кыенлыгын аңлап, Максимнан сорамыйча булдыра алмадым: “Сиңа татар телендә сорау биргәндә, җавапны рус телендә фикерләп җавап кайтарасыңмы? Үземнән чыгып әйтәм: инглиз телен ишетсәм, автомат рәвештә татар теленә тәрҗемә ителә, аннан җавап башта рус теле аркылы урап, инглиз телендә кайтарыла. Чөнки төп фикерләү процессы тумыштан бирле татар телендә бара. “Телләрне тиз һәм җиңел үзләштерү өчен нәкъ менә шул телдә фикерли белергә кирәк. Мин татарлар янында булсам, татарча уйлап, фикер йөртә башлыйм, удмуртлар белән аралашырга туры килсә, аларча фикер йөртәм. Шуңа башымда тәрҗемә процесслары бармый”, — диде ул. Менә бит кайда икән полиглот булу сере!
Бу юлы Максимны Ижауга VI Бөтенроссия фин-угыр телләрен өйрәнүчеләр конференциясенә чыгыш ясарга чакырганнар икән. Ул фәнни конференция узгач, язма җибәрергә вәгъдә биреп, саубуллаш­ты. Озак та узмады, электрон адреска татар телендә язылган язма килеп тә җитте. Сезгә шуны тәкъдим итәбез.

Гүзәл ШАКИРОВА.

Ижауда галимнәр җыелды

Шушы көннәрдә Ижауда зур фәнни конференция — VI Бөтенроссия фин-угыр телләрен өйрәнүчеләр конференциясе булды. Шәһәребездә илнең төрле якларыннан фин-угыр халыклары телләре һәм мәдәнияте белән шөгыльләнә торган галимнәр җыелды. Мин дә, Санкт-Петербургта яши торган Максим Кузнецов, бу фәнни форум эшендә катнаштым. Моның турында сезгә, “Яңарыш” газетасын укучыларга, сөйлисем килә.
Мондый конференцияләр бик сирәк — биш елга бер генә тапкыр үткәрелә. Оештыручылар 2019 елда бу конференцияне уздыру урыны итеп Ижауны сайлаганнар. Конференция секцияләргә бүленеп узды. Беренче көнне галимнәр өчен Удмурт дәүләт университеты китапханәсендә Башкортстан удмуртлары йолалары турында фильм күрсәттеләр. Әлеге фильмны Франция һәм Эстония галимнәре ясаган. Бу чит илләр галимнәренең фин-угыр халыклары белән зур кызыксынулары турында сөйли.
Икенче көнне секцияләр эше башланды. Мин дә аларның берсендә “Вепс теле грамматикасыннан маргиналияләр” дип аталган док­ладымны ясадым. Вепс теле — вепсларның, фин-угыр халыклары телләренең бер төре. Бу телдә дөньяда бары тик 3600ләп кеше генә сөйләшә. Алар Карелиянең көньягында, Ленинград өлкәсенең көнчыгышында һәм Вологда өлкәсенең көнбатышында яши. Конференциягә Вологда өлкәсенең филология фәннәре док­торы Нина Зайцева килгән иде. Ул вепс телен әдәбиләштергән, бу телдә “Новый Завет”ны тәрҗемә иткән, беренче дәреслекләрне һәм сүзлекләрне язган. Ижауда ул галимнәргә үзенең яңа хезмәте җимеше — вепс теле атласы белән таныштырды. Мин Нина Григорьевнаны яхшы беләм һәм аның белән аралашуыбызга бик шат булдым.
Секцияләрдә эш тәмамланганнан соң безне “Лудорвай” музей-тыюлыгына алып бардылар. Безнең өчен анда бик кызыклы экскурсия һәм мәдәни программа оештырылган иде. Галимнәр әйлән-бәйлән уйнадылар, удмурт биюләрен башкардылар.
Өченче көнне дә секция эшләре дәвам ителеп, бик күп кенә кызыклы докладлар ишеттем. Шулар арасында тел корпуслары буенча симпозиумда минем яңа танышым — Казаннан килгән Мансур Сайхуновның зур проекты кызыксындырды. Ул — татар теленең язма корпусын (corpus.tatar) булдыручыларның берсе. Татар теленең язма корпусы — күп сандагы текстлар җыелмасы нигезендә төзелгән һәм электрон формада сак­лана торган сүзлек-белешмә ул. Моңа кадәр телләр ике формада яшәде: сөйләм һәм әдәби телдә. Бүгенге компьютерлар телгә тагын бер формада — электрон җирлектә яшәү мөмкинлеге бирделәр. Бу сайттан һәр сүзнең кулланылышын табарга була, мин үзем дә бу сайт белән файдаланам. Ә секцияләр утырышларыннан соң без конференция кунаклары — “Айкай” удмурт халык ансамбле концертына бардык. Барыбызга да бу җыр һәм бию концерты бик ошады. Яшермим: милли киемнәр кигән кызларга гел карап кына торасы килә.
Конференциянең соңгы көнендә удмурт әдәбияты буенча семинар узды һәм нәтиҗәләр ясалды. Киләсе фин-угыр телләрен өйрәнүчеләр конференциясен үткәрүне 2024 елда Йошкар-Ола шәһәренә билгеләп, файдалы һәм кызыклы мәгълүматлар туплап таралыштык. Минем өчен конференциянең Ижауда үтүе бик яхшы булды, чөнки Ижауда яши торган әбиемдә кунакта булып, “Яңарыш” газетасы хезмәткәрләре белән дә күрешеп, бик күп газеталар алып, канатланып кайтып киттем.

Максим Кузнецов, Санкт-Петербург-Ижау.